Куликово сугышы: чынбарлыкмы, уйдырмамы?

KSF_5078-01-1280x853Тарих бик четерекле һәм буталчык нәрсә. Ул һәрвакыт үзгәрештә, һәм һәрчак бер үк төрле сыман. Куликово сугышын гына алыйк. Әлеге вакыйга  тирәсендә һәрчак төрле имеш-мимешләр булган.  Бу сугышта татарлар да катнаша. Тарихчылар әлеге  сугышны  русларны берләштергән вакыйга буларак та бәяли.

Көнчыгыш Финляндия университеты (University of Eastern Finland, UEF) профессоры  Кати Парппей да әлеге сугышка кагылышлы фактларны өйрәнгән. Фәнни тикшеренүләре нәтиҗәләрен  ул “Куликово сугышы хакында яңадан күзаллау” (The Battle of Kulikovo Refought) дип исемләнгән монографиясенә туплаган. Татарстан галимнәрен дә  шул фәнни эше белән таныштырды.

-Мин үземнең өйрәнүләремне безнең заман чыганакалрында Куликово сугышының ни рәвешле  сурәтләнүен тикшерүдән башладым. Бигрәк тә текстларда бу сугышның ничек гәүдәләндерелешенә игътибар иттем. Өйрәнүләремнең төп чыганагы — мәктәп дәреслеге булды. Биредәге сугыш образы төрле массакүләм мәгълүмат чараларында күп тапкырлар чагылыш тапты, — дип сүз башлады галимә.

Аның фикеренчә, без вакыйгаларның гомум популяр образларын гына беләбез. Кати Парпей исә алга таба әлеге образларның кайдан килеп чыгышын өйрәнергә ниятли.

-Куликово сугышына бәйле беренче чыганаклар XVI гасырга карый. Бу текстлар бик күп тапкырлар өйрәнелгән. Галимнәр вакыйгаларның чынлыкта ни рәвешле булуын, нигә шулай килеп чыгуын, гаскәрләрнең санын  ачыкларга тырышкан. Сугышчының заманча ватанпәрвәр образы да шул текстларга нигезләнеп тудырылган, — ди Кати Парпей.

Аның фикеренчә, фактларны тикшерү — тарихны традицион юл белән өйрәнү, ягъни фактлар эзләү, аларны туплау, вакыйгалар конструкциясен төзүдән гыйбарәт.

-Мин исә башка юлдан киттем һәм Куликово сугышы хакында чыганакларны кем язганын, кайчан язганын, ни өчен язылганын һәм бу фактларның сугыш хакындагы текстларның эчтәлегенә ничек йогынты ясавын өйрәндем.

Куликово сугышы хакында беренче чыганаклар XV гасырга карый һәм алар урта гасыр риторика контекстында язылган. Биредә стандартка якын килү чагылыш таба, ягъни сугышта катнашучыларның берсе Ходай тарафыннан ярлыканган абсолют яхшылыкны,ә аның дошманнары һәм дошманнарның союзниклары абсолют начарлыкны сынландыра. Христиан һәм христиан булмаучылар арасында булган вакыйгаларны сурәтләүнең бу иң гади ысулы, дип саный тарихчы.

Гасыр саен яңалык

XVI текстлары, аңа кадәр булган чыганакларга яңаларын өсти. Бу, бигрәк тә, Мамай сугышы хакындагы кыйссада чагылган. Анда бик күп эмоциональ яңа детальләр барлыкка килгән. Мисал өчен, XV чыганакларына караганда, биредә гаскәрләр саны артыграк күрсәтелә. Сәяси яңа фигуралар өстәлгән, чиркәү әһелләре күләме арткан. Текст әңгәмәләр һәм озын догалар формасында үзгәртеп язылган, — ди Кати Парпей чыганаклардагы үзгәрешләрне күрсәтеп.

