Идеаллар бар әле бу дөньяда…

идеал абыйБүген төбәгебезнең танылган җәмәгать эшлеклесе, милләтпәрвәр Идеал Муса улы Галәүтдиновка 80 яшь тулды!

Була бит шундый кешеләр: кая барса, һәр җирдә ул үз кеше. Аны колач җәеп каршы алалар, тагын килергә дәшеп калалар. Нәрсә турында сөйли башласаң да, аның шул темага мәзәге, шаян җыры әзер. Шунда ук җитдиләнеп китеп, акыллы гына фикер дә, тәкъдим дә әйтеп куя. Нинди эшкә алынса да, гомер буе шунда эшләгәнмени, ба­рысын да белә. Гади генә кеше белән дә, зур түрәләр белән дә тигез, матур сөйләшә, беркемнән оялмый, беркайчан каушамый…

Идеал Муса улы Галәүтди­нов нәкъ шундыйлардан. Ак костюмын, Та­тар­станның беренче Президенты Минтимер Шәймиев бүләк иткән укалы түбәтәен киеп, сәхнә артыннан гармунын тартып, җырлап чыгучы кем дисәгез — Идеал абый булыр. Җыелыш-фәлән була калса, кара костюмын киеп, трибуна артына басып, кем җыелышны алып бара дисәң — тагын ул. “Бердәмлек” газетасына язган төпле язмалар, тарихи китаплар авторы да, “Дуслык” татар иҗади-иҗтимагый оешмасы президентының алыштыргысыз киңәшчесе дә ул.

Идеал абыйның дин өл­кәсендә эшләгән эшләре дә байтак. 2009 елда, Җәмигъ мәчетендә җәмәгатьчелек белән эшләү бүлеген җитәкләгән вакытта, ул Самара өлкәсендә мөселман мәхәлләләренең оешуы, үсеше турында “Свет истины” дип аталган китап язып, бас­тырып чыгарган иде. Мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү институтында (СИПКРО) укытучыларга ислам дине нигезләре буенча лекцияләр укуы да шушы эшнең саваплы дәвамы булып тора түгелме? Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, баш мөфти, Шәйхелислам Тәл­гать хәзрәт Таҗетдин Идеал Муса улы­ның ислам динен үстерүдәге казанышларын күреп, “Әл-Игътисам” медале белән бүләкләгән иде. Идеал әфәнде шушы бүләк белән аеруча нык горурлана.

Үзе туып-үскән Татар­стан­ның Нурлат районы белән дә элемтәсе нык. Дәүләт Думасы депутаты киңәшчесе, яр­дәмчесе буларак, җирле матбугатта күпсанлы мәкаләләр белән чыгыш ясаучы да, сайлау кампанияләре вакытында халык белән очрашулар уздыручы да ул. Шул вакытта аңа туган ягының күп кенә дәрәҗәле шәхесләре белән танышырга туры килә. Нәтиҗәдә Идеал Галәүтдинов Нурлат районының атаклы кешеләре турында энциклопедия язып, бастырып та чыгара. Ә рәхмәтле якташлары аңа моның өчен Татарстан Рес­публикасы Нурлат шәһәренең Мактаулы гражданины исемен бирәләр.

Самара өлкәсенең “Дуслык” иҗа­ди-иҗтимагый оешмасы президенты киңәшчесе буларак эшләнгән изге гамәлләре дә санап бетергесез. Шу­ларның иң мөһиме — Похвистнево районы Мәчәләй авылының сугыш ветераннары һәм тыл хезмәткәрләре турында язылган “Подвиг огненных лет” дип аталган саллы китап. Минемчә басманы Мәчәләйнең “Үлемсез полк”ы дип атарга да буладыр. Бу эштә Идеал Муса улына авылның бөтен халкы да ярдәм иткән. Сугышта катнашкан, колхоз кырларында бил бөккән туганнары турында мәгълүматларны кемдер үзе язып китергән, ә кемдер сөйләп биргән. Шуларның күбесен язып, эшкәртеп, тәртипкә китереп, фотографияләр белән баетып бер китапка туплау бер зур эш булса, аны бастыру өчен акча табу – икенче эш. Моны Мәчәләй авылында туып үскән “Дуслык” оешмасының президенты, эшкуар Фәхретдин Бәдретдин улы Канюкаев үз өстенә алган. Шундый истәлек өчен Мәчәләй авылы халкы бу ике шәхескә мәңге рәхмәтле булыр, дип ышанабыз.

