Сагышлы чишмә

i24Бар безнең авылда чишмәләр
Саф сулы, мул сулы, ярсулы.
Тик берсе арада сагышлы,
Йөрәкне әрнетә тавышы.

Кем генә килмәсен чишмәгә,
Китмәс ул эчмичә саф суын.
Басар ул шул чишмә суында
Сагышлы йөрәге ярсуын.

Әй, чишмәм, сагышлы син, чишмәм!
Син генә аңлыйсың җанымны.
Син барга яшим мин дөньяда,
Аттырам кояшлы таңымны.

Мин киләм һәрвакыт яныңа,
Сокланып тыңлыймын агышың.
Шифалы суыңны эчәмен,
Суыңда агызам сагышым.

Аксыннар әрнүләр чишмәдә,
Бу йөрәк калмасын күмергә.
Әй, чишмәм, син телә сабырлык,
Исәнлек алдагы көннәрдә.

Гөлсинур ГАФУРОВА-РӘХМӘТУЛЛИНА.

Яңа Ярмәк авылы, Камышлы районы.

samtatnews.ru

Просмотров: 1000

Комментирование запрещено