Авылыбыз шагыйрәсе белән очрашу кичәсе

Голсинур-Гафурова-1

Гөлсинур Гафурова.

Шагыйрьләргә илһам бирерлек гүзәл табигате, җырларда мактап җырларлык уңган халкы, челтерәп аккан елгалары белән дан тота авылым.

Шигърият бәйрәме – авылыбызның шагыйрәсе Гөлсинур апабыз Гафурова белән очрашу кичәсе үткәрдек.

Нәрсә соң ул шигърият? Ул шәхестән башлана. Ул шәхеснең иҗат җимеше. Иҗат – хыял, үз хыялыңны үзең куып җитәргә омтылу. Ә шагыйрәләр күңеле бигрәк тә хыялга бай була.

Шагыйрәләр, дисез, нинди була?
Алар эч серләрен җырга салалар,
Эчкерсез саф булып калалар.
Йолдызларга җырлар өләшәләр,
Җилләр белән калып серләшәләр
Сусаганда… шигырь эчәләр.

Гөлсинур апабызның шигырьләре, хикәяләре гүзәл туган ягыбыз табигатен сакларга-яратырга, ата-аналарга игътибарлы, ихтирамлы, мәрхәмәтле булырга, дуслык-туганлыкның кадерен белергә өйрәтә. Яшь буынны чын кеше булып үсәргә чакыра.

Гөлсинур апабыз күңеленә ничек илһам килде икән соң? “Чит җирләрдә яшәгәндә туган авылымны ничек сагынуымны сүз белән генә аңлатып булмый. Авылымда таң атуларын, “чүт-чүт” итеп сандугачлар сайравын көн дә диярлек төшемдә күрдем», — дип сөйләде ул безгә.

Инде үзебезнең якларга, Куйбышев шәһәренә, кайтып урнашкач, Гөлсинур ханыма озак кына хастаханәдә ятарга туры килә, йөрәгенә операция ясата ул. Менә шунда шагыйрәбезгә иҗат итәргә мөмкинлекләр була да инде. Иртән уянгач, шигырь язарга керешә, кичкә иҗат җимеше әзер була.

Шагыйрәбезнең әтисе дә яшь чагында кыска-кыска гына җырлар башкарып йөргән икән, аларны ул үзе уйлап чыгара торган булган, бик матур килеп чыккан.

Гөлсинур апабыз: “Йоклаганда кинәт кенә уянып китәм дә, төрле уйларга чумам, шул вакытта шигъри юллар туа, — дип сөйли. Аның инде икенче китабы дөнья күрде. Аллаһы теләсә, тагын да бастырыр әле ул җыентыкларын, дип ышанабыз.

Голсинур-Гафурова-1Гөлсинур апабыз кичәбездә үзенең җырларын да башкарды. Сүзләре дә үзенеке, көе дә. Әллә ничә шигырен дә укып үтте. Бик иркенләп сөйләшеп тә утырдык без. Татарның саф теле, милли гореф-гадәтләре турында да сүз барды, йолаларны да искә алдык. Гөлсинур апабыз Казанга һәм Болгарга барып кайткан иде, күргәннәре белән безне дә таныштырып үтте.

Соңыннан тәмле чәйләр эчеп, саф һавага чыгып, истәлеккә фотосурәтләргә төштек һәм өйләребезгә таралыштык.

Мондый очрашулар булып торыр, Аллаһы теләсә. Гөлсинур апабыз да, без дә исән-сау булыйк.

 Розалия ГАФУРОВА, клуб мөдире.

Яңа Ярмәк авылы, Камышлы районы.

samtatnews.ru

 

Просмотров: 1164

Комментирование запрещено