Истәлек тактасы юкка чыкмас

Истәлек тактасын сүтеп алу.

Истәлек тактасын сүтеп алу.

Самара крае тарихында татар тормышына кагылышлы дистәләгән биналар бар. 2013 — 2015 елларда өлкә татар милли-мәдәни автономиясе шәһәрдәге шундый берничә урынга истәлек такталары элде.

- Бу фикерне өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс әфәнде Шәкүров әйткән иткән иде. Һәм без аны, “Самара крае тарихында татар исемнәре һәм вакыйгалар” проекты кысаларында, тормышка ашыра башладык. Такталарның иң беренчесе 2013 елның октябрендә йөз ел элек төзелгән Җәмигъ мәчете истәлегенә Молодогвардейский урамындагы Спорт сарае бинасына куелган иде.

1913 елда бу урында Самара шәһәренең өченче мәхәллә мәчете төзелә. Дин белән көрәш башланган 30нчы елларда анда мәктәп урнаша, сугыш елларында ул остаханә дә, балалар йорты да булып хезмәт итә. Ә 1963 елда Спорт сарае һәм Цирк биналарын тө­зегәндә элеккеге мәчетне сү­теп ташлыйлар, — дип сөйли тарихчы Шамил Галимов.

54 ел буе Спорт сарае булып хезмәт иткән бина да нык искерде инде. Аны ремонтларгамы, ишеп, яңасын корыргамы дип озак баш ватканнан соң өр-яңадан төзергә дигән карар кабул ителгән. “Ыгы-зыгы белән безнең истәлек тактабыз юкка чыкмасмы?” — дип пошаманга төшкән милләттәш­ләребезне Шамил әфәнде тынычландырырга ашыкты.

- Без аны алып, Җәмигъ мәчетенә илтеп куйдык. Со­ңыннан истәлек тактасы законлы нигездә (ул Самара шә­һәренең мемориаль корылмалары исемлегенә кертел­гән) Спорт сараеның яңа бинасына эленәчәк, — диде ул.

Алия АРСЛАНОВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1087

Комментирование запрещено