Һәр татарның өендә “ТНВ-Планета” каналы булырга тиеш!

SONY DSCБер генә минут та тик тормаучы, актив, җитез, шук, дәрт-дәрман ташып торган Гариф кызы Исламия Зәбирова кебек кешеләр турында: “Ут чыгара!” – диләр. Бу ханым белән сөйләшкән арада әйтерсең лә ул сиңа да үзенең көчен йоктыра. Гәрчә аның артыннан өлгереп тә булмый әле. Һәм инде аңа 77 яшь икәнне белгәч, моңа тәмам аптырап каласың, чөнки ул тышкы кыяфәте белән күпкә яшьрәк.

Өебездә җомга намазын укыттык”

Исламия апа тугыз ел буена Киров районының инвалидлар җәмгыятендә бүлек рәисе булып тора. Аны биредә бик хөрмәт итәләр. Ул гаделлеге белән аерылып тора. Барысына да бертигез карый, шул ук вакытта һәркемгә үз җаен, юлын таба белә. Шушындый актив ханымның җәмгыятьтә үз хезмәтен нинди дәрәҗәдә башкаруын күз алдына китерергә авыр түгел.

Милләттәшебезнең җаваплылыгы, тырышлыгы, уңганлыгы кечкенәдән килә. Ярослау шәһәрендә туып-үскән Исламиягә әти-әнисе төпле тәрбия биргәннәр. Алар бик дини кеше булганнар, намазларын калдырмаганнар.

Бистәләреннән мәсҗид ерак урнашканга, әтисе хәтта үз өендә кешеләргә гыйбадәт кылу өчен махсус бүлмә бүлеп биргән.

- Һәр җомга ир-атлар безгә намаз укырга киләләр иде. Бу көн алдыннан без бүлмәне җыештырып, намазлыклар җәеп, аны яхшылап әзерләп куяр идек. Әти-әниебез һәр дини бәйрәмне билгеләп, мәҗлесләр үткәрделәр. Шул мохитта без догаларны кечкенәдән сеңдереп үстек.

Авылыбызда бер сукыр карчык яшәде. Әни аны бер мәҗлестән дә калдырмады. Миңа әбине җитәкләп алып килергә кушкач, шундый җитди вазифаны йөкләгәннәре өчен шатлануымны һәм горурлануымны әле дә яхшы хәтерлим, — дип балачагын исенә төшерә әңгәмәдәшем.

- Без әти-әнине тыңладык. Беребез дә, шөкер, аларның битенә кызыллык китермәдек. Әтиебез таләпчән, әмма бик гадел булды. Әгәр дә без клубтан унбердә өйгә кайтып җитмәсәк, әти безне икенче көнне чыгармас иде.

Ул безне капка төбенә каршы алырга чыкканда, “кхм-кхм” дип, тамак төбен кырып, безне уңайсыз хәлдә калдырмас өчен, озата килгән егетләргә китеп өлгеререргә мөмкинлек бирә торган иде.

Без, бертуганнар да, бик дус үстек. Бер-беребезне үртәү, талашу кебек нәрсәләрне белмәдек. Әти белән әни дә үзара тату булдылар, акырыш-бакырышны ишетмәдек. Әтиебез әнине бик яратып, хөрмәт итеп, саклап-яклап яшәде. Безгә тормышта бу яхшы үрнәк булды, — дип сөйли Исламия ханым.

Урыс кызлары белән дә татарча гына сөйләштек”

- Татар телендә бик яхшы сөйләшәсез. Бу да – әти-әни тәрбиясеме? – дип кызыксындым.

- Әйе, без гаиләдә һәрвакыт тик татарча гына сөйләштек. Әтиебез бер генә урыс сүзен дә кыстырттырмады. Хәтта урыс иптәш кызларыбыз килгәч, алар белән дә татарча гына сөйләшергә рөхсәт ителде. Шулай тора-бара теге кызлар безнең телне бик яхшы аңлый торган булдылар, — дип елмаеп искә ала Исламия ханым.

