“Без «очучы танклар» төзедек”

789

Муса Акмеев хәләл җефете белән.

Бөек Ватан сугышы елларында халкыбызның фронтта күрсәткән батырлыклары, алар кичергән коточкыч авырлыклар турында никадәр күп язылса, кинофильмнар төшерелсә дә, бу тема иксез-чиксез. Алар турында сөйләп тә, аңлатып та бетереп булмастыр.

Бу авыр темага кагылганда, фронтчылар һәрвакытта аз сүзле булдылар. Тылда михнәт чигеп, Җиңүгә нигез салучылар ул чакларны тетрәнеп искә алалар. 

Бүгенге көндә сугыш ветераннары — тере легендалар. Мәктәп укучылары белән очрашулар вакытында алар мәктәпләрдә алып барган әңгәмәләр — балаларга рухи тәрбия бирү һәм аларның күңелендә ватанпәрвәрлек хисен көчәйтү рәвеше.

«Яктылык» мәктәбендә Самар шәһәренең сугыш ветераннары белән очрашулар һәр елда була. Без аларның күбесе белән яхшы таныш. Ләкин дә аларның илебезне фашистладан саклауга никадәр зур өлеш керткәнлеге турында күп нәрсәне белмибез. Ә алар арасында сокланырлык эшләр башкарган, данлыклы шәхесләр дә бар. Шуларның берсе — Муса ага Акмеев.

Аның белән әңгәмә кордык.

- Муса ага, Самар шәһәренә ничек килеп урнаштыгыз?

- Мин 1924 елда Мәскәүдә туганмын. Алты яшемдә ятим калдым. Абыем әтиемне дә, әниемне дә алмаштырып, мине тәрбияләп үстерде.

Мин Мәскәүдәге һөнәр училищесында укыган вакытта сугыш башланды. Авиация өчен двигательләр ясаучы 24нче завод белән бергә безне Куйбышев шәһәренә эвакуацияләделәр.

Самар шәһәренең хәзер Безымянка дип аталган җирендә ул чакта ачык кыр иде. 1941 елның ноябрь аендагы салкыннарда безнең заводны эшелоннардан шунда бушаттылар. Цехлары төзелеп беткәнче, без җил-давыллы ачык һавада шул станокларда эшләдек. Эш урыныннан дүрт чакрым ераклыктагы җирдә ашыгыч рәвештә бараклар төзелгәч, иртә-кичен эшкә шуннан җәяү барып йөрдек.

Эш һәм яшәү шартлары авыр булса да, ул чакта халыкның үзара ярдәмчеллеге, киң күңеллелеге һәм чыдамлыгы искиткеч күренеш иде.

- Сез төрле күкрәк билгеләре һәм медальләр белән бүләкләнгәнсез. Аларның ни өчен бирелүе һәм тормыш юлыгыз турында бераз сөйләп үтсәгез иде.

- Училищеда укып алган төп һөнәрем шлифовщик булса да, кызыксынучан кеше буларак, тора-бара мин токарь, фрезеровщик, клепальщик, слесарь кебек һөнәрләрне дә үзләштердем һәм универсал эшчегә әверелдем.

Нинди генә эшкә алынсам да, аны төгәл һәм җиренә җиткереп башкарырга тырыштым. Очкычлар өчен детальләр ясаганда, бу — аеруча мөһим мәсьәлә.

Безне, бер төркем яшьләрне, бергә туплап, иң җаваплы эшкә куштылар. Аны «Фронтовая бригада» дип атадылар. Ә мине бригадир итеп куйдылар.

Без ясаган ИЛ-2 очкычлары тиз йөрешле, маневрлы булганга, алар һава сугышларында үзләрен ышанычлы итеп таныттылар һәм дошманны җиңүгә зур өлеш керттеләр. Шуңа да аларны фронтта һәрвакыт түземсезлек белән көтәләр иде. Бу самолетлар Бөек Ватан сугышындагы барлык зур сугышларда да катнашып, җиңү символына һәм легендага әверелделәр. Аларны «Очучы танклар» дип атадылар.

Самар шәһәрендәге заводлар алдына һәр айда фронт өчен бер мең очкыч җитештерү бурычы куелган иде. Бу бик зур җаваплылык булганга, без үзебезне аямыйча, көне-төне эшләдек. Ачлы-туклы килеш, салкын баракларда эш киемнәреннән йокладык. Төннәрен йокы килеп интектерүе иң авыры булды.

Югары квалификацияле, төрле һөнәрләр иясе булган өчен миңа «бронь» бирдел һәм фронтка алмадылар.

Фрунзе заводында 43 ел хезмәт иттем, ә барлыгы эш стажым 47 ел тәшкил итә. Эш дәверендә миңа Авиация министрлыгы тарафыннан «Мастер — золотые руки таныклыгы, «Лучший наставник объединения», «Лучший шлифовщик области», «Отличник качества» кебек таныклыклар, күп дипломнар һәм грамоталар бирелде.

Хөкүмәт Оборонасының махсус заказын вакытында һәм югары сыйфат белән үтәгән өчен Хөрмәт грамотасы һәм «Отличный профессионал» исемен алуга ирештем.

Самардагы «Авиамоторостроительное объединение» берләшмәсенең «Алтын китабына» егерме кеше кертелгән. Шулар арасында мин дә бар. Заводның 100 еллыгына миңа «Почётный фрунзенец» исеме бирелде. Губернатор Николай Меркушкин тарафыннан җиде кешегә «95 лет комсомолу» дигән күкрәк билгесе тапшырылды, шул исәптән миңа да.

Аллаһыга шөкер, матур яшәдем. Хатыным белән ике бала үстердек. Балаларым, оныкларым белән туган телебездә аралашабыз. Үз гомерләрен башка милләтләр белән катнашмасыннар өчен аларга милли тәрбия бирдек. Пенсиягә чыгу белән, мин мәсҗидкә йөри башладым. Һәрвакытта җәмәгатьчелек эшләрендә, ветераннар хәрәкәтендә актив катнаштым.

Фәрид ШИРИЯЗДАНОВ.

«Сәлам» газетасы.

Просмотров: 1157

Комментирование запрещено