Сандугачым, син сайрыйсың

i3Чүт-чүт, диеп, син, сандугач,
Чиртәсең күңел кылын.
Ниләр син уйлап сайрыйсың,
Кемгә аталган жырың?

Җылы кояш нур сипкәндә,
Коенып чиксез назга.
Минем дә кайтасым килә
Яшьлектә калган язга.

Нәкъ синеңчә сузып-сузып,
Җырлыйсым килә моңлап.
Кайтырга үтми гомерләр,
Булмый тик шуны аңлап.
 
Син сайрагач, минем күздә
Җемелди язгы тамчы.
Гөрләвекләр булып ага
Күңел ярым тулганчы.

Синең белән серләштек тә,
Очтың син кинәт күккә.
Бастырдың сагыну хисләрен,
Тик җитәрме бу күпкә?

Ульян өлкәсе, Иске Кулатка районы, Иске Мостяк авылында туып-үскән, бүгенге көндә Самар шәһәрендә яшәүче Наилә ХӨСӘЕНОВА.

samtatnews.ru

 

Просмотров: 931

Комментирование запрещено