Ятим балалар

i31нче июнь –
Халыкара балаларны яклау көне

Ана назыннан мәхрүмнәр,
Карасаң әрни күңел.
Сабыйларыннан баш тарту,
Хәзер яңалык түгел.

Ярату, наз-иркәләүләр
Сабый белмичә үсә.
Ник туганына үкенеп,
Гомере сагышта үтә.
 
Ишек төбендә калдырганнар
Яңа туган сабыйны.
Чит кеше кулына алды,
Җәлләп мескен сабыйны.
 
Эт тә баласын үстерә,
Кышкы ачы суыкта.
Ә кешеләр ыргыталар
Сабыйларын чүплеккә.
 
Ялгыш юлга баскан ана,
Җан җылысын бирәлми.
Газизеннән баш тартып,
Бер рәхәт тә күрәлми.
 
Бәхетсез бу сабыйларның
Төрлечә карашлары.
Төшми калмас анага
Баланың күз яшьләре.

Саимә МОРЗАХАНОВА.
Гали авылы,
Похвистнево районы.

samtatnews.ru

Просмотров: 1212

Комментирование запрещено