Казанда “Милли тормыш һәм дин” дип аталган VIII Бөтенроссия дин әһелләре форумы булып узды. Быел анда Татарстан Республикасыннан һәм Россия Федерациясенең 68 төбәгеннән 1050 делегат катнашты. Самара өлкәсеннән дә җыелышка 44 кеше чакырылган иде. Делегатлар беренче көнне 4 секциягә бүленеп эшләделәр.
Ә икенче көнне Галиәсгар Камал академия театры бинасында пленар утырыш үткәрелде. Президиумга Самара өлкәсенең региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин да сайланган иде.
Пленар утырышның беренче өлешендә чыгыш ясаган Сарытау өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары, Энгельс шәһәре мәхәлләсе имам-хатыйбы Рушан хәзрәт Сәйфетдинов бик зур проблеманы күтәреп, мәхәллә Уставларының Россиянең Православ чиркәве җибәргән өлгеләргә таянып язылуы, алай эшләмәсәң, югары органнарда кабул ителмәве турында сөйләде. “Ә христиан һәм ислам дине нигезләрендә аерма бар бит. Мәчетләр шура фикеренә таянып эшләгәндә генә мәхәллә үзәге булып хезмәт итә ала”, — дип сөйләде. Рушан хәзрәт муллаларның халыкка якынрак булуын, мәҗлесләргә чакырылганда гарәп телендә дога укып кайту белән генә чикләнмәүләрен, халык белән күбрәк аралашуларын, яшьләргә ислам дине тәртибен, мөселман гаиләсе төзелешен аңлатуларын теләде.
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйлаҗев, “Ислам дине һәм татар халкының милли үзенчәлеге” секциясе эшенә нәтиҗә ясаганда, Явыз Иван басып алганнан соң, татарларның югары сыйфатлы мәдәният үрнәкләрен саклау эшен дин әһелләре үз өстенә алып, бүгенге көнгә кадәр китереп җиткерүләре турында сөйләде, киләчәктә дә дин әһелләренең бу өлкәдә туктаусыз эш алып барырга тиешлеген искәртеп үтте.
Бу җәһәттән, шул секциядә эшләгән Самара өлкәсенең Тольятти Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы, төбәк мөхтәсибе Ислам хәзрәт Гомәровның чыгышын китереп үтәсе килә. Ул бөек шагыйребез Габдулла Тукайның шигырьләренә мөрәҗәгать итеп, аларны яттан укып бирде. “Әгәр дә балаларга Тукайны без өйрәтмәсәк, аны өлкә, район җитәкчеләре өйрәтмәячәк”, — дип ачынып сөйләде Ислам хәзрәт Гомәров.
Ул Тольятти Сабан туенда булган бер вакыйганы да искә төшереп үтте: “Сабан туйларыбыз дуңгыз итеннән һәм аракыдан тора. Әгәр дә тырышлык куйсак, моңа каршы чыга алабыз. Бер елны Сабан туенда азан әйтер вакыт җиткәч: “Хәзрәт, син торып тор, концерт бетсен әле”, — диделәр. Мин: «100 сум бирәм, миңа Азан әйтергә мөмкинлек бирегез», — дигәч, «Бу аз бит» дигән җавап ишеттем. Ахыр чиктә күбрәк акча биреп, Азан әйтергә мөмкин булды. Яхшымы-яманмы, минем өчен бу җиңү иде…
Менә шундый, җан ачысы булып яңгыраган сүзләрне әйтү, бергәләшеп хәл итү, сөйләшү нәтиҗәләрен тормышка ашыру юлларын эзләү өчен кирәк шушындый мәйданнар”, — дип тәмамлады чыгышын Ислам хәзрәт Гомәров.
