Табигать

i2Табигать гаҗәпләндерә
Кайларга карасаң да:
Каеннар кереп адашкан
Чыршылар арасына.
 
Бер якта — усак, юкәләр,
Ап-ак каеннар үсә.
Башын игән карт имәннәр,
Өянкедән хуш исә.
 

Өй алдымда тал-тирәкләр
Сөрләшәләр тын гына.
Белсәң иде син аларның
Ниләр уйлаганнарын!
 
Көзен-кышын йоклый урман,
Җанлана ул язларда.
Урманнарга тула кошлар,
Табигатьне назларга.
 
Яратам яңгырларын мин,
Карларын, бураннарын.
Исем китеп карап торам
Авылым урамнарын.
 
Табигать гүзәллегендә
Чумып коенасым килә.
Суларыннан шифа алып,
Әле яшисем килә.

Изилә МИҢНЕБАЕВА.

Димитровград шәһәре,
Ульян өл­кәсе.

 «Бердәмлек».

Просмотров: 1014

Комментирование запрещено