“Җәннәтләрдән урын ал…”

2231Бабабыз — Мингалим углы Таһир Булатов, аңа 75 яшь тулды.

Бәйрәм арасы көннәрендә без, оныклары, аның белән озак кына сөйләшеп утырдык һәм узган гомере турында сораштык. 

Аның тормышы күбесенекенә охшаштыр инде, ләкин һәрбер кеше үзенчеләкле. Һәрбер кешенең язмышыннан китап язып булыр иде.

Таһир бабам яшь вакытын исенә тешерә башлагач, икенче Бөтендөнья сугыш елларына килеп чыктык.

Ул 1942 елда Владивосток шәһәрендә туган. Яхшырак тормыш эзләп, аның әти-әнисе Русиянеңикенче читенә киткән булганнар. Сугыш алдындагы тормыш безнең якларда яхшыдан булмаган бит.

Шулай алар Владивостокта яшәгәннәр. Ләкин анда да аларны сугыш куып җиткән. Мингалим бабай1942 елның июнендә фронтка китә. Аның бер айлык углы Таһир әнисе кулында кала. Бер - ике айүткәч, Мингалим бабайдан хат килә.

«Сез Мәчәләйгә кайтып китегез. Японнар керергә мөмкин. Безне сугыш ягына алып китәләр”, — дип язган була ул.

Таһир бабамның әнисе — Мәфрүзә әби, өч малаен алып, сохарилар киптереп, поездда Мәчәләйгә китеп бара. Бер ай буена кайталар алар. Ә авылда үзләрен ни көткән соң?

Ярый әле әби исән иде. Килеп керергә урын булды. Ике кечкенә ызба, берсендә без, 4 җан, икенчесендә әби торды”, – дип сөйли Таһир бабабыз.

1942 елның җәе үтеп киткәч, Мингалим бабайдан хат та килми башлаган. Сталинград сугышында булганнар, күрәсең. 1942 елның 29 августында ул сугышларда 10 мең солдат бер көндә һәлак була.

«Әлегә кадәр әтинең кайсы җирдә егылып калганын белмибез. Сталинградка барып, дога кылып кайттым кайтуын. Раббым Үзе кабул итсен иде инде», — ди Таһир бабай.

Сугыш узган елларны хәтерлим. Ашарга җитми, булган ашамлыкны “на восстановление страны”, дип, шәһәргә алып китәләр. Әни колхозда эшли башлады. Кышын авыллардан йомырка җыеп йөреп, шәһәргә илтеп сата иде. Соңрак инде бәрәңге чәчтек, сыер тоттык, ашарга җитә башлады, — дип, исенә төшерә ул.

Балачагы ачлык елларында узгангадыр инде, Таһир бабай үз гомеренә балаларына яхшы ризыклар ашатырга тырышкан.

Сугыштан соңгы авыр еллар узып киткән. Мәктәпне тәмамлап, колхозда эшли башлаган бабам. Абыйлары әле сугыш елларында ук шәһәрдә заводларга эшкә урнашканнар. Ә Таһир, төпчекмалай, әнисе янында калган.

«Пенсиядәге әниемне ашатучы буларак, мине армиягә алмаска теләделәр, ләкин үзем хәрби комиссариатка барып сорадым һәм повестка алып кайттым. Дөньяны шулкадәр күрәсе килә иде!

Бу хыялым тормышка ашты да. Мине Литвага десант гаскәрләренә озаттылар. Анда сержантка укырга җибәрделәрАтасыз үскән малайга өч еллык хәрби хезмәт чын егет булып чыныгырга ярдәм итә. 25 километрга марш-бросоклар, парашюттан сикерүләр», — дип, яшьлек елларын искә төшерә бабабыз.

Аңа парашют белән 27 тапкыр сикерергә туры килгән.

Курыкмадыңмы соң?” – дип кызыксынгач: “Курыкканмындыр инде. Анда сорап тормыйлар иде бит. Приказ – сикерергә!”, — ди.

Таһир бабайның фотоальбомын караганда шул күзгә ташлана – ул хезмәттә беренчеләрдән булган: строевойлар дисеңме, марш-бросоклар дисеңме. Чын солдат хезмәтен узган егет!

Армиядән кайткач, өйләнергә дә вакыт җиткән. Миңленур исемле кыз белән 1967 елда гаилә корып җибәргәннәр һәм менә инде 50 ел бергә гомер итәләр.

Эшли башлагач, бабам укырга керә һәм, читтән торып, техникум тәмамлый. Шабашкада акча эшләп, авылда сирәк кеше күргән мотоцикл сатып алып, Подбельскига совхозга эшкә йөри башлый.Учетчик, соңрак бухгалтер булып хезмәт итә.

Тора-бара күп нәрсәгә өйрәнеп, уңган кешегә әйләнгән. Бер искиткеч эш эшләгән ул: үз куллары белән “ГАЗ-69” машинасын җыйган! Төрле җирдән запчастьләр табып, ике ел эчендә йортында үз куллары белән машина ясый.

