«Бердәмлек» газетасыннан, 20 май, 2017 ел


мингуловаСамара шәһәре,

Ташкентский урамы

Лилия Габделхәй кызы

Мингуловага!

Сөекле тормыш иптәшем, әниебез, әбиебез! Без сине юби­леең белән кайнар котлыйбыз. Син — безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, ки­ңәшчебез, җылы кояшыбыз, рух чишмәбез, яшәү өлгебез. Әни, сиңа язгы кояш нурларыдай аяз көннәр, иртәләр, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер, ак бәхетләр телибез! Гел шулай көләч, ягымлы бул. Безне сөендереп озын-озак яшә!

Май кояшы нурын сипкән кебек,

Ташып-тулып килсен бәхетең.

Сәламәтлек, уңыш юлдаш булсын,

Чынга ашсын хыял, өметең.

Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Хәмзә, кызың Гөлназ, киявең Илдар, онык­ларың Хәдиҗа, Айшә, улың Халит, кызың Ленара.

* * *

Похвистнево районы,

Иске Мәчәләй авылы

Әбугали Фәхретдин улы Сөләймановка – 85 яшь!

Кадерле әтиебез, яраткан бабабыз! Без сине ихлас күңелдән туган көнең белән тәбрик итәбез! Алдагы көннәреңдә дә исәнлек-саулык, тыныч тормыш, рәхәттә яшәвеңне телибез. Аллаһы Тәгалә хәерле гомер бирсен.

Котлы булсын бәйрәмең,

Тыныч булсын күңелең.

Шатлык-сөенечләр белән

Тулы булсын гомерең!

Изге теләкләр белән кыз­ларың Фәридә, Әминә, Мә­динә, Гөлсинә, Нурсинә гаи­ләләре белән.

* * *

Самара шәһәре

Рамил Расих улы Шәймәрдановның һәм Лилия Мингали кызы Алееваның никах туйлары!

Кадерлеләребез! Без сезне ихластан никах бәйрәмегез белән котлыйбыз! Сезгә гомер буе сандугачтай сайрашып, күгәр­чендәй гөрләшеп, бер-берегезне куандырып, бер-берегезгә көн дә бәхет, елмаю бүләк итеп, гомер кичерергә язсын.

Вакытында табышкансыз,

Вакытында кавышкансыз,

Шул никахны күз алмасы кебек саклагыз,

Туйда яуган теләкләрне аклагыз.

Иң изге теләкләр белән әтиләрегез, әниләрегез, кияү һәм килен ягыннан барча туганнарыгыз.

* * *

Елховка районы,

Мулла авылы

Нәҗип Иксан улы

Әхмәтовка – 65 яшь!

Кадерле баҗа, киявебез! Без сине ихлас күңелдән юбилеең белән котлыйбыз. Алдагы көн­нәреңдә нык сәламәтлек, кайгы-хәсрәтсез көннәр, гаилә бә­хете белән, якыннарыңның җан җылысын сизеп, муллыкта яшәр­гә насыйп булсын.

Артта калган еллар төрле булган,

Шатлыгы да, булган кайгылар,

Без телибез сиңа олы бәхет

Озын юллар, бетмәс

                                 шатлыклар.

Изге теләкләр белән Илдус, Гөлсирә, Мөсфирә гаиләләре белән.

* * *

Самара шәһәре,

Чапаевская урамы

Хәбил Хажиәхмәт улы

Бикташевка — 60 яшь!

Кадерлебез! Без сине зур юбилеең белән котлап, ко­рычтай нык исәнлек, пар ка­натың, ба­лаларың, оныкларың, туган­на­рың, дусларың белән бәхеттә, шат­лыкта озын-озак гомер итәргә язсын.

Ке­шелекле бит син, олы җанлы,

Ярдәмле син дуска, туганга.

Синнән газиз кеше, белмим, бармы,

Без бәхетле тик син булганда.

Туганлыкны саклап яшик, иркәм,

Бер-беребезнең хәлен белешик.

Шатлык килсә, бергә уртаклашыйк,

Борчуларны бергә бүлешик.

Дөнья тыныч, илләр имин булсын,

Тормышыңда булсын бәрәкат

Олы җаның киң күңелең өчен

Барыбыздан сиңа зур рәхмәт.

Изге теләкләр белән апаң Фәүзия, Рәис, Рәсимә, Ринат гаиләләре белән.

* * *

асадуллина на 20 майКамышлы районы,

Иске Усман авылы

Руфия Абдулхак кызы Әсәдуллинага – 55 яшь!

