Язның кояшлы көне

iМоңсуланып тордым да мин,
Тәрәз янына килдем.
Һәм кинәттән йөрәгемдә
Зур бер җиңеллек сиздем.

Бу халәтем кайдан килде?
Нишләп миңа бик җиңел?
Озак уйлап тормый гына,
Бер карарга килдем мин.
 
Чөнки бүген май аеның
Кояшлы матур көне.
Агач яфрак ярган вакыт
Рәхәтлек алып килде.
 
Шуның өчен бүген һәркем
Әй шатлана, әй көлә!
Шунлыктан да һәр кешегә
Бүген бәхет елмая…
 

Фәнүзә КӘРИМОВА.

Совет Норлаты авылы,
Челно-Вершины районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 986

Комментирование запрещено