Рәхмәтләрем иксез-чиксез…

Алия балалары белән.

Алия балалары белән.

Камышлыда яшәүче Илдар һәм Алия Кәримовлар гаиләсендә өч бала — Ильназ (1994 елгы), Альмир (1996 елгы), Диана (2005 елгы) дөньяга аваз салалар. Кызганычка, Дианага 1 яшь тулуга гаилә таркала. Алия Фәрит кызы бернигә дә карамастан, берүзе сабыйларын пөхтәлектә, тәртиптә аякка бастыра. Ике улы да «Городок» очы мәхәлләсенә йөреп намаз укырга өйрәнәләр, мәктәпне яхшы билгеләргә генә тәмамлыйлар.

Бүгенгесе көндә Ильназ читтән торып Әлмәт шәһәрендә юридик белем ала, Санкт-Петербургта яши, «Магнит» кибетендә директор булып эшли. Абхазиядә сержант булып хезмәт итте.

Альмир Самар шәһәрендәге югары уку йортының физкультура һәм спорт факультетында белем ала. 24 апрельдә ул бергә укучы курсташлары белән Саранск шәһәрендә үтүче спорт һәм тормыш иминлеге нигезләре (ОБЖ) буенча Бөтенроссия олимпиада да катнашып кайтты.

Диана гел “бишле” билгеләренә генә 5 сыйныфта укый.

Алия балалары белән.

Алия балалары белән.

Мин, Райлә Әбделәхәт кызы Гайнетдинова, Ильфат улымны былтыр июньдә армиягә озаткан идем. (Әтисе бакыйлыкта инде). Солдатларны, үзегез белгәнчә, Сызрань шәһәренә алып китәләр бит инде. Сызраннан Омск шәһәренә укырга җибәрделәр. Поезд Самар шәһәрендә тукталыш ясый, шулвакыт улым янына сабакташы Альмир килгән, 20 минут бергә  очрашып-сөйләшеп торганнар. Тәм-томнар белән сыйлаган улымны иптәше. Ана кеше өчен нинди шатлык-куаныч бит бу.

Альмир и солдат (2)

Альмир белән солдат.

Альмир и солдат

Альмир һәм Ильфат.

Присягасына да бардым улымның. Псков шәһәрендә һава-десант гаскәрләрендә хезмәт итә ул. Шалтыратып хәлемне белеп тора. Мин дә баламны бик сагынам…

Уйламаган җирдән Альмирның бертуган абыйсы — Санкт-Петербургта яшәүче Ильназ Ильфатым янына — Псков шәһәренә барырга уйлый һәм Ходайга тапшырып, догасын укып, юлга чыга. Белсәгез иде минем шатланганымны! Улымның дусты, күрше малае 300 км юл тота! Бозлавыклы вакытта улым янына барып, үзен шәһәргә алып чыгып, кибетләрдә йөрткән, тәм-томнар алып биргән. Менә бит алар арасында нинди дуслык!

Июньдә кайтыр вакыты да җитә инде Ильфатымның…

Ильназ һәм солдат.

Ильназ һәм солдат.

Алиягә минем иксез-чиксез рәхмәтем. Ничек шундый ярдәмле, акыллы уллар үстергән икән ул?!

Ильназ белән Альмиргә исәнлек, бәхет телим. Һәрвакыт барыр юллары киң, сикәлтәсез булсын. Шулай әниләрен куандырып, гореф-гадәтләребезне үтәп, иман байлыгында яшәсеннәр иде. Мондый кешеләр бик сирәктер, дип уйлым…

Солдат анасы Раилә Әбделахат кызы ГАЙНЕТДИНОВА.

Камышлы авылы.

samtatnews.ru

Просмотров: 1319

Один комментарий

  1. мои хорошие!!!! скучаю,так редко видимся…