Аннан соң, кияүгә чыгып, инде үзенең дә балалары булгач, алар гаиләләрендә дә бары тик татар телендә генә сөйләшә торган булалар.

Исламия апаның ире Юныс та тәртипле, эчми-тартмый торган тыйнак, әйбәт кеше булып көн күргән.

 “Шарт бер иде – кияүгә тик татарга гына чыгарга!”

Кызларының татар, мөселман кешесенә кияүгә чыгуына әти-әнисе бик шатланалар. Гәрчә алар балаларының үз тормышларын башка милләт кешеләре белән бәйләүләренә катгый каршы торалар. Шуңа күрә Исламия апаның ике апасы да, сеңелесе, энесе дә хәләл җефетләре итеп шулай ук татарларны сайлаганнар.

«Вазифалар бүленде»

Героебыз кечкенәдән эшкә батыр булып үсә. Ата-ана һәрбер балага өйдә үз вазифаларын бүлеп бирә. Тегү-бәйләү эшләренә оста Исламия тәрәзә пәрдәләре тегеп элә, карауатларына япмалар тегеп җәя, оекбашлар бәйли. Кәҗәсен дә сава, ашарына да пешерә ул. Шулай тырыш, хезмәтне сөючән булып җитлегә кызкай.

Шушы сыйфатларын ул үз гомеренә югалтмый. Кайда гына эшләсә дә, аны яхшы, намуслы хезмәте өчен мактыйлар.

Педагогия техникумын тәмамлаган Исламия Зәбирова 35 ел балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән.

Радиоэлектроника һәм электрон техника инженеры белгечлеге алган ире Юнысны юллама буенча Самарга, “Прогресс” заводына җибәргәч, яшьләр биредә урнашып, яңа тормыш башлыйлар.

 «Байконурда да фотосурәтләребез Мактау тактасында эленеп торды»

Ә бераздан соң, ирен Байконурга командировкаларга җибәрә башлыйлар. Һәм, тора-бара, ул гаиләсен дә үзе янына ала. Исламия апа аның янына заводка элемтә үзәге операторы булып урнаша. Яхшы хезмәтләре өчен искесенең дә фотосурәтләре Мактау тактасында урын ала.

Ә яңадан Самарга әйләнеп кайткач, Исламия ханым “Прогресс” заводы каршындагы балалар бакчасына урнаша. Аны ата-аналар гына түгел, җитәкчеләре дә, хезмәттәшләре дә бик мактыйлар, чөнки ул үз эшен бик тә яратып, җиренә җиткереп башкара.

Завод гәҗитәсендә тәрбияче Зәбированы мактап язган мәкаләләрне Исламия апа әле дә кадерләп саклый. Әлбәттә, алар янында бихисап “Рәхмәт хатлары”, “Мактаунамәләр” дә урын алган.

Кайнанасына яңа йорт салып бирәләр

Аннан соң аңа тагын бер тапкыр Байконурда эшләп кайтырга насыйп була. Бу юлы ул махсус эш киемнәре склады белән җитәкчелек итә. Эш урынында тәртип урнаштырып кына калмыйча, анда әле төрле уңай җайланмалар уйлап табып урнаштырган ханымны үтә дә яхшы хуҗабикә буларак мактап туя алмыйлар.

Аның кеше буларак та нинди икәнлеген күрсәтер өчен бер генә мисал китереп тә, күпне әйтеп була. Исламия апа тәкъдиме буенча, ире белән бергә эшләп җыйган акчага алар каенанасына яңа йорт салып бирәләр.

Икенче тапкыр Байконурдан кайткач, Исламия апа балалар бакчасындагы эшен дәвам итә. Кайгыртучан, әдәпле, игътибарлы тәрбияче буларак билгеле була ул, чөнки балаларны бик тә яраткан ханым үз хезмәтенә җанын-тәнен бирә.

Кайдан таптыгыз шундый Исламияне?!”

Шушы сыйфатлары өчен аны инвалидлар җәмгыятендә дә ихтирам итәләр, ә аның белән танышкан чит кешеләр җәмгыять әгъзаларына: “Кайдан таптыгыз сез шушындый Исламия Гарифовнаны?!” — дип, көнләшеп тә куялар.

