Фатих Сибагатуллин: Татар теле бетмәсен өчен, татар университеты ачарга кирәк (ВИДЕО)

b3667a940e11590e80667aa6787a718b_MБолгар Ислам академиясе ачылуның әһәмияте нәрсәдә? Казан белән Мәскәү арасына яңа Шартнамәгә кул куелырмы? Кайсы өлкәдә татар кешесе губернатор булырга тиеш булган? Бу турыда РФ Дәүләт Думасы депутаты, тарихчы Фатих Сибагатуллин Интертат.ру электрон газетасы хәбәрчесенә сөйләде.

Болгар Ислам академиясе ачылуны ничек бәялисез? Академия нинди юнәлештә эшләргә тиеш?

- Бу Академия күптән кирәк иде. Кешелек дөньясының бүгенге көндәге бәласе –  террорчылык, бер гаепсез кешеләрне үтерү, шартлату. Бу бит  инде рәхәт тормыштан түгел.

Менә мин, беренче китапны язганнан соң, икенче китапны язганда, диннәрне өйрәнергә Иерусалимга бардым. Иерусалимда өч диннең – Иудаизм, Христианство, Исламның үзәге.  Әйтик, Христос берәү бит инде. Ләкин христианлык үзе  православларга, католикларга бүленгән. Әле католикларның  протестантлары да бар. Аннан соң Исламны карыйк. Бу дин шигый  һәм сөнни юнәлешле. Югыйсә, Аллаһ бер, Мөхәммәд пәйгамбәр дә, Коръән дә бер. Мин менә бу сорауларга җавап табу өчен католицизм үзәгенә Ватиканга бардым. Протестантларны өйрәнү өчен Франциядә, Германиядә булдым. Анда үземә бик күп ачышлар да ясадым. Аннан инде үзем мөселман кешесе буларак, Хаҗга бардым, анда, бик оста итеп намаз укый белмәсәм дә, исламны өйрәндем.

Менә шушы эзләнүләрдән соң  “Какой Бог правильный?” дигән китап яздым. Төп фикерем – Ходай бер! Ә нишләп Алла берәү булгач, нишләп берсе белән берсе килешмиләр, нишләп бүген кешелек дөньясы шундый хәлдә дигән сорау да туа. Халыкларны идарә итү өчен диннәргә аерырга кирәк булган. Хәзер алар  фанатларча ышанып, инанып, курыкмыйча, хәтта үлемгә дә баралар.

Болгар ислам академиясенең әһәмиятенә килгәндә, нинди генә динне алсак та, әгәр дә аның фәне булмаса, аның киләчәге юк. Безнең Харис хәзрәтебезгә (Салихҗанга) Тукай премиясе бирделәр. Мин аны бик дөрес бирделәр дип саныйм, чөнки аның “Дин вә фән” дигән китабы халык өчен бик әһәмиятле. Шушы бер китап үзе бик күпне аңлата:  фәннән башка бер генә өлкә дә алга бара алмый, шул исәптән дин дә. Бүгенге көндә безнең белемебез җитмәү аркасында үзебезнең Татарстаныбызда да кайберәүләр төрле-төрле фикерләр әйтәләр. Ә инде Урта диңгез буендагы илләрдә, әйтик Сириясендә дә, Палестинасында да, Африка илләрендә дә, белемнәре җитмәү сәбәпле, шундый хәлгә дучар булган кешеләр. Хәзер алар берсен берсе үтерәләр, моны гражданнар сугышы бара дип бәяләргә була. Аларда әле күптән түгел генә колбиләүчелек беткән, хәзер бу демократик тормышта нинди дә булса юл сайларга тырышалар.  Элек аларны дин белән буйсындырып тотканнар. Хәзерге вакытта төрлесе төрле фикердә булып, берсе белән берсе шушындый низагта яшиләр.

Безнең үзебездә дә күп проблемалар белмәгәнлектән килә. Безнең алтмыш процентлап  имам-хатибларыбызның, мәчет, мәхәллә  хуҗаларының дин буенча урта белеме юк. Ислам университетыбыз,  мәдрәсәләр бар, әмма  ләкин боларда укытырга укытучылар җитеп бетми, җитеп бетми генә түгел, гыйльми кешеләребез бик аз. Ислам академиясе шушы өлкәдә үзеннән өлеш кертер дип уйлыйм. Монда инде фән буенча да эшләрләр һәм кадрлар да әзерләрләр.  Минем форсаттан файдаланып, Владимир Владимирович Путинга Болгар ислам академиясен ачарга рөхсәт биргән өчен генә түгел, ярдәм дә иткән өчен рәхмәт әйтәсем килә.

