Сагынуым һаман сүрелми…

i2Әгәр исән булсаң, 2 июньдә сиңа 80 яшь тулыр иде. Ә син, көтмәгәндә, мине ташлап, бакыйлыкка күчтең. Мин күп еллар инде ялгыз яшим. Бүген синең рухыңа дога кылып, каберең гел иман нуры белән тулып торсын, урының мәңге оҗмахта булсын дип, изге теләкләремне телим. Бу шигъри юлларымны сиңа — сөекле хәләл җефетемә багышлыйм, бакыйлыкта күрешергә насыйп итсен.

“Синнән алдан мин

               китәрмен”, -  дигән

Сүзең һаман яңгырый

                                 колакта.

Гомерләрең кыска булыр

                                         диеп,

Һич тә уйладамдым ул

                                     чакта.

Шушы сүзләреңне

                            тыңлаганда,

Уйга калып сиңа карадым.

Бу мизгелдә күңелең елый

                                          иде,

Шундый уйчан иде карашың.

Ярты гасыр бергә яшәдек

                                         бит,

Сагынуым һаман сүрелми.

Рәсемеңә бүген карыймын да,

Сагыш белән тула күңелем.

Тәлгәть ВАҺАҖЕВ.

Иске Ярмәк авылы,

Камышлы районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1077

Комментирование запрещено