Җырлап каршы ал юбилейларны!

мингулова 2Якташыбыз, талантлы татар җырчысы Лилия Габделхәй кызы Мингулованы түгәрәк юбилее белән тәбриклибез!

“Бердәмлек” газетасында 2014 елда ТНВ-Планета теле­каналының “Музыкаль дистә” хит-парадында катнашып финалга чыккан Лилия Мингулова белән “Сез — хәзинә! Сез — бомба!” дип аталган күләмле әңгәмә бастырылган иде. Анда якташыбызның тыныч тормышы кинәт кенә үзгәрүе, аңа Казандагы иҗади тормыш һәм Самарадагы гаиләсе арасында “ярылырга” туры килүе турында язылган иде.

Хәер, “кинәт” дип әйтеп тә булмый. Лилия гомере буе җырлаган. Өй эшләрен эш­лә­гәндә дә, кунакта да, Казан артистлары аларның кунакчыл өен­дә туктаганда да… Ә 2014 елда ул “Ялгыз иттең” җыры белән ТНВ каналының “Музыкаль дистә” хит-парадында катнашып финалга чыга.

Танылган татар җырчысы, профессор Венера Әхәт кызы Ганиева Лилиянең үзенчәлекле, халыкчан тавышына сокланып, аңа үзе укыткан Казанның Мәдәният институтына укырга кереп, музыкаль белем алырга киңәш бирә һәм иҗат юлына басырга ният иткән Лилияне үз классына ала. Быел Мингулова институтны тәмамлап, профессиональ җырчы буларак сәхнәгә чыга башлар, дип көтәбез.

Лилия Мингулова “Бердәмлек” газетасының 25 еллык юбилеенда да чыгыш ясап, безнең кунакларны куандырган иде. Бөтен эшен ташлап “Бердәмлек”кә ярдәм иткән өчен без аңа чиксез рәхмәтле булып калабыз.

Шушы көннәрдә Лилия Мингулованың түгәрәк юбилее. Хатын-кызның чәчәк аткан, таланты ачылган, гаилә тормышы җайланган иң бәхетле чагы бу.

Шенталы районының Татар Әбдекие авылында туып үскән, Самараның экономика университетын тәмамлаган, Самара дәүләт университеты проректоры, доцент Хәмзә Мингуловның хәләл җефете Лилия ханым МИНГУЛОВАны шушы гомер бәйрәме белән котлап, исәнлек-саулык, гаилә бәхете һәм иҗади уңышлар телибез.

“Бердәмлек” газетасы хезмәткәрләре.

«Бердәмлек».


КОНТЕКСТ:

Самарада яшәүче җырчы Лилия Мингулова ни өчен Венера Ганиеваны “игнорировать” иткән? (ВИДЕО)

* * *

“Сез – хәзинә! Сез – бомба!”

 

Просмотров: 1139

Комментирование запрещено