Ахмаклык? — “Владис” нәшрияты Татарстанның башкаласын Уфа дип күрсәткәч гауга чыккан

13-055Балалар өчен энциклопедиядә татарлар турында дөрес түгел мәгълүмат биргән өчен «Владис» нәшрияте гафу үтенә. Нәшрият редакторы Юлия Седанова «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесе белән телефон әңгәмәсе вакытында шул хакта белдерде.

Ростов-на-Дону шәһәренең “Владис” нәшриятында басылып чыккан балалар өчен язылган “Россия” исемле энциклопедиядә татарлар аз санлы халык дип аталган, Татарстанның башкаласы Уфа шәһәре дип күрсәтелгән. 

“Безгә бик оят. Бу автор хатасы. Без инде аның белән элемтәгә кердек. Елена Гриценко бу хакта белгәч, бик борчылды, гафу үтенде. Ничек шулай килеп чыкканын аңламыйбыз да, ул инде белемле кеше, журналист үзе. Без бик гафу үтенәбез. Алга таба хатаны төзәтү өчен, сатуга куелган китапларда, кайсы биттә хата киткәнен күрсәтеп, искәрмә бите өстәп чыгарга тырышачакбыз. Ихтыяҗ була калса, алдагы тиражны төзәтмә кертеп чыгарачакбыз. Бәлки, Интернетта безгә рәсми рәвештә гафу үтенергәдер дип уйлап торабыз. Шушы китапларга бәяләмәләр урнаштырылган урыннарда, бәлки, гафу үтенербез, чөнки бик оят”, — диде“Владис” нәшрияты” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте редакторы Юлия Седанова.

13-0553 мең тираж белән чыккан китаплар якынча ярты ел вакыт сатуда булганын әйтте.

Редактор әйтүенчә, хата уңаеннан шалтыратучылар булган. “Уфадан шалтыраткан иделәр. Шалтыратучы, гомумән алганда, китапка карата уңай бәя бирде, әмма шундый хата киткәнен һәм ак маркер белән сөртеп, өстенә “Казан” дип язып куйганын һәм баласы белән укуын дәвам иткәнен әйтте. Без инде дөресен генә әйткәндә, атна буе борчылып йөрибез. Хатаны төзәтергә тырышачакбыз”, — дип белдерде Юлия Седанова.

“Уфаны Татарстан башкаласы итеп күрсәтү ахмаклык күрсәткече”

Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, Татарстан фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты, тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев үз фикерен белдереп: “Уфаны Татарстан башкаласы итеп күрсәтү ахмаклык күрсәткече, белемсезлек галәмәте. Бездә, кызганычка каршы, географик белем – кискен мәсьәләләрнең берсе. Яшьләр географияне белмиләр”, — дип билгеләп узды.

Аның фикеренчә, матбугатта да бүген хаталар бик күп китә. “Журналистлар басмаларында тикшерелмәгән фактлар, хаталар җибәрә. Адым саен очрый торган күренеш. Мин үзем студентларга һәрвакыт: “Сез һәр язган сүзегез өчен җаваплы”, — дим. Мин гомер буе шушы принциптан чыгып эшләдем һәм бөтен кешене шуңа өндим. Журналистлар да шундый булырга тиеш. Кайвакыт тиз-тиз бастырабыз дип, йә даталарны, йә исемнәрне, йә дәрәҗәләрне бутыйлар. Ул да фактологик хата бит”, — дип искәртә Искәндәр Гыйләҗев.

“Мондый җитди хаталар җәмгыятьнең белем дәрәҗәсен күрсәтә”

“Мондый җитди хаталар җәмгыятьнең белем дәрәҗәсен күрсәтә. Бу элементар культура дәрәҗәсе. Ул журналистларга да карый. Мәсәлән, совет чорында бер өтердә хата китсә дә, гадәттән тыш хәл була иде. Хәзер рәсми сайтларны да карыйм – журналистлар хата өстенә хата ясый, чөнки аларга текстның дөрес булуы түгел, беренче чыгуы кирәк. Алар шуңа игътибар итә. Хата булу-булмау зур проблема түгел алар өчен”, — ди Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының хезмәттәшлек һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр буенча директор урынбасары, Х.Фәезханов исемендәге Милли мәгариф тарихы һәм теориясе үзәге җитәкчесе Марат Гыйбатдинов.

Әлеге җитди хатага карата социаль челтәрләрдә тискәре бәяләмәләр урнаштырылып бара. “Идел” журналы баш мөхәррире Радик Сабиров Фейсбукта бу хатаны күрсәтеп, мәгълүмат урнаштырган. “Балаларны шундый китаплар белән укытабыз, аннары “алар ник надан, ник белмиләр” дип аптырыйбыз”, — диде ул “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Кулланучылар “Бик белгән кеше язган моны; фотосын карагыз әле сез; ярый инде, Улан Батор димәгәч. Киртәсенә кергән; бигрәк акыллы кешеләр яза икән тарихны, болай булгач, ерак китәчәкбез инде; башкорт милли хәрәкәтенең куркыныч төше; киләчәккә карап язганнар, дәреслекне кат-кат яңартып тормас өчен” кебек һ.б. комментарийлар калдырганнар. “Гомер буе Башкортстанда Уфада яшәдем, шалт — күрше республикага җибәрделәр; фотода болан тотучыларны куйганнар; минемчә, бу күрәләтә белеп эшләнгән эш” кебек фикерләр бар.

Уфадагы популяр бер сайтта мондый хаталар бердәнбер түгеллеген язалам. Әйтик, “РОСМЭН” фәнни-популяр нәшриятыннан чыккан ике китап бар. “Авторлар фикеренчә, Уфа Урал таулары чылбырында урнашкан, анда башкорт милләтле уфалылар яши. Ә шәһәрнең иң күркәм урыны Смоленск соборы. Сүз уңаеннан, аны 60 ел элек үк сүткәннәр. Бу, әлбәттә, ГОСТ дәреслекләре түгел, әмма алар 7 һәм 15 мең тираж белән дөнья күргән. Укучылар аларны укып, 1 нче сентябрьгә “яңа” белемнәр белән киләчәк”, — диелә чыганакта. Анда юристларның мондый басмаларны контрольдә тотучы орган булмавы турында әйткән сүзләре дә бар. “Коммерциянең үз кагыйдәләре: лицензия кемдә булса – сүз дә аның артыннан”, — диелә.

Татар-информ

Просмотров: 755

Комментирование запрещено