Разия ӘЮПОВА: «Шаһидә ханым, сезне “Ак калфак”та көтәбез»

скачанные-файлы-217x300

Разия ӘЮПОВА, Самара хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе.

“Нигә безгә ул “Ак калфак” оешмасы кирәк икән соң?” – дип гаҗәпләнүче Шаһидә ханыма җавап буларак

Инде берникадәр вакыт үтеп китсә дә, мин әле һаман Казанда булып узган Бөтендөнья хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы форумында күргәннәрем, алган тәэсирләрем белән ләз­зәтләнеп яшим. Без бу юлы Татарстан башкаласына бөтен делегатлар да бергә җыелып, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының бюро әгъзасы, танылган эшкуар Фәхретдин Бәдретдин улы Канюкаевның затлы авто­мо­билендә бардык. Казан да безне кочагын җәеп каршы алды.

Бу хатын-кызларыбызның соң­гы бишенче форумы башкаларыннан үзенең үзенчәлеклеге белән аерылып тора иде. Барысы да баш очларына төрледән-төрле затлы калфаклар салганнар. Моны күреп, Башкарма комитет җитәкчесе Ринат Зиннур улы Закиров та үзенең соклануын белдерде. Килгән көнебездә үк безне дүрт төркемгә бүлеп, Яшел Үзән, Арча, Биектау, Балтач районнарына алып кит­теләр. Самаралылар Биектау­га бардык. Күргәннәребез ис­китәрлек булды. Ямаширмә авылы мәдәният йортындагы күргәзмәләрдә талчыбыктан үргән кәрзиннәрне, балалар өчен урындыкларны, төрле чигү әйберләрен карап сокландык, һәвәскәр артистлар бу җирлектә яшәүче халык­ларның — татар, рус, мари, удмурт, әрмәннәрнең, “Бишек туе” күренешләрен тасвирладылар.

Мин очрашу вакытында мәдәният хезмәткәрләреннән: “Безне каршы алырга ничек болай яхшы итеп әзер­ләндегез?” — дип сорагач, алар: “Безгә артык әзерләнергә дә кирәкми, чөнки яшәешебез шундый”, — дип җавап бирделәр.

Икенче көнне Кәрим Тинчурин исемендәге театр бинасында узган форумның пленар утырышында Бөтендөнья татар хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Кадрия ханым Идрисова башкарылган эшләр, киләсе елга планнар турында бик тә аңлаешлы итеп сөйләде. Аңардан соң фикер алышуларда төбәкләрдән килүчеләр катнашты. Бу чыгышларда милләтебезгә кагылышлы күп фикерләр әйтелде, тәкъдимнәр ясалды. Барысы турында да бәйнә-бәйнә итеп безнең белән форумга барган “Бердәмлек” өлкә татар газетасы хәбәрчесе Эльмира ханым Шәвәлиева язып та чыкты инде. Шуңа күрә мин бу мәкаләмне язмам да инде дигән идем. Тик алай булып чыкмады. Өйгә кайткач, иң беренче булып “Бердәмлек” газетасының соңгы санын кулыма алдым. Шунда ук “Бердәмлек”тә укырлык нәрсә бармы, юкмы” дигән язманы күрдем һәм укый башладым. Анда Л.Шаһидә исемле бер хатын-кызыбыз, “Бердәмлек”не артык күп “Ак калфак” оешмасы турында язуын ошатмыйча, тәнкыйтьләп чыккан. “Нигә безгә ул “Ак калфак” оешмасы кирәк икән соң?” – дип гаҗәпләнә ул. Әллә Шаһидә ханым безнең өч ел буе эшләгән эшләребез турында “Бердәмлек”тә язылган язмаларны укымадымы икән? Без бит аның уйлавынча, чигүләр белән генә шөгыльләнмибез, безнең оешмага килгән һәр хатын-кыз үзе кызыксынган, үзе теләгән һөнәрне сайлый һәм аны тормышка да ашыра ала.

Минемчә, Шаһидә ханымга анысы да, монысы да кирәк түгел. Юкса, мин соңгы вакытларда “Бердәмлек”тә басылган язмаларның барсын да яңадан карап чыктым. Анда алар нинди генә темаларга багышланмаганнар — авыллар тормышы, ветераннар, дин, мәдәният, сәнгать турында да, башкалар һәм башкалар… Хәтта бакчачыларга да киңәшләр биреп торалар, кызыклы мәзәкләрне язарга да онытмыйлар. Рәхмәт үзләренә!

Әле күптән түгел генә “Бер­дәмлек”нең чираттагы 27нче туган көне булып үтте. Бу кечкенә генә тату коллективта хезмәт итүчеләрне патриотлар дип атарга кирәктер. Чын фидакарьләрне эзләргә кирәкми, алар безнең арабызда яши һәм хезмәт итә. Мин барлык аккалфаклыларыбыз исеменнән “Бердәмлек” газетасы хезмәткәрләренә исәнлек-саулык, яңадан-яңа уңышлар телисем килә.

Мин үзем Шаһидә ханым бе­лән, күзгә-күз очрашып, кү­­­решеп сөйләшергә әзер. Без сезне үзебезнең “Ак калфак” оешмабызда көтәбез. Ад­ре­­­сыбыз, телефоннары­быз интернет сайтларыбызда да, чел­тәрләребездә дә, “Бер­­­­дәм­лек” газетасы ре­дак­ция­сендә дә бар. Без сезнең фи­кер­ләрегезне, тәкъ­дим­нә­ре­гезне тыңлар идек, аларга колак салыр идек. Исемегез бик тә матур! “Ак чәчәкләр” рома­нында һәм фильмындагы мондый исем­ле кеше һич кенә дә усал була алмый. Көтәбез сезне, Ша­һидә ханым!

Разия ӘЮПОВА,

Самара хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1095

Комментирование запрещено