Балалар – тормыш яме / Великая ценность — семья

Ден Семьи1

Дмитрий Овчинников (уртада), Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәрим (уңда), хатыны Зөһрә ханым түгәрәк өстәл артында очрашу вакытында.

Шушы көннәрдә өлкә губернаторы резиденциясендә Халыкара гаилә көненә багышланган тантана узды. Анда өлкәбезнең барлык районнарыннан өч һәм аннан күбрәк бала тәрбияләп үстергән 14 гаилә чакырылган иде. Алар арасында мил­ләттәшләребез — Камышлы, Кләүле, Исаклы районнары мөх­тәсибе, Иске Ярмәк авылы мәчете имам-хатыйбы Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәрим гаиләсе дә бар иде.

- Түгәрәк өстәл артында безне регион башлыгы исе­меннән вице-губернатор       Дмитрий Ов­чин­ников котлады. Ул үзе дә биш бала атасы икән, шуңа да күп­балалы гаиләләр­не борчыган мәсьәләләр белән яхшы таныш.

“Өлкәбездә гаилә институтын үстерүгә зур әһәмият бирелә, — дип сөйләде ул очрашу барышында. — Регионда бу юнәлештә эшләп килүче 28 яр­дәм күрсәтү чарасының унсигезе өлкә кануннары белән билге­ләнгән булуы да моны дәлилли”.

Ден Семьи1

Дмитрий Овчинников (уртада), Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәрим (уңда), хатыны Зөһрә ханым түгәрәк өстәл артында очрашу вакытында.

Безнең гаилә дә хөкүмәт ярдәмен тоеп яши. Үткән елда губернатор фондыннан бүлеп бирелгән акчага зур йорт сатып алдык, бүген анда хатыным Зөһрә һәм дүрт балабыз белән яшибез.

Очрашуга килгән гаи­ләләрнең күбесе губернатор­га рәхмәтләрен белдерде. “Өлкәбездә тәрбиягә бала алып үстерүче гаиләләрнең күпбалалыларга тигезләнеп, тиешле льготалардан файдалана алулары бик әйбәт”, — дип сөйләде Богатое районыннан килгән Наталья Черновол. Ул ире белән үзләренең ике балаларын һәм тәрбиягә алынган тагын 19 баланы үстергәннәр. Хөкүмәт ярдәме белән аларның күбесе торак урыннары белән тәэмин ителгән. Гаилә башлыгының: “Без балаларны тәрбиягә сайлап алмыйбыз, алар арасында зәгыйфьләр, авырулар да бар. Барысын да бертигез күреп, үзебезнекеләрдәй яратабыз”, — дигән сүзләре бер минем генә күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтмәгәндер, дип уйлыйм.

Новокуйбышевскидан кил­гән Юриннар гаиләсе дә соклану хисләре уята. Алар берничә фи­кердәшләре белән Хворостянка районындагы “Дуслык” дип аталган ташландык лагерьны сатып алып, анда гаилә лагеры булдырганнар. Җәй көннәрендә шунда палаткаларда яшиләр, спорт бәйгеләре, төрле күргәзмәләр үткәрәләр икән. Түгәрәк өстәл артында утыручыларны да Константин Юрин кунакка чакырды һәм без рәхәтләнеп ризалаштык. Чөнки мондый очрашулар тәҗрибә уртаклашу, булган мәсьәләләрне уртага салып сөйләшү өчен дә мөһим.

Демография өлкәсендә проблемалар юк түгел бит. Төрле ташламалар булуга карамас­тан, күп гаиләләр бер-ике бала белән генә чикләнәләр. Бу беренче тапкыр ана булу яше “картая” баруы белән дә бәйле. Хәзер хатын-кызлар бәби артыннан беренче тапкыр 30-34 яшьтә баралар икән. Әлбәттә, инде икенче — өченче бала табарга бу ханымнар соңга кала.

Кызганыч ки, Иске Ярмәк авылында да балалар саны аз. Быел сентябрьдә, мәсәлән, беренче сыйныфка барлыгы 4 укучы бара. Ә бит ачлык елларында да һәр гаиләдә кимендә биш бала булган. Бүген тормышыбыз ул заманнар белән чагыштырганда күпкә яхшы, ә бала табарга куркабыз. Һәр бала үз ризыгы белән туа. Минем тормышымның яме дә балаларымда, алар — безнең киләчәк, картлык көнебездә те­рәк тә, — дип очрашудан алган тәэсифләре бе­лән уртак­лашты Габдулла хәзрәт.

Әминә ШИҺАПОВА әзерләде.

«Бердәмлек».

