Яктылыклылар, афәрин!

Халыкара олимпиадада катнашкан “Яктылык” татар мәктәбе кызлары укытучылары Фәния ханым Гыйлаҗева белән.

Халыкара олимпиадада катнашкан “Яктылык” татар мәктәбе кызлары укытучылары Фәния ханым Гыйлаҗева белән.

Апрель урталарында Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча V Халыкара олимпиада уздырылды. Анда Татар​стан рай­оннарыннан, Россиянең 25 төбәгеннән һәм Австрия, Төр­кия, Казахстан, Япония, Үз­бәкстан, Кыргызстан, Бель­гия, Франция, Канада, Кы­тай, Литва, Азәрбайҗан, Берләш­кән Гарәп Әмирлекләре иллә­реннән 500дән артык мәктәп укучылары һәм студент­лар катнашты.

Гадәттәгечә, бәйгедә чит ил­ләр һәм Россия катнашучылары арасында ике Гран-при иясе билгеләнде. Аларны Япониядән Мидзуки Накамура һәм Татарстан Республикасының Саба районыннан Ризәлә Йосыпова алды. Ә икенче һәм өченче урыннарга Самараның “Яктылык” татар мәктәбе укучылары — 9нчы сыйныф укучысы Гүзәлия Шәкүрова (укытучысы Нурзидә Фәйзуллина) һәм 11нче сыйныф укучысы Гөлнара Галимова (укытучысы Фәния Гыйлаҗева) ия булдылар.

- Беренче көнне татар теле һәм әдәбияты буенча язма эшләр үтәдек. Биремнәр кыенлыклары буенча бер-берсеннән аерылып тора иделәр. Мә­сәлән, рус телендәге текстны татарчага һәм, киресенчә, татарчадан русчага тәрҗемә итү әллә ни кыенлык тудырмады, ә менә бирелгән текстка тиешле сүзләрне кую өчен морфология, фонетиканы, тел белеме буенча терминнарны яхшы белү кирәк булды, — дип сөйләде Гүзәлия Шәкүрова.

Балаларны бәйгегә алып бар­ган укытучы Фәния Гыйла­җева да үз фикерләре белән уртаклашты.

- Иҗади бәйгедә балаларга “Минем илем (регионым)” темасына презентация ясарга, үзләренең вокал, хореография, сәнгатьле сөйләм буенча сәләтләрен күрсәтергә тәкъдим ителде. Кызларыбыз бу турда да сынатмадылар.

V Халыкара олимпиаданың югары дәрәҗәдә оештырылуын дә әйтеп үтәсе килә. Сынау­лардан тыш, һәрва­кыт­тагыча, бай һәм кызык­лы мәдәни программа да әзер­ләнгән иде. Казанның данлык­лы урынна­рында экскур­сияләрдә бул­дык, Галиәсгар Камал исе­мендәге татар Дәү­ләт академия театрының “Ак калфагым төшердем кулдан…” (Илдар Юзеев) спектак­лен карадык. Арча районындагы Габдулла Тукай музее белән та­ныштык. Соңгы тапкыр баруымнан соң аның тагын да матураюы, яңа экспозицияләр белән баетылуы мине бик куандырды.

“Баскет-холл” спорт комп­лексында үткән бүләкләү тантанасы да күңелдә зур тойгылар калдырды. Махсус эффектлар кулланышында сәхнә бизәлеше дә, җиңүчеләрне бүләкләү мизгеле дә искиткеч булды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның катнашуы бу чараны тагын да дәрәҗәлерәк итте.

Японияле Мидзуки Нака­му­раның Гран-при алуы да Россия төбәкләреннән кил­гән укучыларны, укытучылар­ны уй­­ланырга мәҗбүр ит­те. Әби-бабасының татар кешеләре булуын ише­теп кенә белгән кыз үзе те­ләп татар телен өйрәнә, киләчәктә Япониядә татар теле дәрес­ләрен укытырга да хыяллана, — дип сөйләде ул.

Халыкара олимпиадада катнашкан “Яктылык” татар мәктәбе кызлары укытучылары Фәния ханым Гыйлаҗева белән.

Халыкара олимпиадада катнашкан “Яктылык” татар мәктәбе кызлары укытучылары Фәния ханым Гыйлаҗева белән.

Бәйгедә мартта узган тө­бәкара олимпиадада приз­лы урыннар яулаган Фәния Нур­сәхи кызының тагын өч укучысы — Айтурган Осмонова, Ксения Петрова һәм Гүзәл Хәйбуллова катнашкан иделәр. Алар приз­лы урыннар яуламасалар да, олимпиададан хис­ләнеп кайтканнар.

- Төбәкара олимпиада Рос­сия­дә яшәүче татар балаларын җыйса, халыкара олимпиада бөтен дөньяга сибелгән татар халкын берләштерә, таныштыра һәм татар исемен, мәдәниятен, телен яңа, югары дәрәҗәгә күтәрә. Без бу бәйгедә Самара өлкәсен лаек­лы тәкъдим иттек, минемчә, — дип кичерешләре белән уртак­лашты Гүзәл Хәйбуллова.

Алия АРСЛАНОВА.

«Бердәмлек». 

Просмотров: 997

Комментирование запрещено