Ялгыз кәккүк

i5Ялгыз кәккүк адашкан урманда,
Хисләрне кузгатып моңлана.
Зинһар өчен, кәккүгем, санама,
Гомеремне кыскага юрама!

Ялгыз кәккүк оя эзли үзенә,
Буш оя таба алмас тиз генә.
Парлы кошлардан көнләшеп,
Кимсенеп яшәр гомеренә.


Моңлы тавышы бәгырьне өзгәли,
Кушылып еладым түзәлми.
Чит кошлар үстерә баласын,
Язмышы кәккүкнең үзгәрми.
 
Чит оя, чит ана куенында
Кошчыгы үсәр кимсенеп.
Күп аналарның да балалары
Кәккүктәй үсәләр тилмереп.
 
Кәккүгем, моңланып гомерне санама,
Язмышыңны бер юкка каргама.
Аңлыймын, ялгызларга бик кыен,
Шулай да начарга юрама.

Саимә МОРЗАХАНОВА.

Гали авылы, Похвистнево районы.

samtatnews.ru

Просмотров: 1049

Комментирование запрещено