* * *

ПОДДЕРЖКА МНОГОДЕТНЫХ СЕМЕЙ В НАШЕЙ ОБЛАСТИ ДАВНО СТАЛА ДОБРОЙ ТРАДИЦИЕЙ

15 мая в Самаре прошел торжественный прием, посвященный Международному дню семьи. От имени главы региона Н.И. Меркушкина многодетных родителей поздравил вице-губернатор — руководитель администрации губернатора Самарской области Д.Е.Овчинников. В числе приглашенных и наши земляки — Рамиль и Зухра Каримовы из села Старое Ермаково.

Самарская область стала одним из первых регионов страны, где стали масштабно отмечать Международный день семьи. В этом году на торжественный прием приехали представители 14 многодетных семей со всех уголков области.

«Вы достигли поистине героических успехов в воспитании родных и приемных детей, — подчеркнулД.Е. Овчинников, обращаясь к собравшимся. -Своей любовью и терпением вы показываете пример всем жителям области».

Вице-губернатор отметил, что в регионе активно развивается институт семьи. Рождаемость растет и приемных семей в регионе становится все больше. Так, в 2015 году на свет появилось более 41 тыс. малышей.

«На сегодняшний день в приемных семьях находятся 3682 ребенка, — сообщил Д.Е. Овчинников. — Ваша теплота и доброта создают им уникальные условия для социализации. Они познают мир совершенно с другой стороны».

Кстати, сам вице-губернатор — отец пятерых детей. «Власти региона должны не только стимулировать рост рождаемости, но и делать все, чтобы дальнейшая жизнь детей в садике, школе, вузе была комфортной, полной перспектив», — сказал Овчинников.

Сейчас в Самарской области действует 28 мер социальной поддержки материнства и детства, 10 из них установлены федеральными законами, остальные — региональными.

«Губернатор всегда с большим вниманием относится к поддержке материнства и детства, — подчеркнул Д.Е. Овчинников. — В этом году мы фактически переформатировали систему социальных выплат, сориентировав се на многодетные семьи. Мы прекрасно понимаем, что в наше непростое время особенно тяжело приходится большим семьям».

Сейчас в 27 муниципалитетах губернии действуют советы приемных родителей. Они подбирают детям-сиротам новые семьи, помогают им пройти период адаптации. Благодаря их работе только в этом году 68 ребят обрели родителей.

Перед любой многодетной семьей остро встает жилищная проблема. И в этом вопросе им также оказывают поддержку власти. У Рамиля и Зухры Каримовых из села Старое Ермакове один за другим родились четверо детей. В старом доме стало тесновато для многодетной семьи. Только материнский капитал на второго ребенка не позволял решить жилищные проблемы. Тогда глава семейства обратился к губернатору Николаю Меркушкину. «Из резервного фонда губернатора области мы получили недостающую сумму денег и приобрели большой дом, — рассказывает Р.Д. Каримов. — Для нас это была очень своевременная и нужная помощь. Поднимать детей — тяжелый труд. И отрадно осознавать, что о нас не забывают».

Семью Каримовых все жители поселения отмечают как порядочную, дружную, крепкую. Для Рамиля Дамировича и Зухры Денисовны воспитание детей стало главной целью жизни. Родители являются авторитетом для детей, они не пропускают ни одного школьного мероприятия, посещают родительские собрания. Дети очень активные, отдают большое внимание спорту и занятиям физической культурой, растут общительными, жизнерадостными и ответственными. У детей перед глазами положительный пример родителей, которые относятся с уважением не только к увлечениям своих детей, но и местных ребятишек. Сельский мулла преподает основы ислама в местном медресе, считая, что дети должны обязательно знать молитвы и учиться чтению Корана. Главной целью таких уроков, как считает он, является воспитание детей, чтобы они стали достойными людьми.

А еще он — человек творческий, высокой самодисциплины, большой работоспособности, занимается активной общественной деятельностью и ведет большую патриотическую работу в селе. Вместе с активными сельчанами бережно собирает он материал об истории своего села: воспоминания старожилов, газетные вырезки, документы, архивный материал, чтобы все это выложить в одной книге. «Раньше я думал, что хорошо знаю нашу «близкую» историю, но, собирая материал, работая в. архивах с неизвестными документами и фактами, словно открыл для себя новые страницы истории, возродил забытые имена наших предков, судьбы отдельных людей», — говорит Р.Д. Каримов.

В завершение торжественного приема каждой семье преподнесли памятный подарок от губернатора — чайный сервиз.

Подготовила Илюся ГАЙНУЛЛИНА.

“Камышлинские известия”.    

 

 

Просмотров: 459

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>