Бәйрәм кичәбез озак калсын сагынып сөйләргә

2-DSC_1299Быел уйлаштык-уйлаштык та, Иске Ярмәктән калышмыйча, Яңа Ярмәк авылында да “Урам концертлары” фестивале кысаларында Бүләнтәй һәм Тугай очларының тамашаларын оештырдык. Менә дигән килеп чыкты концертларыбыз! Ә инде 7 майда ике очның уртак программасы белән күрше Иске Ярмәк авылына юл алдык.

Авылдашларыма: “Концерт белән Иске Ярмәккә дә барабыз”, — дигән идем, олысы-кечесе бертавыштан: “Барабыз, сынатмыйбыз”, — диделәр. Көтелгән көн килеп тә җитте. Иске Ярмәк авылы мәдәният йортының тамаша залы халык белән шыгрым тулды, хәтта урын җитмәгәннәргә урындыклар-эскәмияләр төзделәр.

Менә зур тамаша башланып китте. Сәхнәгә кыз белән егет вальс көенә биеп килеп чыктылар, йолдызларга карап, серләштеләр-сөйләштеләр. Чүт-чүт итеп сандугачлар сайрый, күке тавышы ишетелә, сирәк кенә ябалак та кычкырып куя. Бу 1941 елның 22 июнь таңы…

2-DSC_1235Уйламаган җирдән ниндидер шартлау тавышлары ишетелә башлады, ямьсез җил исеп куйды. Егет белән кыз сагайдылар. Менә радио хәбәр итә: илдә сугыш башланган…

Инде кызлар егетләрне сугышка озату күренеше, ерактан гына җыр ишетелә…

Ниһаять, 1945 елның 9 май иртәсе. Яраланган солдатлар Җиңү алып кайттылар. Туган авылларында үзләрен сөйгәннәре һәм әниләре каршы алдылар.

Менә мәктәптә укучы кызлар “Катюша” көенә хәрби киемнәрдән биеп алдылар, һәм сәхнәгә тамашабызны алып баручыларыбыз Флера ханым Хәлиуллина (Вәлиәхмәтова), Рузил Минхайров чыктылар. Аннан соң концерт программасы җыр-моң, мәзәк күренешләр, төрле биюләр белән дәвам итте.

2-DSC_1253Бик үзенчәлекле шул “Урам концертлары” фестивале. Авыл кешеләре күңелләрен бушаталар, хисләрен тараталар анда.

Тамашачыларга күз ташлап алам. Көне буе эшләп арысалар да, килгәннәрнең күңелләре көр. Елмаеп утыралар. Язын бит эшне чыпчык та чүпләп бетерми. Бер көн бер елны туйдыра, дип элеккегеләр дөрес әйткәннәр. Кояш чыгу белән торасың инде. Яз айлары кергәч, барлык халык та дәртләнеп эшкә керешә. Яңа сулыш ачыла. Яз — нинди матур чор бит ул. Үзең дә яңадан тугандай булып китәсең, яшисе дә, яшисе генә килеп тора. Язгы хисләрне язып бетереп булмый инде ул!