Идеал Муса улы катнашында “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы татар теле укытучылары өчен “Яктылык” мәктәбендә, Камышлыда, өлкә “Ак калфак” хатын-кызлары өчен Халыклар дуслыгы йортында оештырган фәнни-гамәли конференцияләр, Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышлап, өлкә татар мәктәпләре күләмендә үткәрелгән “Орден-медальләр нәрсә турында сөйли?” конкурсы бигрәк тә күләмле һәм файдалы булдылар. Идеал әфәнде аларны үзе әзерли дә, алып та бара, ә ял минутлары җиткәндә, гармунын ала да җырлап җибәрә. Соңгы конференциядә чыгыш ясарга кызы Наиләне һәм оныгы Әдиләне дә алып килгән иде ул. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты аның шушы эшләренә бәя биреп, “Татар халкы алдындагы зур казанышлары өчен” медале белән бүләкләде.

Сер түгел, 5 июньдә Идеал Муса улы Галәүтдиновка 80 яшь тула. Ләкин аның сыны төз, күзләре очкынлы, йөрәге гайрәтле әле. Ничек шулай матур картая белә соң бу кеше? Бәлки, хәрби хезмәттә чыныгып шундый булгандыр ул? Балачагы сугыш чорына туры килгән егет яшьли илебезне илбасарлардан саклау хыялы белән яши. Шул ният белән Идеал Вольски шәһәренең хәрби авиация училищесына укырга керә, аннан Украинада хезмәт итә, Ленинградның Можайский исемендәге хәрби инженерлар академиясен, соңрак Мәскәүнең Ленин исемендәге хәрби-сәяси академиясен тәмамлап, ин­женер-политхезмәткәр булып эшли. Тырыш хәрби хезмәте өчен ул утызлап орден-ме­дальләр, хисапсыз Мактау грамоталары белән бүләкләнә.

Ленинградта хезмәт иткән чагында Идеал Таисә исемле чибәр кыз белән таныша һәм икенче көнне үк яучылар җибәрә. Ә биш көннән алар өйләнешәләр. Хәрбиләр тормышы тынгысыз бит ул. Галәүтдиновларга тормыш ит­кәндә 9 шәһәр, 11 фатир алыштырырга туры килә. Таисә дә, иренә ияреп, хәрби профессия сайлый һәм күп еллар хезмәт итеп, өлкән сержант дәрәҗәсендә отставкага чыга. Алар ике кыз үстерәләр, хәзер инде өч оныклары да җиткән кызлар һәм егетләр. Очраклы рәвештә бию кичәсендә танышкан ике йөрәк 53 ел буе бер-берсен яратып, тугрылык саклап яши. Ике ел элек шушы ныклы гаиләне өлкә хөкүмәте дә котлаган һәм “За любовь и верность” медале белән бүләкләгән.

Идеал Муса улына карап, тор­мышның сөекле сөяге, дип әйтәсе килә. Аның юлында гел кызыклы, күренекле кешеләр очрап тора. Шулай, 1961 елның 14 апрелендә Идеал Галәүтдинов Мәскәүдә беренче космонавт Юрий Гагаринны каршылаучылар төркеменә эләгә һәм беренчеләрдән булып аның кулын кыса. Аннан соң да аңа еш кына Звездный городокта булырга, космонавтлар белән аралашырга насыйп була. Маршал Глушко, генераллар Волкогонов, Громов белән әңгәмә корып утырганын да, Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиев белән ничек танышканын да хәтерендә саклый ул.

Ленинградта яшәгәндә үк Идеал Муса улы татар җәм­гыяте эшләрендә катнаша башлый. Концертлар, кичәләр, Сабан туйлары уздырганда, Казан артистларының гастрольлә­рен оештырганда аңа җырчы Илһам Шакиров кебек зур сәхнә осталары белән танышырга, аралашырга, кайчакта алардан музыка дәресләре алырга да мөмкинлек табыла. Идеал әфәнде гомер буе гармуныннан, татар җырыннан, әдәбиятыннан аерылмый. Борынгы татар җыр­ларын моңлы, дөрес, үзен­чә­лекле җырлый белү сере дә шуннандыр.

Галәүтдиновлар Самарага 1984 елда килеп урнашалар. Запаска чыкканчы Идеал әфәнде Идел буе хәрби округының баш лекторы булып эшли, «За Родину» газетасы белән хезмәттәшлек итә, солдатлар тормышы турында язмалар яза, брошюралар бастырып чыгара.

