Кичә Самар өлкәсе мәктәпләрендә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырады. Самар шәһәренең “Яктылык” татар мәктәбендә узган тантаналы линейкада өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте президенты, Татар эшкуарларына ярдәм күрсәтү ассоциациясе җитәкчесе, әлеге уку йортының попечительләр советы рәисе Ильяс Шәкүров та катнашты.
Ильяс Гомәр улы укытуда һәм тәрбия бирүдә яхшы нәтиҗәләр күрсәткән өч укытучыга — Рәсимә Әлимҗан кызы Алюшевага, Нурзидә Әхмәтзыя кызы Фәйзуллинага, Фәния Нурсәхи кызы Гыйләҗевага - озак еллар Тупли авылы мәктәбендә татар теле укыткан Алия Әләветдин кызы Шәкүрова исемендәге грантлар тапшырды. Шулай ук татар теле буенча халыкара, төбәкара, өлкә олимпиадаларында җиңүче һәм призер буларак билгеләнгән алты укучыны — Шәкүрова Гүзәлияне, Галимова Гөлнараны, Хәйбуллова Гүзәлне, Османова Айтуганны, Петрова Ксенияне, Исламгиров Раушанны — Алия Шәкүрова исемендәге стипендияләр белән дә бүләкләде.
Алия Шәкүрова исемендәге грантлар 9нчы ел тапшырылып килә.
* * *
Өлкәбезнең барлык мәктәпләрендә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады.
Самараның “Яктылык” татар мәктәбен тәмамлаучы 20 укучыны бәйрәм белән котларга әти-әниләре, иптәшләре һәм мөхтәрәм кунаклар килгән иде. Совет районы администрациясе вәкиле Елена Новикова, өлкә мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин һәм шәһәр Думасы депутаты Рифкать Хуҗин укучыларга дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырып, киләчәктә укуларын югары уку йортларында дәвам итүләрен һәм бу тормышта үз урыннарын табуларын теләделәр.
Өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров, һәр елдагыча, укуда уңышларга ирешкән укучыларны һәм аларның укытучыларын үзенең әнисе, татар теле укытучысы булып эшләгән мәрхүмә Алия Шәкүрова исемендәге стипендия белән бүләкләде. Аңа Казанда үткәрелгән татар теле буенча халыкара олипиадада икенче — өченче урыннарны яулаган Гүзәлия Шәкүрова (9 сыйныф) һәм Гөлнара Галимова (11 сыйныф), регионара олимпиада призерлары Гүзәл Хәйбуллова, Айтурган Осмонова, Ксения Петрова һәм татар теле буенча өлкә олимпиадасы призеры Раушан Исламгиров ия булдылар.
Укучыларны бу бәйгегә әзерләүче мөгәллимәләргә — Нурзидә Фәйзуллинага һәм Фәния Гыйләҗевага, шулай ук балаларга тәрбия һәм белем бирүдә ирешкән уңышлары өчен укыту һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Рәсимә Алюшевага да Алия Шәкүрова исемендәге грантлар тапшырылды.
Тантаналы линейкада 11 сыйныф җитәкчесе Руслан Йосыпов укучыларына зур тормышка юллама биреп:
- Барыр юлларыгыз имин, сайлаган һөнәрләрегез гомер буе яратып эшләрлек булсын, — дип әйтте.
Әминә ШИҺАПОВА әзерләде.
Руслан МОСТАФИН фотосурәтләре.
Просмотров: 1357