Үләр алдыннан күзләре күрә башлый

альмира с мамой

Альмира әнисе белән.

Аллаһы Тәгалә кешене сәламәтлектә чикләп, нидәндер мәхрүм итсә, гадәттә, Ул аңа берәр нәрсәгә аеруча сәләт бирә. Шундыйларның берсе – милләттәшебез Шәүкәт кызы Альмира Шәмшетдинова күрү бәхетеннән мәхрүм ителгән булган. Ә шушы бәхетсезлеген аз гына булса да җиңеләйтер өчен, Раббыбыз аңа искиткеч матур тавыш биргән. Иң мөһиме исә – маңгай күзе урынына сизгер күңел күзе биргән. Нәкъ шушы күңел күзе аша “күзәтә” иде дә инде Альмира якты дөньяны. Ә үзенең күңеле, шушы дөнья кебек, якты иде…

Бу язмабыз 2016 елның октябрендә, 32 яшендә, каты авырудан вафат булган Альмира Шәмшетдинованың якты истәлегенә багышлана.

Гаҗәеп талантлы кыз белән миңа да танышып, аралашырга насыйп булды. Аның нурлы йөзеннән тормышка көчле мәхәббәт, олы йөрәкле, киң күңелле булуы күзгә ташланып тора иде. Ә Альмираның чылтырап аккан чишмәдәй тавышын бер тапкыр ишеткән кеше аңа шунда ук гашыйк булып, җанына сеңдереп куяр иде.  

Күпләр кебек, аның да яшисе, җырлыйсы, яратасы, иҗат итәсе килде. Тик яшьли, бик тә яшьли китте шул ул безнең арабыздан. Моңа йөрәк әрни, күңел елый.

“Аллаһы Тәгалә Үзенең янына яхшы кешеләрне иртә алып китә”, диләр шул.  

Альмира Ульян өлкәсенең Мәләкәс райнындагы Новоселки авылында туа. Әтисе Шәүкәт — совхозда машина йөртүче, әнисе Гөлгенә балалар бакчасында пешекче булып эшлиләр.

Кызга дүрт ай тулгач, ул югары температура белән хастаханәгә эләгә. Шунда әнисе аның күзләре белән ниндидер проблема булуын күреп ала. Тикшерүләрдән соң, табиблар балага “күзләре беркайчан да күрмәячәк” дигән куркыныч диагноз куялар.

“Альмира кечкенәдән бик актив иде. Ярты ел тулгач, ул инде төрле сүзләрне кабатлый башлады.

Бу коточкыч хәбәрне ишеткәч, без ирем белән Самарга күченергә карар кылдык, чөнки кызыбызга профессионал ярдәм кирәк иде. Альмира биредә сукыр һәм начар күрүче балалар мәктәп-интернатында яшәп, укыды.

Монда ул музыка белән шөгыльләнә башлады, баянда уйнарга өйрәнде, хорга йөрде, башка түгәрәкләрне дә читтә калдырмады. Мәктәп концертларында, шәһәрдә узган төрле чараларда катнаша иде”, — дип сөйли Гөлгенә ханым.

Әйе, кечкенәдән җырлый башлаган Альмираның бу сәләте башта мавыгуга әйләнсә, аннан сң аның яшәү мәгънәсенә әверелә.

“Күзләрем күрмәячәге билгеле булгач, әти-әниемә мине җыр-моң мохитында тәрбияләргә киңәш итәләр. Шулай алар миңа балачактан пластинкалар уйнаталар иде. Мин инде ике яшемдә Алла Пугачеваның “Миллионы алых роз” җырын яттан җырлый торган булганмын. Хәзер дә ул – минем иң яраткан җырларымның исемлегендә. Гомумән, Алла Пугачеваның җырлары белән үстем мин.

Апам белән машинада авылга кайтып йөргәндә дә без аның белән бергә җырлый идек. Ул да җыр-моңга сәләтле. Бу талантым миңа нәселдән килгәндер инде.

Үз-үземне белә башлаганнан бирле мин һәрвакыт җырлыйм, хәтта савыт-саба юганда да. Бер генә көнем дә җыр-моңсыз узмый. Башкача булуын күз алдыма да китерә алмыйм, чөнки җырдан башка күңелем буш, миңа тормышта нидер җитми кебек”, — дип әңгәмә биргән иде Альмира Шәмшетдинова “Самара Гис” каналындагы “Герой нашего времени” тапшыруында.

Мәктәптә музыка дәресләрен Борис улы Владимир Лачинов укыта. Балаларга җанын-тәнен биреп эшли ул. Таләпчән булганга, укучылар аңардан бераз курка торган да булалар, әмма аны хөрмәт итәләр һәм тыңлыйлар.

Баянда уйнарга аларны Александр кызы Елена Петрова өйрәтә. Бу укытучы белән Альмира бик дуслашып китә. Алар хәтта аннан 11 санлы сәнгать мәктәбендә бергә эшлиләр дә.

Мәктәпне тәмамлагач, кыз Самарның мәдәният һәм сәнгать академиясенең эстрада-джаз бүлегенә укырга керә. Биредә вокал дәресләрен Геннадий улы Денис Чураков өйрәтә.

Моңардан тыш, Альмира “Заря” клубында Виктор кызы Марина Архандеевадан да дәресләр ала. Ул җырчыны сәхнәдә үзен дөрес тотарга һәм башка бик күп нечкәлекләргә өйрәтә, конкурсларда катнашуга әзерли.