Академиянең Болгарда урнашуы бик дөрес.  Чөнки монда  укучыларга, студентларга, шәкертләргә, укытучыларга миллионнан арткан шәһәрнең цивилизациясе, кыска итәкле кызлары, аннан бай җитәкчеләре үзләренең кире фикерләрен җиткерергә тиеш түгел.  Алар бик тынычлап кына белем алырга тиешләр. Моның өчен, әлбәттә, шартлар тудырырга кирәк.  Киләчәктә бу уку йортының бөтен Рәсәйгә файдасы гына булачак.

Фатих Сәүбәнович, сез Мәскәүдә күп даирәләр белән аралашасыз. Казан Мәскәү арасындагы Шартнамәгә кул куелып, килешү озайтылыр микән?

- Ул турыда сүз бара.  Шартнамәдән иң беренче нәрсә алабыз дигән сорауны куярга кирәк. Мин үзем шундыйрак фикердә. Булса, бик яхшы! Мин Россия патриоты, ләкин, беренче чиратта, Татарстанныкы. Әгәр ике арада шундый шартнамәдә имазаланган  аңлашу була икән, мин моңа ике куллап риза.  Булмаса да елап утырырга җыенмыйм, чөнки минем фикеремчә, беренче чиратта, безгә социаль көнкүрешне алга таба үзгәртү буенча финанс иреге кирәк. Җыйган салымнан 27 процент кына үзебездә кала. Шуның 50 процентын Татарстанда калдырсак, ул бик әйбәт булыр иде. Билгеле,  Мәскәү ягыннан 45 процентка кадәр җиткерәләр бит дип әйтергә мөмкиннәр.  Әйе, 45 процентка җикерәләр, ләкин алар Татарстанда төзергә акча биргән объектларның барысы да кирәкме икән соң? Бу турыда күзгә төртеп әйтәләр.

Мисал өчен, Дәүләт Думасында Универсиадага фәлән хәтле объект төзеттек дигән сүзләр чыга. Миңа Ирина Роднина Универсиаданы күздә тотып: “Без бит сезгә ярдәм иттек”, — дип әйтеп куйды. Мин дә әйтеп куйдым: “Мин футболист түгел, футболны яратмыйм да, нәрсәгә безгә Казанда ике стадион?”. Алар Казанда стадион төзергә 13 миллиард акча бирделәр. Бу иң арзан стадион әле.  Питерда да стадион төзеп яталар. Төзелешкә тотылган  акчалары 50 миллиард булды бугай. Әле һаман төзелеп бетмәгән. Бәлки, Казандагы стадионга реконструкция ясарга кирәк булгандыр?

Безнең президентыбыз да, моны планлаштыручы кешеләребез дә, Татарстанга нәрсә кирәк икәнен беләләр. Бүгенге көндә нәрсә кирәк дигәндә, юллар кирәк. Әйе, юлларыбыз начар. Дәүләткә шуның кадәр нефть биреп, менә дигән юллар булмагач… Аварияләрнең күбесе юл начар булудан килеп чыга.

Аннары безгә татар телен бетермәс өчен татар университеты ачарга кирәк. Аның өчен финанслау кирәк. Мәскәү белән мөнәсәбәтләрдә  финанс иреге булсын иде. Бу сүздә генә калмасын. Хәзерге Шартнамәдә  финанс турында бер сүздә юк.

- Фатих Сәүбәнович, татар теле мәсьәләсен күтәрдегез, телләрне саклау буенча Думада нинди законнар кабул итеп була?

- Аның буенча, дөресен генә әйткәндә, профессионал – белгеч түгелмен. Мин мәктәптә укытучы, педагог та түгел. Дөрес, аграр универститетта укытам. Бу мәсьәләдә мин үземне бик зур киңәшче дип санамыйм. Безнең бу мәсьәләдә бердәнбер компетентлы кешебез – ул Илдар Гыйльметдинов. Ул укытучы да, комитет башлыгы да. Сез бу сорауларны аңа бирерсез инде. Мин, беренче чиратта, экология мәсьәләләренә җавап бирергә тиешле депутат.

Сайлаучылар белән очрашканда да бу мәсьәләне күтәрәм һәм  Татарстанда бу өлкәдә эш бара. Башка  регионнар белән чагыштырганда, бик әйбәт бара.  Ә тулаем алганда татар телен, татар мәдәниятын саклау өчен белем кирәк. Аның өчен белгеч кирәк. Әгәр белгечләр әзерләмибез икән, ул үзеннән – үзе бетәргә тиеш була. Бу мәсьәләдә шундый фикер әйтә алам.