Биредә ул танылган «Ялкынлы яшьлек» ансамблен табып ала һәм аның концертларында катнаша башлый. Ә 1990 елда автобуста, очраклы рәвештә, ике татар очраша. Шуларның берсе — Самарада 50 ел ябылып торганнан соң яңадан татар газетасын ачу эше белән янып йөрүче Рәфгать Әһлиуллин, икенчесе — запастагы полковник Идеал Галәүтдинов булып чыга. Шулай итеп, Аллаһы Тәгалә Идеал Галәүтдиновка газетабызның беренче хәбәрчеләре сафында булырга насыйп итә.

Соңрак ул «Деловая Волга» газетасы редакторы урынбасары, Шумейко партиясе оештырган «Реформы — новый курс» газетасының баш редакторы булып эшли, «XXI гасыр» энцик­лопедиясен чыгаруда катнаша, «Рефах» иҗтимагый-сәяси партиясенең башкарма директоры да, «Евразия» партиясенең региональ бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе дә, сайлау кампанияләрендә депутат ярдәмчесе дә була…

Күргәнегезчә, бүген дә бу тиктормас кеше сафта. Офицер формасын киеп ала да орден-медальләрен ялтыратып, күптән түгел генә сатып алган Тойота машинасына чыгып утыра һәм күпсанлы эшләре буенча китеп бара. Кайчак исем китеп карап торам мин аңа. Ә беркөнне түзмәдем, 15 ел элек биргән соравымны кабатлап: “80 яшегезне тутыргач, бәлки, ял итәргә дә уегыз бардыр”, — дип сорап куйдым. Ә ул, бер дә исе китмичә, 65 яшендә әйткән җавабын кабатлап:

- Аяклар йөреп торганда, күңел ашкынганда, күзләр гү­зәллекне күргәндә өйдә тик утырып буламыни? Мин бит гармун тартып, күңел ачып кына йөрмим, халкыма кирәк булган изге гамәлләр эшлим, — диде ул.

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

 


Төбәгебезнең танылган җәмәгать эшлеклесе, милләтпәрвәр,
Самара региональ “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты киңәшчесе, полковник, журналист, Татарстан Рес­публикасы Нурлат шәһәренең Мактаулы гражданины
Идеал Муса улы Галәүтдиновка — 80 яшь!

 Хөрмәтле Идеал Муса улы! Си­нең турыда сөйлә­гәндә, әле күп һө­нәрләреңне, яхшы сыйфат­ла­рың­ны, дә­рәҗәле исемнәреңне, бү­ләк­ләреңне искә төшереп үтәр­гә булыр иде.

Син бөтен яктан булган, уңган, булдыклы, белемле, укымышлы ке­ше­ләребезнең берсе. Динебезне дә, туган телебезне дә тирәнтен өй­рәнеп, аларны торгызуга, саклауга үзеңнең зур өлешеңне кертәсең. Син оста гармунчы да, җырчы да бит әле. Юкка гына кайберәүләр шушы та­лантларыңа югары бәя биреп, сине: “Оркестр кеше”, — дип атап йөртмиләрдер.

Син “Бердәмлек” өлкә татар газе­тасының беренче саннарын чыгаруда катнаш­кан кешеләрнең берсе дә. Нәкъ шул вакытта синең журналист та­лантың ачылды да инде. Әле хәзер дә, си­рәк булса да, “Бердәмлек”тә үзең­нең кызыклы һәм файдалы язмаларың­ны бас­тыргалыйсың, китаплар да чы­га­расың.

 Хөрмәтле каләмдәшебез!

Без сине 80 яшьлек юби­леең белән чын күңе­лебездән котлап, ныклы исән­лек-саулык, хәерле озын го­мер, зур уңышларга ире­шүеңне телибез. Киләчәктә дә милләттәшләребезгә ки­рәк эшчән­легеңне дәвам итеп, күп файдалы эшләр баш­карырга насыйп итсен. “Бердәмлек” бе­лән элемтәң ныгысын һәм укучыларыбыз синең акыллы язмаларны укып, фикерләреңне ишетеп, милләтебезне, туган телебезне саклап калу юлларын тапсыннар һәм тормышка ашырсыннар иде.

Олуг юбилеең, гомер бәй­рәмең котлы булсын!

Самара өлкәсе татарларының “Бердәмлек” газетасы хезмәткәрләре.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1351

Один комментарий

  1. Поздравление с юбилеем Галяутдинова Идеала Мусиновича от заместителя председателя Совета Нурлатского муниципального района — Заместителя Главы Нурлатского муниципального района Ногумановой Флюры Рашитовны: https://youtu.be/VrOzRIweDv0