Солтан Сафин: «Түбәтәй»нең максаты — хәләл милли ризыкларны популярлаштыру

g3395Хәләл ризык әзерләү чималга гына түгел, ә хезмәт күрсәтүгә дә бәйле. “Түбәтәй” хәләл тиз туклану челтәре җитәкчесе Солтан Сафин шундый фикердә.

“Безнең челтәрне генә мисал итеп алсак та, без клиентларыбызга хезмәт күрсәткәндә күңелебезне биреп, татарларның кунакчыллыгын күрсәтеп эшлибез. Россиядә хезмәт күрсәтүне Европа яки АКШтагы кебек бәяләмиләрдер, бәлки. Әмма кешеләр барыбер үзләренә кайсы җирдә нинди мөнәсәбәт күрсәтүләренә, аларга нинди продукция тәкъдим итүләренә игътибар итә”, – ди Солтан Сафин.

Аның сүзләренчә, “Түбәтәй”нең максаты – хәләл милли ризыкларны популярлаштыру.

“Без төрле төбәкләрдә, төрле форматларда эшлибез. Россия буенча 26 сәүдә ноктабыз һәм франшиза белән эшләүче 14 урыныбыз бар. Шулай ук 2017 ел башында ярымфабрикатлар да чыгара башладык”, – ди “Түбәтәй” хуҗасы.

Кулланучыларга килгәндә, алар төрле төбәкләрдә төрле булуын да билгеләп үтте Солтан Сафин. Казанда, мисал өчен, “Түбәтәй”ләр күбрәк университетлар янында урнаштырылган. Шуңа да анда әзерләнә торган ризыкларны студентлар үз итә. Паркларда балалары белән йөрүче яшь әниләр дә яратуын билгеләп үтте ул.

“Милли ризыклар күбрәк өйдә әзерләнә. Безнең исә бу ризыкларны хәләл форматта массага җиткерәсебез килә. Туристларга да милли рихыкларыбызны заманча итеп тәкъдим итәсебез килде”, –- ди проект җитәкчесе.

“Түбәйтәй”нең рецептларын да алар Татарстан һәм Самарада яшәүче әбиләрдән, төрле авыллардан туплаган.

“Татар-информ”.

 

 

Просмотров: 1005

Комментирование запрещено