Гомерем буе әтиемә тиңләштем

имангуловӘтием Кыям Имәнголов Бө­ек Ватан сугышына киткәндә миңа бары бер яшь кенә булганга аны бөтенләй хәтерләмим. Әнием сөйләгәннәрдән әтинең 1913 елның 1 маенда Похвистнево районының Мәчәләй авы­лында туганын, комсомол әгъ­засы булуын һәм армиягә кит­кәнче Подбельски элеваторында ашлык саклау складлары мөдире булып эшләгәнен бе­ләм.

Совет-фин сугышында катнашкан әтием Бөек Ватан сугышы башлангач та фронтка үзе теләп китә. Ул үз-үзен аямыйча иң каты сугышларда катнаша. 1943 елның 20 январенда Ленинград янында барган бәрелештә кече лейтенант Кыям Имәнголов батырларча һәлак була. Архивлардан белешмәләр алып, аның Мга районының бер бистәсендә җирләнгәнен белдек. Әтиемнең мирасы булып, бүген миндә аның фотосурәте һәм “За оборону Ленинграда” медале генә саклана.

Әтине хәтерләмәсәм дә, гомерем буе аның белән горурландым һәм аңа тиң булырга тырыштым. Гадел, тырыш һәм намуслы булганым өчен, Үрнәк авылы халкы мине берничә тапкыр депутат итеп сайлады, һәм мин һәрвакыт аларның ышанычларын акларга тырыштым. Вахитов исемендәге колхозда 35 ел эшләп, ферма мөдире, звено башлыгы вазифаларын да үтәргә туры килде. Тырыш хезмәтем өчен төрле дәрәҗәдәге дипломнар, Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләндем.

Ирем Фатыйх (ул бакыйлыкта инде) белән ике бала үстереп, аларга яхшы тәрбия бирдек. Югары уку йортын Кызыл диплом белән тәмамлаган Зөлфирә кызым бүген Ижевск шәһәренең бер зур оешмасында бүлек мөдире булып хезмәт итә, улым Фәрит тә апасыннан бер дә калышмый укыды һәм Самарада төпләнеп калды. Мин авылда хәзер үзем генә яшим, балаларым кайтып, хәлемне белешеп, ярдәм итеп торалар.

Әтиемне сагыну хисеннән берничә шигырь язган идем, шуларның берсен “Бердәмлек” газетасы укучыларына да тәкъдим итәм.

имангулов

Әтиемә

Бәхетлеләрнең әтиләре

Сугышлардан кайтты,

Ә минем әткәем-бәгырькәем

Туган илдән ерак башын

                                     салды.

 

Әткәем кулына алып,

“И матур кызым”, — дигән.

“Артык инде күрә алмам,

Сугышка китәм”, — дигән.

Алдан ук белгән кебек:

“Сау бул, кызым, кайта

                     алмам”, — дигән.

 

Әтиемне мин белмәдем,

Ишетмәдем бер сүзен дә.

Шулай да аның изге исеме

Йөрәгемнең түрендә.

 

Әткәем-бәгырькәем,

Бигрәк матур булгансың.

Юмартларның да

                               юмарты,

Гомерсез генә булгансың.

 

Күпме генә мин көтсәм дә,

Кире кайта алмадың.

Үсеп җитте оныкларың,

Тик син ярата алмадың.

 

Зәйтүнә КАНЮКАЕВА, хезмәт ветераны.

Үрнәк авылы,

Похвистнево районы.

 «Бердәмлек».

Просмотров: 1131

2 комментариев

  1. Это мой дедушка Имангулов Киям Шаюгович, младший лейтенант. Мама пишет о нем. Он воевал на «Невском пятачке», где шли самые ожесточенные бои за Ленинград. Награжден медалью «За оборону Ленинграда» в 1942 году. Погиб 20 января 1943 года. Гордимся нашим дедушкой, помним! Вечная память павшим Героям

    • Символично, что один дед — Канюкаев Ханиф, сапер, погиб, защищая Москву, другой — Киям, под Ленинградом. Сегодня многие на Западе пытаются переписывать историю, кто-то внутри страны маскирует роль ВКП(б) в победе в ВОВ и мавзолей во время парадов… Потомки победителей должны помнить, что красноармейцы защищали именно советскую социалистическую Родину, свои поля и леса, заводы, фабрики, свободу, культуру, традиции. Нам ещё предстоит многое сделать, чтобы вернуть мечту предков о том, что «человек везде у нас хозяин необъятной Родины своей».