Тормыш авыр, дибез…

Буа-2-263x300

Раил Садриев.

Күптән түгел Самарада Буа дәүләт сатира театры тамаша куеп киткән иде. Аның җитәкчесе Раил Садриев бик матур, эчтәлекле итеп шигырь укуы белән самаралыларның күңеленә кереп калды. Шигырьләрнең дә ниндиләре диген әле! Бу кичне сәхнәдән Фәнис ага Яруллинның, Илдус Гыйлаҗевның тирән мәгънәле әсәрләре яңгырады.

Арчада яшәүче Гөләра Шәрипованың “Тормыш сәгате” дип аталган шигыре аеруча истә калырлык. Гади авыл хатынының тормышыбыз турында шундый дөрес итеп язуы миңа шундый тәэсир итте ки, хәтта концерттан кайту белән бу шигырьнең сүзләрен Интернет челтәреннән табып алып, кат-кат укып чыктым һәм аларны яраткан “Бердәмлек” газетасы укучыларына да тәкъдим итәргә булдым.

Тормыш авыр диеп зарланабыз,

Кем күргән соң мондый тормышны?

Тәмле ашап, матуркиенәбез,

Шушы әллә начар тормышмы?

 

Өйләребез җылы, газ ягабыз,

Уты-суы кергән, ни кирәк?

Автобусны хәтта туктаттылар,

Машинасыз кеше бик сирәк.

 

Кер юмыйбыз, автоматка гына

Тапшырдык без шушы эшнедә.

Мультиварка, микроволновкалар,

Эшләп тора һәрбер кешедә.

Алтын-көмеш, затлы туннар өстә,

Ә үзебез һаман туймыйбыз.

Дөньялары биргәк авырдиеп,

Бер Ходайдан ярдәм сорыйбыз.

 

Ялгышабыз, тормыш биктә әйбәт!

Начарландык хәзер үзебез.

Булганына без канәгатьтүгел,

Гел яхшыда гына күзебез.

 

Шөкер итик, әйдә, булганына,

Мал артыннан кумыйк, тыналыйк.

Элек кеше ничек яшәгән, дип,

Бераз гына, әйдә, уйланыйк.

 

Канәгать һәм рәхәтяшәделәр,

Дус һәм тату иде кешеләр.

Булганына шөкер итә белеп,

Тыныч кына дөньякөттеләр.

 

Мичкә яктык көнгә ничәтапкыр,

Авыр диеп, сыкрапдәшмәдек.

Бер киемне кидек ничә еллар,

Зарланмадык, җырлапяшәдек.

 

Өй тутырып үсте бала-чага,

Сагынмыйбыз шуны кайсыбыз?

Арттырмыймын әле, хәерче, дип,

Хәзер инде бала тапмыйбыз.

 

Машина да кирәкмәде элек,

Җәяү йөрде халык, үлмәде.

Бүгенгедәй яхшы тормышны ул,

Төшендә дә хәтта күрмәде.

 

Тормыш авыр, дибез, зарланабыз,

Зарланырга бармы сәбәбе?

Бар да җитә, хәтта артыпкитә,

Туктагачтын гомерсәгате…

Бик дөрес, уйга калдырырлык сүзләр бу. Шулай да аларда нидер җитешеп бетми кебек тоелды миңа. Хисләнеп, күңелемдә өстәмә шигъри юллар туды. Бәлки, минем уй-фикерләрем белән башкалар да килешерләр. Ә “Тормыш сәгате” авторы Гөләра ханым миңа үпкәләмәс дип өметләнәм.

Барыбыз да дус һәм тигез идек,

Бик күбебез ярлы булса да.

Яши идек киләчәкне көтеп,

Якты көннәр ерак булса да.

 

Өметебез сүнде, дуслыгыбыз бетте,

Акча итә бүген тантана.

Күпләр алдый, урлый, кеше үтерә,

Байлыклары белән мактана.

Ә фәкыйрьгә тагын нәрсә кирәк?

Ипи-суы булса, шул җитә.

Тик шулай да күңел тынычтүгел,

Тигезлек бер килер, дипкөтә.

Алинә ХӘМИТОВА.

Самара шәһәре.

«Бердәмлек».


КОНТЕКСТ:

Буа театры көлдерде дә, уйлатты да

Просмотров: 1341

Комментирование запрещено