Шул ук секциядә чыгыш ясаган Камышлы, Кләүле һәм Исаклы районнары мөхтәсибе, Иске Ярмәк мәчете имамы Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәрим исә “Исламда милләт бармы?” дигән сорауга җавап эзләп:
- Дин милләтне вә телне саклап калган дибез. Милләтебез дә динне саклауга зур өлеш керткән, дип өстәргә дә була. Соңгы вакытларда кайбер дин әһелләре, бигрәк тә чит илләрдә укып кайтучылар, ислам динендә милләт юк, без барыбыз да мөселманнар дип сүз куерта башладылар. Чит җирләрдә язылган китапларда гына чын дин сакланган дип сөйлиләр. Ник соң алар Коръән аятендә язылган “Сезне бер ата-анадан бар кылып, җир йөзенә төрле милләтләр вә кабиләләр итеп тараттык” дигән сүзләргә игътибар бирмиләр? Кызганыч, алар татар галимнәренең әсәрләрен һич тә кулларына тотып карамаганнардыр. Ризаэтдин хәзрәт Фәхретдин, Шиһабетдин Мәрҗәни, Муса Җаруллаһ Бигиев, Габдерәшид хәзрәт Ибраһимов, Әхмәдһади, Каюм Насыйриларның әсәрләрен өйрәнергә кирәк. Үз милләтеңнең тарихын, дин галимнәренең тормыш юлын, әсәрләрен өйрәнмичә генә, мондый фикер йөртү дөрес булмас ул, — дип сөйләде.
“Болгар Ислам академиясе — милли рухи фикерне торгызу үзәге”, “Мәчет һәм татар гаиләсе” һәм “Ислам дине һәм күпкырлы матбугат” дип аталган секцияләрдә дә сөйләшү-гәпләшү бик кызу барган. Бу турыда да секция модераторлары пленар утырышта сөйләделәр.
Чыгышлар, докладлар тәмамлангач һәм секцияләрдәге эшләргә нәтиҗәләр ясалгач, сүз Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Зиннур улы Закировка бирелде. Ул Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы бүләкләрен тапшырды.
Ә җомга намазыннан соң, моннан 40 ел элек казып алынган Казан ханнары Мәхмүд һәм Мөхәммәд-Әмин һәм аларның гаилә әгъзаларының сөякләре җирләнде. Бу чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия мөселманнарының баш мөфтие Тәлгать хәзрәт Таҗетдин һәм Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да катнаштылар.
19 май көнне, төшке аштан соң, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында “Милли тормыш һәм дин” VIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы пленар утырышының икенче өлеше узды.
Гадәт буенча, утырыш Коръән сүрәләре белән башланып китте. Соңыннан сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады һәм халкыбызның мәнфәгатьләре өчен күп хезмәт куйган хөрмәтле дин әһелләренә Татарстан Республикасы Дәүләт бүләкләрен тапшырды.
20 майда, иртәнге намаздан соң, бар халык та Изге Болгар шәһәренә юл тотты. Быелгы “Изге Болгар җыены”н ачу тантанасы Ислам академиясе бинасы янында булды. Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин булачак Ислам академиясе урынына сәяхәт кылгач, Кече Манара янында тәүбә догалары, Җәмигъ мәчетендә намаз укылгач, Үзәк Диния назарәте чатырында озак еллар дин юлында хезмәт куючы дин әһелләренә Мактау кәгазьләре һәм медальләр тапшырды. Медальләр алучы затлар исемлегендә безнең Самара өлкәсенең Камышлы районы Яңа Усман авылы мәчете имамы Нурислам хәзрәт Сафуанов, Татар Байтуганы авылы имамы Мөхәммәтнур хәзрәт Гарипов, Камышлы авылы имамы Кәзим хәзрәт Борханов һәм Иске Ярмәк авылы мөәзине Ризван әфәнде Яруллиннар бар иде. Бүләкләрне региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин үз куллары белән тапшырырга әманәт итеп алды.
Бу чарада катнашкан дин әһелләре, галимнәр, хөкүмәт вәкилләре милләтебез язмышы өчен борчылып, татар теленең үзенчәлекләрен киләчәк буыннарга җиткерү, милли үзаңыбызны уяту идеяләре белән янып яшиләр. Алар форумда яңгыраган гыйбрәтле хәлләрне үзләренә үрнәк итеп алырлар, ә дин әһелләре мәхәлләләрен тәрбияләү эшендә дә кулланырлар, дип ышанасы килә.
Рамил КӘРИМОВ.
КОНТЕКСТ:
Изге Болгарга сәяхәт / Муфтии и имамы России собрались в Казани
Просмотров: 1028