Себердә яшәүче татарларның икенче съезды Сабан туе белән тәмамланды

Novosibirsk-04-06-2017-02Новосибирскида Себердә яшәүче татарларның II съезды 4 июньдә «Себер Сабан туе» төбәкара бәйрәме белән тәмамланды. Себер төбәкләрендә татар мәгарифе, матбугаты, рухи үсеш, яшьләрдә милли хисләр тәрбияләү, уңышлы эшмәкәрлек алып бару кебек көнүзәк мәсьәләләрне күтәргән съездның пленар утырышы 3 июньдә булды. Сабан туе исә шәһәрнең Үзәк ял паркында узды, дип хәбәр итә Новосибирск өлкәсе татар милли-мәдәни мохтарияте.

Сабан туенда Татарстанның Яшел Үзән районы делегациясе катнашты. Сәхнәдә Яшел Үзән һәм Себер төбәкләренең сәнгать коллективлары чыгыш ясады. Мәйданда милли һөнәрчелек, кул эшләре күргәзмә-ярминкәсе эшләде. Милли аш-су, “Сабантуй гүзәле” бәйгеләре оештырылды. Балалар һәм өлкәннәр өчен милли уеннар, спорт ярышлары, көрәш үткәрелде. 

«Татар-информ».

Просмотров: 958

Один комментарий

  1. Татар конгрессы бездэ разрешать итмэде съезд проводить, везде проводят, и у них и власть не боится татарских съездов) видимо, наши самарские татары страшные варвары