Сезнең батырлыклар онытылмас

DSC_086241нче ел. Игълан ителмәгән сугыш…
Илебез чиген бозып керделәр.
Гитлер фашистлары СССРны
Тар-мар итәрбез, дип белделәр.
Уйламады алар халкым белән
Авыр бәрелешләр буласын.
Җанын кызганмыйча көрәшеп ул
Дошманнарга җирне бирмәсен.

1941 елны Ватан азатлыгын саклап калу өчен аяусыз көрәш башланган. Илебез көчле һәм мәкерле дошманга каршы ташкындай күтәрелгән. Барлык Совет халкы кебек үк Камышлы районының Яңа Ярмәк авылыннан да дәһшәтле сугышка 176 кеше киткән. Шуларның 86сы гына кире әйләнеп кайткан. Алар хезмәткә, белемгә булган хокукларыбызны, тынычлыкны, күгебезнең аязлыгын яклап сугышканнар.

Менә инде дәһшәтле сугыш бетүгә 72 ел булып килә. Бөек Җиңү яулаган батырлар саны елдан-ел кими бара. Апрельдә авылыбызда калган бердәнбер ветераныбыз — 100 яшьлек Ризатдин бабай да бакыйлыкка күчте инде. Ул абый 1916 елда туып, көньяк-көнбатыш фронтка китә. Илбасарларга каршы сугышып, Берлинга кадәр барып җитеп, исән-сау туган авылына кайтып керә. Ә аның сугыш юлын ничек үтүе хакында күпләгән орден-медальләре сөйли…

…Гани абый Якупов 1921 елны дөньяга килә. Горький шәһәре тирәсендә хезмәт итә. Күп бәрелешләрдә катнашырга туры килә аңа. Сугыштан исән-сау, бер күкрәк орден-медальләр тагып кайтып керә. Тормыш иптәше Әкълимә апа белән дүрт бала тәрбияләп, укытып, озын тормыш юлына озаталар. 

Әкълимә апа гомер буена санитарка булып эшли, сыер белән урманнан утын алып кайтуларын елый-елый сөйли. Аларны аркылы пычкы белән кисеп, аннан ярып, хастаханә бүлмәсен җылыта. Аның өстенә колхозда утау да утарга, чирле кайнанасын да карарга кирәк була. Ә Гани абый гомер буе колхозда җитәкче урыннарда (агроном, бригадир) эшләп, лаеклы ялга чыга. Безнең авылда ул чакта өч бригад санала иде. Бер дә беренче урыннарны бирмәделәр инде яныкайларым. Иртә таңнан чыгып китеп, караңгыда гына кырдан кайта торган иделәр.

Шундый уңган, булдыклы булып гомер иттеләр алар. Гани абыйның исеме бер дә Мактау тактасыннан төшмәде, нинди генә грамоталар, медальләр белән бүләкләнмәде икән ул. Инде абыебыз күптән гүр иясе, искә алуларыбыз дога булып барсын.

…Рәхимҗан абый Мифтахов 1919 елның  июнендә дөньяга килә. Заманалар бик авыр булу сәбәпле, Яңа Ярмәк мәктәбендә ул аз гына укый, ләкин бик акыллы, зиһенле, тапкыр егет булып үсә. 1941 елда үзенең яраткан гаиләсен калдырып, сугышка китеп бара. Ат белән Кляүле станциясенә, аннан поезд белән Ворошилов өлкәсенә барып җитә. Ул Ворошилов җитәкчелек иткән хәрби бүлеккә эләгә. Дон елгасы  буенда 7 ай сугыша. 1943 елның 17 декабрендә фронт 60-70 чакрымга алга китә. Шунда бик хәтәр бәрелештә ул каты яралана. Госпитальдә ятып чыгып, сугышның алгы сызыгына кадәр җитеп, орден-медальләр тагып, авылга кайтып керә.

Рәхимҗан абый туган авылына кайткач, олыгайгач та әле, төрле җирләрдә эшләп йөрде. Авыл мәчетендә мулла вазифасын да алып барды.

…Нургали бабай Шәйдуллин  1918 елда туа. Мәктәпнең 6 сыйныфын гел бишле билгеләренә генә тәмамлый. Ләкин аңа укуын дәвам итәргә туры килми. 1939 елны аны армиягә алалар. Сугыш башланганда ул Ливада хезмәт итә торган була. Литва, Латвия, Эстония җирләрен азат итүдә катнаша. Көчле бәрелешләрнең берсендә каты яралана һәм госпитальгә эләгә. Терелеп яңадан сугышка китә, Сталинград шәһәрен азат итүдә катнаша. 1946 елны күкрәк тулы орден-медальләр тагып туган авылына кайта. Тормыш иптәше Саимә апа белән 4 бала тәрбияләп үстерәләр. Нургали абый колхозда шофер булып та эшли, фермада маллар да карый.  Саимә апа пенсия яшенә кадәр зоотехник була.