Биредә Мәскәү, башка кенәзлекләр арасында, доминант булып күрсәтелә, ягъни аның дәрәҗәсе арттырылып бирелә. Куликово сугышы хакындагы текстларда да Мәскәү җитәкчелегенең православ чиркәве белән хезмәттәшлеге турында язылган. Мисал өчен, XVI гасыр текстралырнда кенәз Дмитрий Иванович белән “Изге Троица” монастыре дин әһеле арасындагы хезмәттәшлек чагылыш тапкан. XV- XVI гасырдагы бу текстлар алга таба Куликово сугышы хакындагы текстларның нигезе итеп алына. Аларда “мәскәүләштерү”  күзәтелә, дигән фикерләрен җиткерде Финляндия галиме.

Шунысы да кызыклы, ди тарихчы, уйлап чыгарылган детальләр, киләчәктә язылган тарихи текстларда урын алган.

-Әйтәсе килгән сүзем шул — вакыйгага бернинди мөнәсәбәте булмаган, кайчагында уйлап чыгарылган әйберләр, гомум Россия тарихын язганда чыганак булып саналган, — ди  Кати Парпей.

Куликово сугышы — христиан дине белән исламның  ярышуын сынландыра

-Мин Куликово сугышы белән бәйле фикерләрнең нигезле булу-булмавын өйрәндем. Бу тарихи вакыйгаларга багышланган текстлар дин рухы белән сугарылган һәм динсезлек белән көрәшүне дә сынландырган.

Алга таба, ягъни XVII  гасыр текстларында басым диннән сәясәткә күчә. Биредә Россиянең милли үсеше чагыла. Мисал өчен, тарихчы Василий Ключевский Куликово сугышын Европаның Азияне беренче җиңүе дип атый. Куликово сугышы христиан һәм ислам дине арасында ярышны символлаштырган, саклагыч калкан булып, югарыга күтәрелгән.

Гомумән алганда, Куликово сугышы бик үзгәрүчән. Мисал өчен,  Наполеон белән сугышлар барышында да Куликово сугышы белән параллельләр үткәрелгән. Дмитрий Донскойны Александр I белән чагыштырганнар.

Куликово сугышы һәм андагы образлар совет чорында да популяр була. Дмитрий Донской образы хәрби пропаганда вакытында файдалануы мәгълүм, — диде тарихчы лекция барышында.

Куликово сугышы — зур әһәмияте булмаган вакыйгамы?

-Әгәр дә өстәлгән детальләр булмыйча, минималь вакыйгалар буенча гына фикер йөртсәк, Куликово сугышы бик кечкенә, урта гасыр өчен гап-гади вакыйга булуын күрербез, — ди тарихчы. — Әлеге тикшеренүләр нигезендә, без сугышның һәм анда катнашкан батырлар образлары үсешен күрә алабыз. Шуны билгеләп үтәргә кирәк — Куликово сугышындагы бердәмлек һәм үзәкләштерелгән хакимият идеясы киләчәктә булган төрле сәяси вакыйгалар үсешенә тәэсир иткән. Бигрәк тә тышкы куркынч янаган вакыйгаларда чагылыш тапкан. Биредә масса һәм батырларның капма-каршы куелуы да ачык күренә.

Нәтиҗә ясап шуны әйтәсем килә: бу вакыйгаларны репрезентацияләү һәрвакыт ике яклы. Дошманнарның да, батырларның да образлары үзеңнең нинди икәнеңне билгеләү өчен кирәк. Икенче төрле итеп әйткәндә, без һәм “алар” булуы шарт, — дип төгәлләде галимә чыгышын.

Ә сезнеңчә сугыш  чыннан да булганмы соң, дигән сорауга ул: “Мин тикшеренүемнең максаты итеп аны өйрәнүне алмадым. Ә сугышны ничек сурәтләүләрен тикшерергә тырыштым. Бәлки ул булгандыр да, тик, чыганакларда күрсәтелгәнчә, ул кадәр зур әһәмияткә ия булмаган”, — дип җавап кайтарды.

intertat.ru

Просмотров: 962

Комментирование запрещено