«Милләтебез хәзинәләре» профильле сменасы быел да июньдә үтәчәк

news_188711-9 июнь көннәрендә Казанда “Милләтебез хәзинәләре” профильле сменасы узачак. Аны Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе белән берлектә “Идел” яшьләр үзәге оештыра.

Узган ел “Милләтебез хәзинәләре” ике сменада узды. Беренче  сменада 11 төбәктән барлыгы 60лап бала катнашты. Алар арасында Ульяновск, Рязань, Әстерхан, Мәскәү, Түбән Новгород өлкәләре, Пермь крае, Башкортстан, Коми, Марий Эл, Мордовия Республикалары һәм Татарстаннан балалар бар иде. Сменага килүчеләрнең күпчелеге 10-16 яшьлек, әмма алар якын туганнары, абый-апалары белән килә икән, ул очракта 7-8 яшьлек балаларны да кабул иттеләр.

Икенче смена 29 июльдән 11 августка кадәр дәвам итте. Анда Россиянең 11 төбәгеннән килгән 180 бала туган телен өйрәнде, ана телендә аралашты.

“Милләтебез хәзинәләре”нең төп максаты – туган телне, мәдәниятне, татар халкының гореф-гадәтләрен саклау, Татарстанда һәм Россия төбәкләрендә яшәүче татар балаларын берләштерү.

Смена дәвамында балалар өчен татар теле дәресләре уздырыла. Остаханәләр вакытында исә алар музыка, фото һәм театр сәнгатенә өйрәнә. Моннан тыш, кул эшләренә өйрәтү буенча да остаханәләр оештыру күздә тотыла.

“Милләтебез хәзинәләре”ндә катнашучылар Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры спектакльләрен карап, Казанның тарихи урыннары буенча экскурсияләргә дә йөри алачак.

Татар-информ

Просмотров: 718

Комментирование запрещено