Бигрәк тә гүзәл затларга — әниләргә, әбиләргә, тугры хәләл җефетләргә мәдхия җырланды бу кичне. Һәр нәрсәгә өлгер булган кызларыбыз, тормыш авырлыкларын үз җилкәләрендә тартып, үрнәк балалар тәрбияләп үстереп, зур тормыш юлына озаткан, ихтирамга, игътибарга лаек апаларыбыз, әбиләребез, шулай ук гаилә терәге булган егетләребез бәйрәмнең бизәге булып, сәхнә түрендә чыгыш ясадылар. Менә аларның исем-фамилияләре: Мәрьям апа Каюмова, Фәния апа Вәлиәхмәтова, Гөлчәчәк Гыймаева, Гөлсинур апа Гафурова, Рәмзия Мифтахова, Мәдинә Хөббәтуллина, Гөлфия Әһлиуллина, Асия Җәләева, фельдшерыбыз Зөлфия ханым Шиһапова, Кәүсәр Фәйзуллина, Флера Хәлиуллина, Римма Нуретдинова, Тамара Хәмәдиева, Мая Фәйзуллина, Алия Хәмидуллина (режиссер да, биюче дә), Света Вәлиәхмәтова, Нурания Сәгыйрова, Галия Сабитова, Алисә Хаматшина, Рим Сәгыйров, Альберт Долматов, Рузил Минхайров, Гөлшат Хәмидуллина, Лилия Фәйзуллина, Рузалия Гафурова. Талантлы мәктәп укучылары Ләйсән Фәйзуллина, Әлфинә Мугинова, Адилә Хисамова, Аделина Хәмидуллина, Юлия Шакирова, Алисә Гусаиноваларны да онытырга ярамый. Нәни кызчыгыбыз Айлина Хәмидуллина да җырлады да, биеде дә.

2-DSC_1257 2-DSC_1269 2-DSC_13252-DSC_1299 2-DSC_1376 2-DSC_1381 2-DSC_1391 Салмак кына моңлы җыр агыла да, агыла. Һәрберсенең үз тормышы, ләкин моңлы җыр бөтен кайгы-шатлыкларны берләштерә, язгы ташу сыман ургылып тышка чыга, тирә-якка тарала. Инде йөрәккә тигән чирләр дә онытылып тора. Кемдер югалткан кешесен уйлый, кемдер янында пары исән булуга шатланып куя. Ә яшьләр инде мәхәббәткә исереп, гашыйк утында яналар…

Нинди генә күренешләр булмады бәйрәмебездә. “Алтын балык”та Мәрьям апабыз Каюмова бик тә килештереп әбине уйнады, башкалар да үз рольләрен бик оста башкардылар. “Әтәч белән тавыклар” күренешен үзебезнең шагыйрәбез Гөлсинур апа Гафурова язды. Әтәчне оста итеп — Гөлчәчәк Гыймаева, карт тавыкны – Мәрьям апа Каюмова, яшь тавыкны – Алисә Хаматшина, Япон тавыгын — Галия Сабитова, бройлер тавыгын — Рәмзия Мифтахова, Америка тавыгын Фәния апа Вәлиәхмәтова уйнадылар. Киемнәрен дә артистларыбыз үзләре әзерләделәр.

“Бизнесмен” күренеше үзенә тагын бер көлке. Эшсез калган бер абзый (Асия Җәләева) аптырап тормады, сату эшенә алынды. Төрле инспекторлар бизнесменның тенкәсенә тиеп бетерделәр. Мәзәк тә, кызганыч та инде бу скетч.

Нинди генә күренеш булмасын, җиренә җиткереп башкардылар кызларыбыз. Егетләр дә алардан калышмадылар! Афәрин!

Исаклыда яшәсә дә, туган авылында шундый чара оештырылганда Флера ханым Хәлиуллина да читтә кала алмады, ул концертны алып баручы вазифасын профессиональ дәрәҗәдә башкарды. Ә өйрәнеп килүче егетебез Рузил Минхәйров Флера апасыннан бик азга гына калышты.

Гармунчыбыз Динар Гарипов менә инде ничә урам концертларында бер минутка да сәхнәдән төшмичә, тамашаларның музыкаль өлешен алып бара. Рәхмәт, иркәм Динар! Талантлы кешеләр кайда да кирәк шул!

Кызларыбыз биегәндә тамашачыларның да йөзләре шатланып балкый, гүя биючеләр генә түгел, залдагы караучылар да сәхнәдә бергә тыпырдыйлар шикелле. И-их, ничек очып-очып бииләр, ничек өйрәнеп беткәннәр алар? Гөлшат Хәмидуллина, Мая Фәйзуллина, Света Вәлиәхмәтова, Адилә Хисамова, Алия Хәмидуллина һәм башкалар бик оста итеп биеделәр шул.