Фатих Сәүбәнович, сезнең тарих турындагы китапларыгыз барысы да урыс телендә. Нишләп урысча гына язасыз?

- Татарларның тарих белән кызыксынганнары русча укый белә дип саныйм. Бүтән милләтләр, рус телендә укучылар, безнең килеп чыгышыбызны да, үсешебезне дә, безнең кем икәнебезне дә белсеннәр дип русча язам. Әйтик, минем “Патриот. Ярсу йөрәк” китабым татар телендә генә. Шуннан русча укучылар: “Нишләп русча да чыгармыйсың?”, — дип әйттеләр. Хәзер менә шуңарак ошатып, чыгышларымны, мәкаләләремне җыеп, “Мысли вслух” дигән китап чыгардым. Монда минем турында Рөстәм Нургалиевич, Минтимер Шәрипович фикере дә русча әйтелгән. Ә “Патриот. Ярсу йөрәк” китабында Рөстәм Нургалиевич фикере татарча әйтелгән иде.

Думада сезнең тарихи китапларыгызны сораучылар күпме?

Бик күп. Мондагы депутатлар китапларны яратып укыйлар. Хәтта менә танылган җырчы Иосиф Кобзон, Мәскәү мэрының беренче урынбасары булып эшләгән Ресин һәм башкалар мактый-мактый укыйлар. Аннан “Татары и евреи” киабын, Америка яһүдиләре соравы буенча, инглиз теленә дә тәрҗемә иттек.

Минем бер кешегә дә әйтмәгән бер серем бар. Хәер, сер түгел, аны беләләр инде. Мине Нурлатта эшләгәндә берзаман Мәскәүгә чакырдылар да: “Без сине, Амур өлкәсенә губернатор итеп җибәрергә телибез”, — дип әйттеләр. Мин аларга: “Мин Минтимер Шәриповичтан башка бер җиргә дә бер адым да атламыйм”, — дип җавап бирдем. “Ярый, сиңа ничә көн кирәк үзеңнең Шәймиевең янына кайтып килергә?” — диде мондагы җитәкче. Мин иртәгә киләм дип Казанга кайтып киттем. “Минтимер Шәрипович, нишлим?”, — дип Президентка киңәшкә кердем. Шәймиев:  “Ике дә уйлама, бар, син өч елда өлкәне гөл итәсең”, — дип куйды. Шуннан монда документларны тутырдык. Кәгазьләрне шундук җибәргән булсалар, губернатор булып китә идем инде, ләкин документ эше озакка сузылды. Шуннан Мәскәүдә рус кешесе җибәрергә кирәк дигән фикергә килделәр. Нәтиҗәдә, минем урынга Колесовны җибәрделәр. Ә мин Дәүләт Думасына киттем. Минтимер Шәрипович: “Син дип анда эшсезлектән үләсең”, — дип әйтеп куйды. Ә мин: “Үлмим, мин үземә эш табам, мин хәзер китап яза башладым бит”, — дип әйтеп, ялгышмадым. Экология, нефть, газ  мәсьәләсендә ике чакырылыш эшләдем инде. Думада эшләгәндә илебез президенты Владимир Владимировичның ике мактау грамотасын бирделәр инде.

Эшләсәң, эш бар. Барыбер иртән дүрттә уянам инде. Гомер буе шулай торам. Элек биш сәгать йоклый идем, хәзер алты сәгать йоклыйм. Шимбә, якшәмбе дә эшлим, гомумә, эшсез торган бер генә минутым да юк. Моны зур бәхет дип саныйм мин. Балык тотарга да вакыт юк, бильярд уйнарга да вакыт юк. Иртән торуга укый башлыйм — Татарстанда нинди гәзит – журнал бар, “Акчарлак” гәзитеннән тотынып, бөтенесенә дә язылам, бөтенесен дә алам, бөтенесен дә карап чыгам. Кешегә кирәк булуны, яхшылык эшләүне бәхет дип саныйм. Әгәр кемгәдер ярдәм итә алам икән, ул көнне үземне бәхетле хис итәм.

intertat.ru

Просмотров: 1184

2 комментариев

  1. В Чечне нет даже намеков на чеченский в вузах, но почти все хорошо знают родной язык. Язык закладывается в семье не зря же он родным языком считается

    • Capra-Falconeri, чеченцы хорошо знают родной язык на бытовом уровне. Татары издревле вели делопроизводство на родном языке, было хорошо развито книгопечатание, сеть медресе. Есть естественная тяга чтобы язык выполнял не только бытовую потребность, но и полноценно использовался в жизнедеятельности, науке и тд