Язгы яшьнәү, гөрләвекләр белән исәнлекләр сезгә өстәлсен

Зубаржат апа

Габдулла һәм Гадилә Гыйниятуллиннар.

Җиһанда яз. Карлар эреп, елгалар ярлардан ташыган, агач бөреләренең ямь-яшел керфекләрен ачып, кояшка карап назланган бер чак. Дөнья сихрилегенә сокланып карап торган Габдулла ага туган якларга кайтып килүче кош­ларның кур-р, кур-р дип сәлам бирүләрен ишетте дә күңеле бөтенләй нечкәреп китте.

- И-и, кошкайларым, тагын кайттыгызмыни! Чит җирләрдә канат кагулары җиңел түгелдер шул, — дип, сөйләнә-сөйләнә, өенә кереп китте ул. Ләкин анда да кыр казлары турындагы уйлары калдырмады. Ул карчыгына карап:

- Гадилә, онытмадыңмы әле яшьлек елларыбызны? 55 ел элек кушылган идек түгелме?

- Бәрәкалла, шулай ук булды микәнни? Йә, бу гомер дигәнең! Бер мизгел кебек үткән дә киткән, — дип ире янына килеп утырды Гадиләсе.

Ике картның гомер юллары, язылмаган китап кебек, күңел төпкелләрендә саклана. Бу турыда алар озак сөйләшеп утырдылар. Кара син аны, тормыш юллары шома гына булмаган икән…

Габдулла, сугыш башланып дүрт көн узгач дөньяга аваз сала. Ай ярым да үтми, Пох­вистнево районының Яңа Мансур авылы ирләрен сугышка ала башлыйлар. Арада кечкенә малайның әтисе дә була. 1943 елда әтисе урынына калган абыйсы да фронтка китә. Шул китүдән әтисе дә, абыйсы да кайтмый инде. Газиз әниләре, өч кызын һәм төпчек малай булып калган Габдулланы ачлык үлеме тырнагыннан алып калу өчен, көне-төне колхоз кырларында бил бөгә. Ягарга утыны, кияргә киеме, ашарга бер тамчы ризыгы юк көннәр дә аз булмый. Шулай көнен-төнгә ялгап эшли-эшли, Гадилә апа салкын тидерә, тора-бара бу астма авыруына әверелә.

Ә дөнья тәгәрмәче һаман алга тәгәри. Менә Габдулла инде урта мәктәпне тәмамлаган егет. Укуын дәвам итәр­гә теләге булса да, әнисен калдырып шә­һәргә китә алмый ул. Әнә, салам башлы өе дә кыйшайган, ничектер моңаеп, җиргә сеңеп калган кебек күренә. Юк, китми Габдулла. Ән­кәсенең бердәнбер таянычы бит ул.

Егет төзелеш предприя­тиесенә эшкә урнаша. Ул елларда Сосновка авылында нефть чыгаручыларга йортлар төзи иделәр бит. Габдулла җәен җәяү, кышын чаңгыда шунда эшкә йөри башлый. Ә 1961 елда җирле колхоз идарәсе бухгалтер курсларына укырга җибәргәч, уку теләге аны кабат биләп ала һәм Габдулла, читтән торып, Безенчук авыл хуҗалыгы техникумында укуын дәвам итә.

Соңрак ул колхозда кырчылык бригадасы бригадиры да, бухгалтер ярдәмчесе дә, баш бухгалтер булып та эшли. Булдыклылыгын күреп, аны башта партком секретаре итеп сайлап куялар, дүрт елдан соң колхоз рәисе итәләр. 12 ел эчендә ул җитәкләгән хуҗалык малчылык һәм кырчылык тармакларында бик яхшы күрсәткечләргә ирешә. Биредә 2500 тонна сыешлы орлык саклагычы, зур терлек биналары үсеп чыга, Яңа Мансур авылында кибет, балалар бакчасы төзелә, юллар яңартыла. Ә иң куанычлысы — 1993 елда авылга табигый газ үткәрелә.