Советлар Союзында кешегә полугрузовой машина алырга мөмкин булмаган. Аны колхоз–совхозларга гына сатканнар. Бабайның теләге шулкадәр зур булганга, ул бу эшне башкарып чыккан.

Шушы машинада озак еллар эшкә йөргән, гаиләсен кырга печәнгә, бакча эшләренә илткән. Бу машина сугыштагы машиналарга охшаган, шуңа күрәдер «17 мгновений весны» киносын карагач, халык бабамны, яратып, “Штирлиц”, дип атап йөрткән.

Без, оныклары, “ГАЗ” машинасына утырып йөри алмадык, ул, искереп, тыкрыкта торды. Бабабыз безне “УАЗ”га утыртып йөртте.

Пенсиягә чыккач та: “Авылда кирәкми ул”, — дип, җиңел машина алмады.

Әбием белән бергә алар дүрт бүлмәле зур йорт салганнар. Сыер, бозаулар, сарыклар, тавыклартотканнар. Безгә иң кызыгы – ак төлке (песец) тотуы. Бу җирләрдә андый хайваннарны кем дә күрмәгән булган. Аларга аш ашатканнар, булганда, ит биргәннәр. Тик каравы җиңел булмаган.

Бабам үзе дә күп тырышкан, гаиләсен дә эшсез тотмаган. Вакыт-вакыты белән әбием: “Малларны азайт инде, бу эш бер дә бетмәс бит. Иртән торып, тәһарәт ал, шатлык белән мәсҗидкә бар, намаз китапларын укып, жәннәтләрдән урын сора», — дия торган булган.

Гомер алга барган. Ике кыз, бер малай үстергәннәр.

Әнием яшь вакытлары турында болай сөйли:

«Безне әти-әни бик яратып үстерделәр. Ашарга-эчәргә - барысы да бар иде. Алар балаларыннанбернәрсә дә жәлләмәделәр. Әти яшьлегендә үзе туйганчы ашамагангадырмы, әллә безне бик бик тә яраткангамы, компот, кәнфит, пюре алып кайта иде.

Ел саен Сабан туена яңа күлмәкләр алып бирде. Алар артыннан әни белән Богырысланга кадәр бара идек. Әти уенчыклар бүләк итте. Миндә табиб курчагы бар иде. Энемә утырып йөри торган машина алып кайтты..

Әти – бик уңган, эш сөючән. Совхозда перспектива күренмәгәч, ул Подбельскийга сөт заводына урнашты һәм 14 ел пенсиягә кадәр шунда эшләде.

Безне әти-әниебез эш белән тәрбияләп үстерделәр. Үзләре да күп тырышты, безне дә хезмәткә өйрәттеләр. Печән җыя, бәрәңге казый идек. Без, кызлар, әнигә ашарга пешерергә булыштык.

Әти укуыбызга да зур игътибар бирде. “Ул – сезнең иң зур эшегез”, — дия идеБеренче елларда дәресләребезне тикшерсә, аннан инде көндәлегебездән (дневник) билгеләребезне генә караштыргалый иде.

Алдыбызга зур бурычлар куеп, аннан аларның нәтиҗәсен сорады. Әти күп сөйләми. Мин аның тормышка зарлануын, эшнең авырлыгына уфтануын, начар сүзләр белән ачуланганын бер тапкыр да ишетмәдем. Бәлки, булгандыр да, тик безнең алдыбызда ул боларны бер дә күрсәтмәде».

Гомер бара торгач, пенсия вакыты килеп җиткән. Миңленур әбием сөйләгәннәрдән шуны беләбез. Таһир бабай китаплардан догалар укый башлый. Самар мәдрәсәсендә Коръән укырга өйрәнә. Шулай дин юлына басып, бүген дә шул юлдан атлый. Мәчәләйнең дүртенче бригад мәсҗидендә имам булып хезмәт итә. 2008 елда авылдан беренче тапкыр хаҗга баручылар арасында бабабыз да була.

Чыннан да, кешенең теләге булса, Аллаһы юлларын ачып торыр, диләр бит. Ахыргы дүрт елда Таһир бабай, башка имамнар белән бергә, Иске Мәчәләйдә Мәүлет бәйрәмнәрен уздырар. Халыкны Ислам юлына җәлеп итү эшен алып баралар алар, намаз укырга чакыралар. Шатлыкка, авылда дүрт мәсҗид эшләп тора.

Безгә, оныкларына, бабабыз кечкенәдән үк намаз догаларын өйрәтте. Без аңа бик рәхмәтлебез.

Аллаһыга шөкер, әбиебезнең:

«Иртән торып, тәһарәт ал,

шатлык белән мәсҗидкә бар,

намаз китапларын укып,

җәннәтләрдән урын ал», — дигән сүзләренә колак салып, бабабыз Иман белән яши, динебез Исламга хезмәт итә.

2231Оныклары Булат һәм Рифат.

Иске Мәчәләй авылы.

«Сәлам» газетасы.

Просмотров: 1162

Один комментарий

  1. Исэн кешегэ заголовкасы килешеп бетми