Фотограф: «Причина малого количества исторических фото татар — религия, бедность и страх» / Рамил Гали: Татар тарихына кагылышлы фотолар аз булуның сәбәбе – дин, ярлылык һәм курку

 Мәрҗани мәчетендә намаз. 1988 ел.

Мәрҗани мәчетендә намаз. 1988 ел.

Работающий в агентстве «Татар-информ» фотографом Рамиль Гали поделился  со своим коллегой из того же агентства своими мыслями о сохранении татарского исторического наследия в части касающейся старых фотографий.

Он считает, что ислам препятствовал массовому появлению фотографий в татарской среде.

«Наша религия  не одобряет съемку на фотокарточки. Раньше думали, что как будто бы из фотографии может получиться объект для религиозного поклонения.  Кроме ислама  препятствовали  сохранению фотографий  и другие причины: бедность народа и политика государства…Все время было как: «Это фотографируйте, а это – не фотографируйте». Многие исторические фотографии были уничтожены из-за страха. Белогвардейцев,  представителей буржуазии могли убить или арестовать из-за этих фотокарточек», — рассказал фотограф.

Он предложил создать специальный государственный архив для хранения старинных исторических фотографий.

islamnews.ru

* * *

Татар халкында борынгы фотоларның аз булуы исламның йогынтысы белән дә аңлатыла. “Татар-информ” агентлыгының фотографы Рамил Гали шул хакта белдерде.

“Безнең дин бит карточкага төшүне өнәми. Шул фотога табыну кебек килеп чыга дип уйлаганнар. Югыйсә, Коръәндә: “Аллаһ һәркайда һәм бар нәрсәдә” дип әйтелгән”, – дип уйлый фотограф.

Рамил Гали фикеренчә, архив материалы булырдай фотолар бик аз. Ислам йогынтысыннан тыш, фотоларның азлыгын ул тагын берничә сәбәп белән аңлата: халыкның ярлылыгы һәм дәүләт сәясәте.

“Аннан соң, карточка ул – сәясәт икәнен дә исәпкә алырга кирәк. “Менә моны төшерегез, моны төшермәгез” дигән әйбер һәрвакыт булган”, – дип саный фотограф. Аның фикеренчә, шушы сәясәт нәтиҗәсе буларак, булган фотолар да юкка чыгарылган.

“Курку сәбәпле, булган фотолар да юкка чыгарылган. Ак гвардиячеләр, буржуа кешеләре белән фотога төшкән өчен үтерергә, хөкемгә тартырга мөмкин булганнар. Ә фотолар шул буржуа кешеләрендә булган да инде, авылдан килеп фотога төшү сирәк булган. Алар революция булгач, куркып, фотоларын юкка чыгарганнар”.

Рамил Гали, булган фотоларны саклау максатыннан, дәүләт күләмендә фотоархив булдырырга кирәк дип саный.

Фотограф белән интервьюның тулы вариантын сылтама буенча укырга була.

Фотода: Мәрҗани мәчетендә намаз. 1988 ел. «Мәчеттә фотога төшерергә рөхсәт бирмиләр иде. Үзгәртеп кору башлангач, алар үзләрен төшерергә рөхсәт итә башладылар. Мин бу фотоны рөхсәт белән төшердем», – дип аңлата бу фотоны Рамил Гали.

“Татар-информ”.

Просмотров: 1080

Комментирование запрещено