Ветераннарга – дәрәҗә, халыкка — бәйрәм

imageҖиңү бәйрәмен Россия халкы ел саен зур иттереп уздырып килә. Чөнки Ватаныбызның азатлыгы бихисап корбаннар хисабына яулап алынган. Безне явыз фашистлардан саклап һәлак булганнарның исемнәре ташка язылган булса, җаннары безнең белән янәшә йөри, ә исемнәре күңелләребездә сак­лана.

Похвистнево районының Гали авылыннан сугышка 511 ир-егет киткән. Шуларның 33-се билгесез югалган, 283-се генә туган якларына әйләнеп кайткан, ә калганнары яу кырында ятып калганнар.

Бүген сугышта катнашкан ветераннарыбызның икесе генә исән. “Кызыл Йолдыз” ордены һәм Жуков медале белән бүләкләнгән Мидхәт абый Саниев буген 97 яшендә. Ике таякка таянып йөрсә дә, зиһене яхшы әле, гел шаярып, елмаеп кына сөйләшә. Хәлиулла абый Сафин да 90га җитеп килүенә карамастан, әле дә машина йөртә, бакчасын чәчә, йорт эшләрен үзе башкара. Ул Япон сугышында булып, “Батырлык өчен” медале һәм Мактау грамоталары белән бүләкләнгән.

Әлбәттә, Җиңү көнендә алар­ның урыны иң дәрәҗәле урында. Ветераннар хөрмәтенә татар теле укытучысы Зөлфия Асылгәрәеваның уку­чылары су­гыш турында ши­гырьләр, хи­кәяләр сөйлә­деләр, җыр­ла­ды­лар һәм биеделәр.

Быелгы язгы чакырылышта авылыбызның асыл егете, спортчы Салават Төхвәтуллин армиягә китә икән. Авыл җир­леге башлыгы Идрис Муллабаев аңа уңышлы хезмәт теләп, солдат сумкасы бүләк итте.

imageimage2image3image4

image5Эшкуар Дания Тулованың матди ярдәме белән оештырылган бәйрәм табыны артында район җитәкчелегенә дә, сугыш һәм хезмәт ветераннарына да урын табылды, күчтәнәчләр дә өләшенде. Ә кичен авыл халкы җирле үзешчәннәр көче белән әзерләнгән концертны карап хозурланды, солдат боткасыннан да авыз иттеләр, Дәрҗеман абый Салиховның гармунына өздереп биючеләр дә булды.

Гали авылында гөрләп узган Җиңү бәйрәме кичәсе эшкуарлар Рәфгать һәм Дания Исхаковлар көче белән оештырылган салют чаткыларына, “Ур-р-ра” дип кычкырган шатлыклы авазларга күмелде.

Саимә МОРЗАХАНОВА.

Гали авылы,

Похвистнево районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1203

Один комментарий

  1. Совсем недавно по всей стране праздновали День Победы. День, когда на глазах у людей: и слезы ,и радость одновременно. Особенно чутко относятся к этому дню наши бабушки и дедушки, которым сейчас 60-80 и более лет. Именно их детства коснулась война и послевоенное время. Совсем мало осталось ветеранов войны. Лет двадцать назад, вспоминая празднование Дня Победы, около Алькинского сельского Дома культуры собиралось почти два десятка участников Великой Отечественной войны, они радостно обнимались, и ударялись в свои воспоминания, радуясь тому, что они все еще живы, а в этом году их двое : Сафиуллин Халиллулла-бабай Файзулловичи и Саниев Мидхат-бабай Нуриахметович. С каждым годом , к сожалению, их становится всё меньше и меньше. Невольно хочется обнять каждого из них и подарить еще хоть немного лет жизни. 9 мая это отечественный праздник, объединяющий народы и поколения. Сколько бы лет не пронеслось с мая 1945-го, День Великой Победы останется в памяти каждого из нас, а память о подвиге героев должны сохранить последующие поколения. Конечно , дети не могут пока понять и осознать всю важность этого дня, но надеемся , что фотографии, сделанные в этот день, смогут донести эмоции людей, которые пережили ужас войны и оставят в сердцах будущих поколений хоть какой-то след.В центре села 9 мая — очень шумно, много народу, цветы… и слышатся слова: « С Праздником! С Праздником дорогие ветераны, с Днем Победы! Долгих лет Вам и пусть лица ваши будут всегда такими же светлыми как в этот день – День Победы!Отделение “Ак калфак” с.Алькино, администрация сельского поселения Алькино, работники Алькинского сельского Дома культуры, а также все жители села Алькино желают всем людям мирного неба над головой. Светлая Память всем Солдатам той Войны… низкий поклон — ныне живущим!