«Священная война» җыры белән танылган кечкенә Арслан Сибгатуллин Мәскәүдә Андрей Малаховта кунакта булып кайтты (ВИДЕО)

news_18984«Священная война» җырын җырлап танылган Арслан Сибгатуллин бу көннәрдә Андрей Малаховта кунакта булып кайтты. Мәскәүдә Арсланны һәм аның гаиләсен ничек каршы алулары, тапшыруның үзенчәлекле мизгелләрен «Идел» журналына Арсланның әнисе, Камал театры артисты Гүзәл Сибгатуллина сөйләде:

«Арслан, «Священная война» җырын башкарганнан соң, безгә тиз арада «Беренче канал»дан шалтыраттылар. Бу видео интернетта таралгач, каналның баш редакторына килеп эләккән һәм телеканал тиз арада безне эзли башлаган. Мине Камал театры аша таптылар һәм элемтәгә керделәр. Беркемгә интервью бирмәскә куштылар, без беренче булырга тиеш дип, гаиләбезне Мәскәүгә чакырдылар. Шулай итеп «Дети патриоты. Детство жжет» дип аталган тапшыруда катнашып кайттык.

Тапшыруны Арслан ачып җибәрде. Андрей Малаховны бүләксез калдырмады — түбәтәй бүләк итте. Башта Гамлет образында булса да, шигырен сөйләп бетергәч, Арслан үзе дә түбәтәйдән калды. Шуннан алар Малахов белән сөйләшеп утырдылар. Арсланнан кумиры кем дип сорагач, «Минем кумирым бер — Майкл Джексон» дигәч, залга Майкл Джексонга пародия ясаучы чыкты. Минем өчен бу сюрприз булмады, чөнки алдан сөйләшеп куйган идек. Ә Арсланга бик ошады. Аның Майклдагы кебек шләпәсе бар, шуны киеп бергә биеделәр. Бик күңелле булды.

Тапшыруга бик күп йолдызлар, депуталар үзләренең балалары белән килгән иделәр. Арслан соңыннан аларга чәчәкләр бүләк итте. Арсланны «Беренче» каналдан үз иленең чын патриоты дип атадылар.  Тик аңа кадәр «Россия» каналыннан Никита Михалков Арслан турында «Может, он пока маленький и не понимает, о чем поет. В нем есть ген победителя», дип сөйләгән иде инде.

Аллага шөкер, исән-сау әйләнеп кайттык. Җил-давыл безне урап узды. Ә «Беренче» каналга оештыру дәрәҗәсе һәм мондый мөмкинлек бирү өчен рәхмәтемне белдерәм».

Идел.

Просмотров: 1284

Комментирование запрещено