Дөрес, Габдулла Сибгать улы­­на башка дәрәҗәлерәк эш­ләр дә тәкъдим итеп карый­лар. Тик аның өчен туган туф­рагын ташлап китү һич тә мөмкин түгел. Ул шушында, үзе­нең туган җирендә, тагын да зуррак эшләр башкарырга планнар корып яши. Кызганыч ки, көтмәгәндә каты авыру аны аяктан ега.

Озак дәваланып, яңадан аякка басканнан соң да Габдулла ага Гыйниятуллинга әле авыл советы депутаты, халык контроле оешмасы рәисе, сельпо, кооператив предприятиесе җитәкчесе булып эшләргә насыйп була. Ул халыктан сөт җыю эшен җайга сала, бөртек ваклау җайланмасы ясый, ветеринар аптекасын ачуга өлеш кертә.

Зубаржат апаХезмәт мәшә­кать­ләре бе­лән еллар артыннан еллар үткәне дә сизелми икән. Тынгы белмәс бу кешенең күкрәген медальләр бизи, сандыгында санап бетермәслек Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары саклана. Бүген дә әле ул, Яңа Мансур Әлмәндәре кебек, һич кенә дә тик ятмый, мәчеттә хисапчы вазифасын үти, инвалидлар оешмасының рәисе буларак, төрле бәйрәмнәр, очрашулар оештыруда катнаша, йортында терлек тә асрый. Авылдашлары аны хөрмәтләп, еш кына киңәшкә киләләр. Балалары матди яктан җитешле булсалар да, әтиләре аларга әле дә ярдәм итеп тора. “Үземне балаларыма кирәкле итеп тою хисен озайтасым килә”, — ди Габдулла ага. Моннан да артыгын теләү мөмкинме инде?

Бары тик гаиләдәге олы хис­ләр генә вакыт хөкеменә бирешми. Гел бергә, кулга-кул тотынышып, яшәгән кешене хис-кичерешләр канатлы итә, авыр чакта аңа сынмас-сыгылмаслык көч бирә. Гыйниятуллиннар гаи­ләсендәге мөнәсәбәтләр, хөрмәт хисләре башкаларга да үрнәк булырлык. 

Габдулла ага үзе гайрәтле, тәвәккәл булса, аның Гадиләсе киресенчә, басынкы да, ипле дә. Берсен-берсе тулыландыра-тулыландыра менә илле биш ел инде алар тигез гомер итәләр. Әлбәттә, тормышта хөрмәт кенә түгел, мәхәббәт тә булгандыр. Югыйсә, зөбәрҗәт туйга кадәр җитәрләр идеме икән? Мәхәббәт бит ул авырлык­ларны җиңәргә булыша. Яшәү дәрте сүнгәндә дә кем өчендер бик кирәк булу­ыңны аңлау мәхәббәтнең бер могҗизасы түгелмени? Мәхәб­бәтне тормыш ахырына кадәр вакламыйча, кадерләп саклау — иң зур бәхеттер, мөгаен.

- Кайнанамны да без бер­гәләп карадык. Ул бик каты авыргач, шприцларны кайнатып, үзебез уколлар ясый идек. Бик рәхмәтле булып бакыйлыкка күчте әниебез. Габдулла балаларыбызга да үрнәк ата була белде, барысын да эшкә өйрәтеп үстерде, әле дә үзләрен берләштереп тора, — дип сөйләде Гадилә апа.

Кызлары Халидә, игезәк уллары Рәшит белән Рәис югары белем алып, тырыш һәм хезмәт сөючән булып үстеләр, үз юлларын табып, гаиләләр корып, балалар үстерделәр. Әби белән бабайның алты оныгы, биш оныкчыгы бар инде.  

- Без әти-әнигә рәхмәт­лебез. Киләчәктә дә шулай пар канат булып, ислам дине кануннарыннан чыкмыйча, онык­ларына үрнәк булып озак яшәсеннәр иде, — диләр алар­ның балалары бертавыштан. 

Фәния КӘРИМОВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1113

Комментирование запрещено