…Исмәгыйль абый Галиев 1926 елны дөньяга килә. 1943 елны аны фронтка алалар. Ул беренче Белоруссия фронтында сугыша. Гомель, Минск шәһәрләрен азат итүдә катнаша. 1948 елны гына туган авылына кайтып җитә, фермада эшләп, лаеклы ялга чыга. Соңгы вакытларда Тольятти шәһәрендә балалары янында яши.

Ир-егетләрнең асыллары фронтка китеп беткәч, аларны хатын-кызлар, балалар һәм карт-коры алыштырган. Көннәр төннәргә ялганган. Хатын-кызларыбыз халык өчен иң кырыс, иң каты сынауга әверелгән дәһшәтле сугыш елларында игенче дә, терлекче дә, тракторчы да булганнар, сабыйларны һәм карт-корыны җылы канатлары астына алган апа һәм килен дә була белгәннәр. Шуның өстенә сугыш кырларындагы ир-егетләребез өчен җылы кемнәр, киез итекләр, бияләйләр һәм оекбашлар, шарфлар җыеп җибәрү буенча да иң тырышлардан булганнар. Фашистларның хурлыклы җиңелүен һәр совет кешесе чын күңеленнән теләгән, Бөек Җиңү хакына көчен дә, малын да, җанын да кызганмаган.

Такыр басуга әйләнгән җирне сөреп барганда, атлар хәлдән тайганда, сабанга хатын-кызлар һәм яшьүсмер малайлар җигелгән, чөнки килер көн ризыгын җилгә очырырга ярамый, фронт икмәк сораган, ул икмәк көткән.

41 елның күкрәп уңган игенен җыярга таза куллар калмаган, эскертләп куелган игеннәрне сугу кышкы чатнама суыкларда да дәвам иткән. “Ашлыкны киптерү, сугу һәм дәүләткә ташу язга кадәр барды”, — дип сөйли Әкълимә апа Якупова. Сәҗидә Сәләхова, Шәмсеназ Хаматшина сыер савучы булып эшләгәннәр. Хәлимә әби Сабитова – ат караучы, Әкълимә апа Гарифуллина, Шәмсенур апа Рәхимова, Минебадәр апа Нурмөхәммәтовалар колхозның төп көче булганнар.

Сугыш вакытында авылда “бронь” белән сугышка китмичә калган бригадир Ибраһим абый Гыйләҗев яшь кызларны тракторда эшләргә өйрәткән. Менә алар безнең авылның данлыклы тракторчылары: Минзифа апа Гадыева, Нәсибә апа Галиуллина, Мөкәтдарә апа Хөбәтулина һәм Фәүзия апа Гыйзатуллина. Аларның ничек эшләүләре, югары нәтиҗәләргә ирешүләре турында бер китап язып булыр иде.

Яшь укытучылар Фатыйма апа Ибәтуллова, Фатыйма апа Минһаҗевалар да читтә калмаганнар. Сугыш вакыты дип балаларны ярты-йорты гына укытмаганнар, сугыш беткәч укымышлы кешеләр кирәк буласын аңлаганнар алар.

Ул авыр еллардан соң байтак сулар акты. Авыллар, шәһәрләр, юллар төзелде, тән яралары төзәлде. Әммә бер яра төзәлеп бетмәгән әле. Ул яра әле берничә буының гомеренә җитәр, сагышлы уйларга төшерер, җанны әрнетер, газаплар. Бу күңел ярасы. Тол калган хатын-кызларның, ятим калган балаларның ачы күз яше.

Илебезнең иминлеген яклап, яу кырларында башларын салган авылдашларыбызның истәлеген ярмәклеләр онытмыйлар. Табыннар-мәҗлесләр булган саен шаһитларга, сугыш кырында ятып калучыларга дип Коръән сүрәләре, догалар укыла. Авыл уртасында — Мәдәният йорты каршында 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә һәйкәл куелган. Биредә аларның исемнәре язылган. Тирә-юньгә нур сибеп, тирәкләр һәм каеннар үсеп утыралар.

DSC_0862Һәр елны 9 май көнне бирегә ветераннарны дәшеп, митинглар, очрашулар, үлгәннәрне искә алу тантаналары уздырабыз. Клуб эшчеләре һәйкәл тирәсен чистартып, карап торалар. Яу кырында ятып калганнарга һәм аларны алыштырган хатын-кызларга, балаларга мәңгелек дан! Алар халык күңелендә мәңге сакланыр.

Бу канлы, утлы сугыш беркайчан да кабатланмасын, күз яшьләре түгелмәсен, ятим балалар булмасын иде. Дөньялар тыныч, еллар имин булсын. Бар халык та тынычлыкта, мул тормышта яшәсен, инша Аллаһы.

Розалия ГАФУРОВА, Яңа Ярмәк авылы клубы мөдире.

Камышлы районы.

samtatnews.ru

Просмотров: 1350

Один комментарий

  1. Рәхмәт сәзгә , минәм Әби Минзифа турында язганга. Ул миңа шул хәләр турында силәгән булган.