Альмира — эстрада йолдызлары белән беррәттән күләмле һәм җитди бәйгеләрдә актив катнашкан кеше.

Ә беренче тапкыр ул “Поет Самара” конкурсында катнаша һәм шунда ук беренче урынга чыга.

Аннан Альмира Санкт-Петербургта узган “Ангелы надежды” бәйгесендә, Казанда сукырлар җәмгыятьләре арасындагы үткәрелгән конкурста гран-прига ия була.

Шулай ук бөтенроссия һәм халыкара бәйгеләрдә беренче урыннар яулый ул.  

“Фактор А” дип аталган телевизион проектта катнашу Альмира өчен аеруча исәтекле һәм шатлыклы була. Икенче турга җиткәч, кыз Алла Пугачевадан: “Сезнең репертуарыгыздан бер җыр башкарсам, каршы төшмәссезме?” – дип сорый. Уңай җавап алгач, ул җырчының “Сто часов счастья” дигән җырын бик оста итеп башкара.

“Бу җырга сирәкләр генә алына. Аны башкарганда Алла Пугачеваның миңа чын күңеленнән кушылып җырлавын ишеттем. Минем башкаруым аның күңеленә үтеп кергән булса кирәк, хәтта ул соңыннан: “Үзегез өчен бу җырны кайчан ачтыгыз? Сез бик матур җырлыйсыз!”, — дип кызыксынып, үземне мактады да.

Финалга үтмәсәм дә, кечкенәдән аның җырларын җырлап үскән Алла Пугачева белән аралашып, аның белән истәлеккә фотосурәткә төшүемә бәхетле. Мин аңа сокланам, хөрмәт итәм, ул, чыннан да, примадонна”, — дип сөйләгән иде Альмира.

Аның өчен иң мөһиме – җырның эчтәлекле булуы иде. Башка җырчыларның иҗатын гына башкарып, бер урында тукталасы килмәде аның. Үз репертуарын булдыру ниятеннән, ул үзенең укытучысы – композитор Денис Чураковтан аның өчен махсус җырлар язуын сорый.

Шулай беренче “Крик” исемле җыры барлыкка килә. Аның сүзләрен Ирина Гузар яза. Альмира автор белән үзенең мәхәббәттән өмет өзүе турында серләшә. Һәм Ирина бу хакта шигырь яза.   Шуңа күрә Альмира бу җырны үзе турында, дип саный иде.

Моңардан тыш, аның өчен төрле авторлар һәм композиторлар башка тирән эчтәлекле җырлар да иҗат итәләр. Шулар арасында әни турындагылары аеруча йөрәккә үтеп керәләр.

Аларны да, үзенең уңышларын да Альмира әнисе Гөлгенәгә багышлый, чөнки ана кызын бер генә минутка да калдырмый. Аны авырлыклардан саклап-яклап, шатлыкларын уртаклашып, һәр адымында ярдәм кулын сузып, аның өчен яши.  

Альмира, үзе кебек, бөтенләй күрмәүче яисә начар күрүче балаларга вокал дәресләрен укыта торган була. Аның ярдәмендә күпләр үз гомерләрен җыр-моң белән бәйләргә булалар. Балаларга ул белем генә түгел, ә йөрәк җылысын, мәхәббәтен дә бирә. Сәламәтлекләре чикләнгән нарасыйларның күңелен күтәреп, аларга аякларында нык басып торырга, ничек кенә авыр булса да, хыялларын тормышка ашырырга өйрәтә, үзләрен хуплап, көч-куәт биреп тора.  

Балалар гына түгел, Альмира белән бергә чыгыш ясаган музыкантлар, җырчылар да, дуслары да, хезмәттәшләре дә, хәтта, минем кебек, аның белән бер генә күрешеп аралашкан кешеләр дә милләттәшебезне бары тик җылы сүзләр белән генә искә алалар, аның сәләтенә, ачык йөзле, ак күңелле, мәрхәмәтле, ярдәмчел, тырыш булганлыгына хәзер дә сокланалар.  

Әлегә хәтле Альмираны белгән күп кешеләр социаль челтәрләрдә аның җырларын, әңгәмәләрен, фотосурәтләрен урнаштыралар, аның якты истәлегенә җылы сүзләр язалар.

Александр Журбинның “Орфей и Эвридика” рок-операсын яратып тыңлаган Альмира кыз бала табып, аңа Эвридика исемен кушарга хыяллана иде…

Ул һаман да алга атларга, яңа үрләр яуларга хыяллана иде…

Гомере өзелер алдыннан Альмира:

“Әни, мин күрәм! Мин бөтен нәрсәне дә күрәм!” – дип әйткән. Ике сәгать авыр сулап яткан ул. Үзеннән 12 яшькә кечерәк энесенең кайтканын көтеп торган. Аннан, өч тапкыр тирән сулыш алып, күзләрен мәңгелеккә йомган…

Урыны оҗмахта булсын инде, Раббым.  

Миләүшә ГАЗЫЙМ.

«Самар татарлары» журналы, № 3 (15), ноябрь, 2016 ел — февраль, 2017 ел.


КОНТЕКСТ:

Они уходят, не допев куплета…

* * *

Герой нашего времени — самарская незрячая певица, лауреат и победитель музыкальных конкурсов Альмира Шамшутдинова (ВИДЕО)

* * *

Не ориентируясь в пространстве

Просмотров: 1301

Комментирование запрещено