Яңа Татар бистәсе зиратында остазларны искә алдылар / Альбир Крганов и Камиль Самигуллин на Ново-Татарском кладбище почтили память мусульманских наставников (ВИДЕО)

g3371Кичә Казанның Яңа татар бистәсе зиратында остазларны искә алу көне булды. Зиратка татар халкына тугрылыклы хезмәт күрсәткән дин әһелләренә, галимнәргә, язучыларга дога кылырга 50дән артык кеше килгән.

Габдулла Тукай, Шиһабетдин Мәрҗани, Галимҗан Баруди, Әхмәдхади Максуди, Сөнгатулла Бикбулатов, Гәбделхак хәзрәт Саматов, Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллин, Туфан Миңнуллин һ.б. шәхесләрнең каберлекләре янында Татарстан Диния нәзарәте мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә догалар укылды.

Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев үлгәннәрне искә алу саваплы эш икәнен әйтеп китте. Яңа бистә зиратында каберлекләрне күрсәтүче карта булдырылган. Бүгенгесе көндә картага 82 шәхес теркәлгән.

“Татар халкында “Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел” дигән гыйбарә яши. Бу чараны мин бик кирәкле, күркәм чара дип уйлыйм. Остазларны искә алырга шактый кеше җыелган. Аларның тарихларын өйрәнү, каберлекләрен барлау бик актив рәвештә эшләп килә. Каберләрне табу җиңелрәк булсын өчен сары төскә буяп ай төшерелде” – ди Җәлил хәзрәт.

Остазларны искә алу көне “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел” исемендәге мәдрәсәдә Коръән уку, остазларның тарихы белән танышу һәм мөнәҗәтләр әйтү белән дәвам итте.

Дин әһелләренең, галимнәрнең, язучыларның каберлекләре янында Коръән уку гадәте 2005 елдан килә.

Казанның Яңа Татар бистәсе зираты — XVIII гасырның урталарында Яңа Татар бистәсе белән бер үк вакытта барлыкка килгән зират. Яңа Татар бистәсе Казандагы мөселман халкын чукындыру барышында һәм аларның мәчетләрен җимергәндә, җирле хакимиятнең Лука Канашевич җитәкчелегендә татарларны Иске Татар бистәсеннән күчерүе нәтиҗәсендә барлыкка килә. Берникадәр дәрәҗәдә моңа шулай ук шәһәрдә килеп чыккан янгын да сәбәпче була.

Бу зиратта татар мәдәниятенең мәшһүр эшлеклеләре күмелгәннәр. Алар арасында (хронология тәртибендә) Шиһабетдин Мәрҗани (1889), Каюм Насыйри (1902), Таиб Яхин (1910), Габдулла Тукай (1913), Фатих Әмирхан (1926), Салих Сәйдәшев (1954), Җәүдәт Фәйзи (1973), Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская (1974), Габдрахман Әпсәләмов (1979), Сара Садыйкова (1986), Бакый Урманче (1990), Нәкый Исәнбәт (1992), Гомәр Бәширов (1999), Әмирхан Еники (2000) һ.б. бар.

“Татар-информ”.

* * *

Вчера на Ново-Татарском кладбище Казани в 12-й раз прошло мероприятие, посвященное поминанию духовных наставников (устазов) татарских мусульман «Остазларның кадерен бел, остазларның каберен бел» («Цени наставника, когда он еще жив, не забывай его могилу после кончины»).

Первым делом мусульмане во главе с муфтием Татарстана Камилем Самигуллиным почтили память известного драматурга Туфана Миннуллина. Сегодня исполнилось ровно 5 лет, как он ушел из жизни. В течение полутора часов участники мероприятия останавливались у могил наставников, таких как первый казый Татарстана Габдулхак Саматов, первый учитель многих муфтиев Ахмадзаки Сафиуллин, богослов Шигабутдин Марджани, поэт Габдулла Тукай и других. Всего на Ново-Татарском кладбище обнаружено 55 могил устазов (так называют людей, которые чему-либо научили ученика, в том числе и светским наукам).

Кроме муфтия в мероприятии участвовали два его назначенных сегодня заместителя — Мансур Джалялетдин, Ильфар Хасанов,муфтий духовного собрания мусульман России Альбир Крганов, муфтии ХМАО Тахир Саматов, Самарской области Талип Яруллин, руководитель казанского отделения всемирного конгресса татар Фарид Мифтахов. Как сказал «БИЗНЕС Online» Самигуллин, хотя некоторые и считают, что ходить к могилам необязательно, однако, согласно татарской традиции, это является богоугодным делом.

«Можно прочитать молитву и посвятить савап [награду] тому или иному человеку, в этом нет никаких проблем. Но приходя сюда, мы вспоминаем этих ученых, это становится причиной встречи многих муфтиев и хазратов. Например, сейчас вы видели, как Тахир хазрат Саматов рассказал о Гарифулле-хаджи — о том, каким он был, как его отец с ним взаимодействовал, как он с ним общался. Где еще мы это сможем услышать? Это великая причина, чтобы прийти и вспомнить о них. Потому что придет время, когда и эти люди уйдут, и наше молодое поколение сможет рассказать своим детям те истории, которые мы услышали в эти дни», — пояснил Самигуллин.

Завершилось мероприятие совместным чтением Корана в стенах Казанского высшего мусульманского медресе имени 1000-летия принятия ислама.


business-gazeta.ru

Просмотров: 987

Комментирование запрещено