12 — 13 майда Әстерханда үткәрелгән XVII федераль Сабан туена Россиянең 48 регионыннан дүрт йөзләп кунак килгән иде. Бу борынгы шәһәрнең Федераль Сабан туе үткәрү тәҗрибәсе бар, 2008 елда да биредә Россия татарлары бәйрәм иткән иде. Ә быелгы Әстерхан Сабан туе турында «Бердәмлек»нең штаттан тыш хәбәрчесе түбәндәгеләрне сөйләде.
Тимер юл вокзалында без сигез кеше очраштык. Региональ «Дуслык» иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты Фәхретдин Канюкаев, өлкә милли-мәдәни автономиясенең башкарма директоры Фәрхәт Мәхмүтов, “Туган тел” оешмасы әгъзалары Рамил Төхвәтшин һәм мин, Фәһим Йосыпов, Камышлы районы администрациясе башлыгы урынбасары Раил Шәкүров, мәдәният бүлеге җитәкчесе Резеда Төхбәтшина, кадрлар бүлеге мөдире Лилия Абзалова һәм оештыру бүлеге мөдире Гүзәлия Минһаҗева. Без барыбыз да милләтебезне, телебезне, гореф-гадәтләребезне, мәдәниятебезне саклау идеясе белән янып йөрүче кешеләр. Бер фикердә булган шәхесләр җыелган җирдә беркайчан да күңелсез булмый. 1200 километр араны 22 сәгатьтә очып узган кебек тоелды. Күз ачып йомганчы вагон тәрәзәсеннән Әстерхан утлары җемелдәп күренде. Төнге сәгать өчтә килеп туктавыбызга карамастан, Сабан туйны оештыручыларның бер төркеме безне ачык йөз, тәмле тел белән каршылап, кунакханәгә кадәр илтеп куйдылар, номерларыбызга урнашып бетүебезне күргәч кенә, өйләренә кайтып киттеләр.
Иртән безнең төркемгә тагын өч Нижгар татарын — “Туган як” өлкә татар газетасы редакторы Олег Әндәрҗановны, Петрякс авылы башлыгы Ансар Садретдиновны һәм Кочко-Пожар авылы эшмәкәре Равил Бәдретдиновны китереп куштылар. Төшке ашны ашап бетергәндә безне инде автобус көтеп тора иде. Дүрт сәгатьлек экскурсия вакытында борынгы Әстерханның данлы тарихы, хәзерге яшәеше белән таныштык. Шунысы гаҗәп: миңа татар тарихын өйрәнү нияте белән үзебезнең илдә һәм чит илләрдә басылып чыккан чыганакларның күбесен укып чыгарга туры килде. Барысында да Урта гасырларда көньяк далаларда яшәгән борынгы бабаларыбызның таш пулатлы шәһәрләре булмаган, дип языла. Ә Менә Әстерхан Кирмәне 1558 — 1561 елларда 20 чакрым ераклыктагы Бату Сарай кирмәне кирпечләреннән төзелгән, дип сөйләде экскурсовод. Димәк, моңа кадәр ишелгән Бату Сарайның зур өлеше дә таш пулатлардан төзелгән булып чыга түгелме?
Төшке аштан соң Әстерхан өлкәсе губернаторы Александр Жилкин һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов студентлар шәһәрчегендә татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил һәйкәлен ачу тантанасында катнаштылар һәм чәчәкләр куйдылар.
Соңыннан затлы рестораннарда корылган тантаналы аш өстәлләре артында һәр төркемне аерым-аерым сый-хөрмәт иттеләр. Безнең төркемне Әстерхан өлкәсенең авыл хуҗалыгы министры Алексей Галкин һәм Харабали районы башлыгы Алексей Штонда кабул итте. Кичә фикер алышу, аралашу сыйфатында үтте.
Хуҗалар регионның төп юнәлешләре һәм казанышлары турында сөйләделәр. Бу Камышлы делегациясе өчен аеруча кызыклы булгандыр, дип уйлыйм. Ә без, Самарадагы иҗтимагый оешмалар вәкилләре, күбрәк Нижгар татарлары белән җәмәгатьчелекне кызыксындырган мәсьәләләр турында фикер алыштык.
Ә кичен Әстерханның искиткеч мәһабәт һәм матур опера һәм балет театрында Сабан туе кунакларын Әстерхан өлкәсе губернаторы Александр Жилкин һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кабул итте. Александр Александровичның әйтүенчә, шушы зиннәтле бинаның эчке бизәлешендә Әстерхан өлкәсендә яшәүче һәр халыкның милли орнаменты күрсәтелгән. Димәк, шул милләтләрнең мәдәниятләренә дә бу бинада урын бар. Менә бу көнне булган Татарстан һәм Әстерхан сәнгать осталарының концерты да төрле милләт халыклары энҗеләреннән тезелгән иде.