Кадерле тормыш иптәшем, әниебез, әбиебез, кодагыебыз! Без сине ихлас күңелдән юбилеең белән тәбрик итәбез. Киләчәктә тормыш күгең аяз, гомерең озын булсын. Аллаһы Тәгалә сиңа нык исәнлек, җан тынычлыгы, хәерле озын гомер, чиксез шатлыклар һәм иман байлыгы насыйп итсен. Гомер юлың якты кояш кебек булсын, һәрбер көнең куаныч, дө­нья иминлеге белән тулып торсын.

Матур тормыш, сәламәтлек теләп

Туган көнең белән котлыйбыз.

Шатлык белән, озын гомер белән

Яшәвеңне генә телибез.

Матур яз аенда тугангамы,

Күңелеңдә һәрчак изгелек.

Кылган яхшылыгың кире кайтып,

Күрсәң иде үзең игелек.

Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Равил, улың Ренат, киленең Гүзәл, кызың Эльвира, киявең Ринат, онык­ларың Илназ, Әмилә, Рәмилә, кода-кодагыең Исмәгыйль-Фәридә.

* * *

Самара шәһәре,

Ташкентский урамы

Мәсгут Хәйрулла улы Хөсәеновка — 55 яшь!

Кадерле тормыш иптәшем, әти, бабай, улым! Сине чын күңелдән юбилеең белән тәбрик итәбез. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр синең күңелеңне џәрчак яктыртсын, балкытып торсын. Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын сиңа!

Гомерләрең булсын бәхетле,

Бәхетләрең булсын гомерле.

Җирдә булган бөтен изгелекне

Бирсен Ходай сиңа бу көнне!

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Равилә, кызың Лилия, киявең Мөхәммәд, оны­гың Самира, әниең, Әхтәмовлар гаиләсе.

* * *

зиганзирова на 20 майСамара шәһәре,

Совет Армиясе урамы

Мәрьям Газизулла кызы Җиһангировага — 75 яшь!

Кадерле әнием, әбиебез, кодагыебыз, туганыбыз! Без сине их­лас күңелдән юбилеең белән тәбрик итәбез. Киләчәктә тор­мыш күгең аяз, гомерең озын булсын. Аллаһы Тәгалә кылган изгелекләреңне күреп, сиңа нык исәнлек, җан тынычлыгы, хәерле озын гомер, чиксез шатлыклар һәм иман байлыгы насыйп итсен.

Котлы булсын синең юбилеең,

Шатлык балкып торсын йөзеңдә.

Безнең өчен мәңге кадерле син,

Рәхмәт яусын барсы өчен дә.

Син бит безнең өчен якты кояш

Синнән нурлар алып яшибез.

Озак яшә, мәңге яшь бул,

Иң кадерле якын кешебез.

Изге теләкләр белән барча туганнарың.

* * *

айкаева на 21 маяПохвистнево районы,

Иске Мәчәләй авылы

Әминә Фәйзерахман кызы Айкаевага — 65 яшь!

Кадерле тормыш иптәшем, яраткан әниебез, йомшак күңелле әбиебез! Сине туган көнең белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз: көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт бул! Уй-теләкләрең тиң, туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын!

Котлы булсын, әни, туган көнең,

Озак яшә, бул син бәхетле.

Яныбызда син булганда гына

Табып була олы бәхетне.

Әнкәй, диеп әйтер кешең булу

Нинди бәхет бит ул дөньяда.

Шатлыкларың булса — уртак була

Кайгыларың булса — югала.

Уйлама әле, картаям, дип,

Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә.

Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең

Урыннарың булсын гел түрдә.

Изге теләкләр белән тормыш иптәшең, балаларың, оныкларың, оныкчыгың.

* * *

Похвистнево районы,

Иске Мәчәләй авылы

Хәдичә Галиулла кызы

Мамышевага!

Кадерле әниебез, яраткан әбиебез! Без сине ихлас күңелдән туган көнең белән котлыйбыз. Аллаһы Тәгалә сиңа ныклы сәламәтлек, бәхетле картлык насыйп итсен. Кайгы-хәсрәт күрмичә, балаларыңның игелеген күреп, җылысын тоеп, аралашып, тынычлыкта, рәхәттә яшәргә насыйп итсен.

Син бит безнең өчен кояш,

Синнән нурлар алып яшибез.

Озак яшә, мәңге картайма,

Иң кадерле якын кешебез!

Иң җылы теләкләр белән балаларың, оныкларың.

 

Просмотров: 285

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>