Совет Норлаты авылында яшәүче Фәнүзә КӘРИМОВА: «Ни өчен ата-аналар балаларының ышанычын, ихтирамын югалталар?»

442Барлык ата-аналар да ба­лаларның үзләрен яратуларын һәм хөрмәт итүләрен телиләр. Ләкин еш кына алар, үзләре дә сизмичә, тәрбия эшендә хата җибәрәләр һәм балаларының ышанычын, ихтирамын югалталар. Ни өчен шулай килеп чыга соң?

Сабыйлар ата-аналарына чын күңелләреннән ышаналар, барлык шатлык һәм борчулары белән уртаклашалар. Аларны бүлдермичә, игътибар белән тыңлау һәм сүзләрен (кызыклы булып тоелса да) башкаларга сөйләмәү бик мөһим. Мөрәҗәгать иткән саен кире борган очракта, баланың күңеле төшәчәк һәм ул сезгә кызык түгел дип, бүтән бернәрсә дә сөйләми башлаячак.

Балагыз сезне хөрмәт итсен дисәгез, аның үзен дә хөрмәт итегез. Бик нык гаеп­ле булса да, баланы башка кешеләр алдында ачуланырга ярамый. Бала чит кешеләр алдында туганнарының үзен кимсетмәвенә ышанырга тиеш.

Якыннарга карата хөрмәт, аларны кайгырту сыйфатларын кечкенә вакыттан ук тәрбияләргә кирәк. Мисал өчен, балагызны туганнарга бәйрәмнәрдә бүләкләр әзерләргә өйрәтегез. Балаларның игътибарын бәй­рәмдә аеруча әти белән әнине генә түгел, ә барлык гаилә әгъзаларын да котларга кирәклегенә юнәлтегез. Бала кечкенәдән үк гаиләнең иң кадерле нәрсә булуын белеп үсәргә тиеш. Аны туганнарның кадерен белергә, ярдәмләшеп яшәргә өйрәтү мөһим. Гаиләдә кем дә булса авырып китсә, аны карауга баланы җәлеп итәргә мөмкин: су китерергә, мамыкны тотып торырга, сәламәтлеге белән кызыксынарга.

Ата-аналарның балалары өчен үрнәк булып торуны да онытырга ярамый. Үсеп җиткәч, ул үзен әти-әнисе кебек тота башлаячак. Тормыш иптәшегез белән бер-берегезне хөрмәт итмисез икән, балада да шундый ук мөнәсәбәт барлыкка киләчәк.

Үзегезнең әти-әниегезгә, туганнарыгызга булган мәхәб­бәтегезне күрсәтергә оялмагыз, аларны кайгыртып торыгыз. Бала кечкенә вакыттан ук шуларны күңеленә сөңдерсен. Шул чакта ул, үсеп җиткәч, сезгә карата да җылы мөнәсәбәттә булыр, хөрмәт күрсәтер.

Фәнүзә КӘРИМОВА.

Совет Норлаты авылы,Челно-Вершины районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1167

Комментирование запрещено