Соң булса да, булдым әткәйле

i3Балачакта «әткәй» дигән сүздән
Кысыладыр иде йөрәгем.
Авыр минутымда куеныңа алып,
Булалмадың минем терәгем.
 
Нәни чакларымнан мин күнектем
Үз-үземне яклый белергә.
Синең ташлап китүеңнән сыкрап,
Әз түкмәдем яшем мендәргә. 

Әбием белән әнием кочагында
Назлы бала булып үссәм дә,
Татыдым мин тутырып газапларны,
Олыларча уйлап үскәндә.
 
Балаларым — синең оныкларың
Әйтәлмәде «бабам» сүзләрен.
Алар күңеле кимсетелеп калды,
Кочып сөялмәгәч үзләрен.
 
Әнкәй инде, әнкәй – йөрәк ярам,
Иң кыены булды аңарга.
Ындыр эше, утын кисү, печән чабу –
Күп тамызды яшьне ярага.
 
Күпме генә җаным әрнесә дә,
Ташка әйләнмәде йөрәгем.
Икебез дә олы юлга бастык,
Сине уйлап өзелә үзәгем.
 
Бик күп еллар инде арабызда,
Син дә күрмәгәнсең бәхетне.
Хәзер куеныңа кысып, «кызым» дисең,
Гомерем буе көттем бу сүзне.
 
Күзләреңдә синең моңлы караш,
Күңелең дулкынын сизәм кулыңнан.
Кичердеңме, диеп, сорашасың кебек,
Ятим булып үскән кызыңнан.
 
Утыргансың хәзер намазлыкка,
Ни сорыйсың Ходайдан, әйт әле?
Кичердем, әткәй, күңелең тыныч булсын,
Ә мин, соң булса да, булдым әткәйле!

Ульян өлкәсе, Иске Кулатка районы, Иске Мостяк авылында туып-үскән, бүгенге көндә Самар шәһәрендә яшәүче Наилә ХӨСӘЕНОВА.

samtatnews.ru

 

Просмотров: 982

Один комментарий