Җиңү яши безнең күңелләрдә

i2Горурланам синең белән, илем,
Җинеп чыктың зәһәр сугышны.
Баш имәде синең каһарманнар,
Каны белән язды тарихны.
 

Зур дәһшәттән дөрләп янган җиргә
Халкың бирде дәртен, дәрманын.
Артка чигенергә хакым юк, дип,
Син өметен аның акладың.
 
Миңа кыен, дип, син сатмадың илне,
Һәр адымың сиңа үз иде.
Күзләреңнән тамган ачы яшьне,
Кулың сузып, сөртеп: «Түз», — дидең.
 
Илем белән халкымның да даны
Күтәрелде дөнья йөзенә.
Күкрәк сугып кергән дошман үзе
Хурлык алып качты мәңгегә.
 
Җиңү язын кыенлыклар аша
Халкым минем җирдә булдырды.
Бәйрәм көне туган көнең булып,
Ирекле ил безгә тудырды.
 
Һәм, ниһаять, безгә Җинү килде,
Яңгырады бөтен галәмгә.
Бүген дә ул яши күңелләрдә,
Җилдә җилфердәгән әләмдә.

Наилә ХӨСӘЕНОВА.

Самар шәһәре.

Просмотров: 1034

Комментирование запрещено