Баш иясем килә

iТүбәнчелек белән баш иясем килә,
Исәннәргә хөрмәт йөзеннән.
Мәрхүмнәргә атап дога кылам,
Чын йөрәктән чыккан сүз белән.

Түбәнчелек белән баш иясем килә,
Безгә тормыш бүләк иткәнгә.
Җәйләр, көзләр, кышлар, язлар аша
Хисләр генә кайта үткәнгә.

Түбәнчелек белән баш иясем килә,
Ятим калган сабый алдында.
Толлык ачысына чыдап түзгән,
Миллионлаган аналар каршында.

Түбәнчелек белән баш иясем килә,
Җир анама мәңге бәхилмен.
Куеныңа алып, кочагыңа кысып
Яшәткәнең өчен халкыңны.

Саимә МОРЗАХАНОВА.

Гали авылы, Похвистнево районы.

samtatnews.ru

Просмотров: 965

Комментирование запрещено