2-DSC_1284 1-DSC_1396 1-DSC_1395 1-DSC_1388 1-DSC_1348 1-DSC_1314 1-DSC_12782-DSC_1398Бар бит ул күңелне сөендерә белгән кешеләр, алар — безнең үзешчән артистларыбыз. Авыл кешесенең тормышы уч төбендәгедәй бит. Һәр аталган исем саен апаларның тормышлары күз алдыннан йөгереп үтте. Алар кичергән авырлыклар-кыенлыклар, хис-кичерешләр тау кадәр булса да, тормыштан тәм табып яши белүләре белән барлык халыкны да таң калдырдылар. Алып баручыларыбыз һәвәскәрләребез адресына гаҗәеп матур сүзләр, шигырьләр укыдылар. Шигъри юлларның күбесе авылыбыз шагыйрәсе Гөлсинур апабыз Гафурованың китабыннан алындылар.

Концертыбыз соңыннан “Татар марҗалары” биюе һәм күмәк җыр белән тәмамланды. Барлык катнашучыларга да күчтәнәчләр тапшырылды. Залда утыручы тамашачыларның кул чабулары күңелгә май булып ятты.

Яңа Ярмәк авылының уңган-булган апалары-әбиләре, егетләре-кызлары! Күрегез күпме рәхмәт сүзләре сезгә! Сезнең бәхетегезгә күз генә тимәсен. Булдырдыгыз, сынатмадыгыз. Барыгызга да исәнлек бирсен Ходаем, иншаллаһы. Булганына шөкер итеп, киләчәккә өмет итеп яшик әле, авылдашлар! Барыгызга да уңышлар!

Шушы “Урам концертлары” фестивале барышында ярдәм кулы сузучыларны әйтми мөмкин түгел. Бүләтәй очы концертыннан соң Флера ханым Хәлиуллина барлык катнашучыларга да күчтәнәчләр өләште. Тугай очының концертыннан соң Зәйдуллиннар гаиләсе бер мең сум акча бирде. Ә инде Иске Ярмәккә барырга уйлагач, Мифтаховлар гаиләсе ике мең сум тапшырды. Авылыбызның асыл егете Ранис Арсланов һәрбер катнашучыга бүләкләр әзерләде. Аллаһының рәхмәтендә булыгыз, иганәчеләребез. Ходаем исәнлектән аермасын үзегезне. Әмин.

Бер кеше генә берүзе бер нәрсә дә эшли алмый. Кечкенә чишмәләрдән зур елгалар, күлләр барлыкка килә. Менә без дә шундый зур иҗади коллектив туплый алдык, авылдашларым! Рәхмәт яусын барыгызга да.

Кайнар сәламнәр белән сезне яратып, хөрмәт итеп Розалия ГАФУРОВА, клуб мөдире.

Яңа Ярмәк авылы, Камышлы районы.

samtatnews.ru


КОНТЕКСТ:

“Урам концертлары” фестиваленең Гала-концерты көзен үткәреләчәк

* * *

Ачы очы үзешчәннәренең тамашасы да зур аншлаг белән үтте (ФОТОРЕПОРТАЖ, ВИДЕО)

* * *

Иске Ярмәкнең Котлы очы һәвәскәрләре дә шәп тамаша тәкъдим итте (ФОТОРЕПОРТАЖ)

* * *

Иске Ярмәк — талантларга бай авыл (ФОТОРЕПОРТАЖ)

* * *

Яңа Ярмәкнең Тугай очы артистлары тамашачыларны таң калдырдылар (ФОТОРЕПОРТАЖ)

* * *

Яңа Ярмәктә Бүләнтәй очы үзешчәннәре “Табигать кочагында” дип аталган тамаша күрсәтте (ФОТОРЕПОРТАЖ)

* * *

Бүләнтәй очым

* * *

Бездә – шулай. Сездә ничек?

Просмотров: 1161

Комментирование запрещено