Әйе, күп еллар балалар белән эш иткән Исламия Зәбирова олыларга да нәкъ шундый мәрхәмәтле мөнәсәбәттә. Ә бит аның кулы астында 186 кеше, балалар да бар.

Шулай ук ул әле җәмгыятькә ярдәм күрсәтер өчен иганәчеләр (спонсорлар) дә эзләп таба.

Әлбәттә, иҗтимагый эш җиңелләрдән түгел. Төрле холыклы кешеләр белән уртак тел табарга, аларның берсен дә игътибарсыз калдырмаска, һәрберсенең күңелен күрергә кирәк. Һәм Исламия ханым Зәбирова бу хезмәтне тиешле дәрәҗәдә үти. Ә бит бу эшне алар тулысынча бушлай башкаралар!

Игелекле балалар да үстергән

Исламия Зәбирова лаеклы рәвештә намуслы хезмәте өчен Губернаторыбыз Николай Меркушкин, шәһәр башлыгы Дмитрий Азаров, Самар губерна Думасы рәисе Виктр Сазонов тарафыннан “Мактаунамә”ләр белән бүләкләнгән.

Исламия апаның кызы Галия — югары категорияле фельдшер.

Улы Руслан — медицина препаратлары белгече.

Исламия апа дүрт оныгын тәрбияләшә.

Самар татарларының киләчәге бармы?

Намаз укучы, татар теле язмышы өчен борчылып яшәүче әңгәмәдәшемнән:

- Сезнеңчә, Самар татарлары киләчәктә дә үз телләрен, мөселманлыкларын саклап кала алырлармы? – дип сорадым.

- Әйе, хәзер тел мәсьәләсе авыр хәлдә. Аны югалтмас өчен балалар белән кечкенәдән гаиләдә татарча сөйләшергә кирәк. Аннан соң да аларны шушы мохитка җәлеп итәргә, татар мәктәбендә укытырга, татар чараларына, милли бәйрәмнәребезгә йөртергә кирәк. Телеэкран һәрвакыт “Татарстан — Яңа гасыр”, “ТНВ-Планета” каналы булырга тиеш. Антенна куйдырырга иренмәгез, тәүлегенә 24 сәгать татарча тапшырулар карап, ләззәтләнегез, вәгазьләр тыңлагыз.

Мөселманлыкка килгәндә исә, Аллаһыга шөкер, бүгенге көндә мәсҗидләребез, мәдрәсәләребез эшләп тора. Халык хәзер дингә күбрәк тартыла, чөнки ул — тормышыбызның, җаныбызның, әхлагыбызның терәге.

Һәрхәлдә дә без, татарлар, мөселманнар, үз-үзебез булып калырга тиеш. Башка милләткә ияреп, үз телеңне, гореф-гадәтләреңне, дини йолаларыңны югалтмыйча яшәргә кирәк.

Без ата-бабаларыбыздан калган мирасыбызны киләчәк буыннарга тапшырырга тиешбез.

«Татарлыкны сакламау — ул Раббыбызга каршы бару»

Габдулла Тукай: “Татар баласы булып дөньяга килгәнсең икән, син милләтеңә хыянәт итмә”, — дип әйткән бит.

Изге Китабыбыз – Коръәни-Кәримдә Аллаһы Тәгалә:

Мин сезләрне, сынар өчен, төрле кабиләләр итеп яралттым, бер-берегез белән изге гамәлләр кылуда ярышып яшәгез”, — дип әйткән.

Ә “кабилә” – ул милләт дигән сүз! Милләтне сакламасаң – ул Раббыбызга каршы бару дигән сүз. “Диндә милләт юк”, — дип сөйләү – ул наданлык билгесе.

Исламия ЗӘБИРОВА белән Миләүшә ГАЗЫЙМ серләште.

«Сәлам» газетасы.


КОНТЕКСТ:

Женщина с красивой душой и добрым сердцем

Просмотров: 1128

Комментирование запрещено