Икенче көннең иртәсендә шул ук автобус безне шәһәрнең “Волгарь” үзәк стадионына алып килде. Кунаклар үз регионнарының гербын һәм байрагын тотып сафларга басты. Губернатор Александр Жилкин һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәр делегация янында туктап, исәнләшеп, хәл-әхвәл сорашып уздылар. Шуннан соң сафлар тантаналы рәвештә Сабан туеның төп мәйданына — үзәк стадионга юнәлде һәм анда безне тамашачылар кайнар алкышлар белән каршыладылар. Ә урыннарыбызга утырышкач, милли киемнәрдәге мөлаем кызлар барыбызны да чәк-чәк белән сыйладылар.
Сабан туен Александр Жилкин һәм Рөстәм Миңнеханов ачып җибәрделәр. “Әстерхан белән Татарстанны гасырлардан килгән туганлык җепләре бәйли, ә бүгенге Сабан туе — Каспий башкаласында яшәүче 140тан артык милләт вәкилләренең үзара дуслыкта һәм теләктәшлектә яшәүләренең бер ачык мисалы. Бездә бүген 60 мең татар яши һәм халык саны ягыннан алар өченче урынны били”, — дип башлады чыгышын Александр Александрович. Ахырда ул Сабан туе һәм Әстерхан губерниясенең 300 еллыгы уңаеннан милләтара дуслыкны ныгытуга өлеш кертүчеләрне истәлекле медальләр һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.
Рөстәм Нургали улы да, үз чиратында, лаеклы әстерханлыларга “атказанган” исемен бирде, Рәхмәт хатлары тапшырды һәм Габдулла Тукай исемендәге татар гимназиясенә микроавтобус бүләк итте. “Безнең Сабан туе бәйрәмен бүген бөтен халыклар да үз күрә, шуңа ул быел да Россиянең 59 регионында һәм 32 чит илдә узачак. Без аларның барысына да ярдәм итәргә тырышабыз, чөнки гасырлардан килгән бу бәйрәмебез халыкара дуслыкны ныгытучы чыганак булып хезмәт итә”, — диде Татарстан президенты.
Менә футбол кырына меңләгән Татарстан һәм Әстерхан артистлары чыгып, зур тамаша күрсәттеләр. Стадион, гөлбакча кебек, төрле төсләргә күмелде һәм ул төсләр күз камашырлык тизлектә алмашынып торды. Кунаклар үзләрен Олимпия уеннарын ачу тантанасында кебек хис иттеләр. Татар халкының милли традицияләре, мәдәнияте, гореф-гадәтләре сәнгать аша тамашачыларга иреште.
Бу көнне һәркемнең зәвыгына ярарлык концерт мәйданчыклары, көрәш мәйданнары, спорт уеннары, күңел ачу урыннары бик күп иде. Казанча татар көрәше ике келәмдә 70, 80, 90, 100 һәм 100дән артык авырлык категорияләрендә алып барылды. Көрәшче-ветераннар да бил алышты. Сабан туеның төп бүләге — “Фольксваген Поло” машинасы 31 яшьлек татарстанлы Раил Нургалиевка тапшырылды. Ә Федераль Сабан туеның символы — “Тулпар ат” Чувашиягә китте. Киләсе елның Федераль Сабан туен Чебоксарда бәйрәм итәчәкбез.
Кунакчыл хуҗалар делегатларны сыйлау, аралашу өчен читтәрәк 18 чатыр тезеп куйганнар иде. Безне дә шуларның берсенә алып керделәр. Өлкә администрациясе вәкилләре дә, әстерханлылар да безнең чатырга кереп бәйрәм белән котладылар, танышып, сөйләшеп утырдык. Бигрәк тә “татар гимназиясе директорының әтисе”, дип таныштырган олы яшьләрдәге кешенең җырлавы күңелемнән китми. Ул җырлаган өч җырның һәрберсендә сихри дала моңы бар. Абзый профессиональ җырчы да түгел бит, ә ничек шулай күңелгә үтеп керә белә!
Үз гомеремдә Советлар Союзының төрле шәһәрләрендә булырга туры килсә дә, Әстерхан татарлары белән аралашканым юк иде әле. Ә быел менә чал гасырларда яшәгән бабаларыбызның далаларын күреп кайтырга, моңлы җырларын тыңларга насыйп булды. Себердә эшләгән чагымда, иңгә-иң куеп, милли тормышны алып барган Көнбатыш Себер мөфтие Таһир хәзрәт Саматов, авылдашым, Коми Республикасының татар милли автономиясе рәисе Зәйнәп Сәгыйрова белән очрашып, туганнарча сөйләшеп утыруы гына да ни тора!
Әйе, Федераль дәрәҗәдә уздырылган һәр Сабан туе бихисап көч, акча, оештыру сәләте таләп итә. Ләкин бу хезмәт үзен аклый, чөнки менә шундый очрашуларны, шундый ачышларны, төрле милләт халыкларының бер күңелле эш тирәсендә берләшүен бернәрсә дә алыштыра алмый.
Фәһим ЙОСЫПОВ,
өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте советы әгъзасы.
Просмотров: 1327