Фитра, фидия, зәкәт күләме күпме булырга тиеш?

iРамазан ае быел Самара өлкәсе мәчетләрендә 27 майда башланды. Татарстан, Баш­кортостан, Идел буе, Урал, Себер, Төньяк Кавказ һәм Россиянең башка төбәкләрендә дә мөселманнар бу иртәдә сәхәр ашап, уразага керделәр.

Яңа ай тууын һәм Рамазан ае башлануын раслап, 26 майда мәчетләребездә беренче тәравих намазы укылды. Уразаның бер атнасы үтеп тә китте инде.

Рамазан аенда ураза тоту диндарлар өчен бурыч санала. Ураза «тыелу» дигәнне аңлата. Мөселманнар таң атудан алып кояш баеганчыга кадәр ашау-эчүдән һәм уразаны бозучы башка гамәлләрдән тыелып торалар.

Намаз уку, сәхәр ашау тә­мамлану, тәравих вакытлары, дога уку тәртипләрен без һәр атна өчен “Бердәмлек”нең 8нче битендә урнаштырып барабыз.

Без бирергә тиеш булган быелгы садака күләме дә расланган. Самара өлкәсе мө­селманнарының Диния нә­за­рәте белдерүенчә, уразасын тота алмаган кеше һәр көн өчен фидия, шулай ук фитра садакасын 80шәр сум күләмендә мохтаҗларга, гарипләргә, авыруларга түләргә тиешле. Ә менә байлыклары булганнар үзләренең ихтыяҗларын үтәгәннән соң калган малларыннан зәкят садакасын да түлиләр. Быел нисап күләме 198 мең сум дип билгеләнгән.

Рамазан ае тәмамланган көнне Ураза гаете үткәрелә. Быел ул 25 июньгә туры килә.

Ураза бәйрәме 25 июньдә булса, Корбан бәйрәме быел 1 сентябрьдә үткәреләчәк.

«Бердәмлек».


Фитыр садакасын алганнар шушы доганы укырга тиешләр:

- «Әлләһүммә тәкаббәл фитратәһү үәсиямәһү үәстәҗибү догаәһү үәгфир зүиүбәһү үә әккид имәнәһү үә әксыйр әмүәләһ үә үәффикһү галә хәйри мәкасыйдаһ».

Мәгънәсе: «Әй, Аллаһы, (бирүченең) фитыр садакасын вә рузасын кабул кыйлгыл, догасын кабул кыйлгыл вә аның гөнаһларын гафу кыйлгыл. Вә дәхи аның иманын куәтле кыйлгыл, вә дәхи аның малларын арттыргыл, вә дәхи аны хәерле максатына ирештергел».

Гомумән, «Йа, Раббым, ошбу фитыр садакасын алдым, биргән кешенең фитыр садакасын кабуллардан әйлә һәм әҗәр-савапларын насыйп ит», - дип үз телендә дога кылу да җитә.


КОНТЕКСТ:

Рамадан-2017: расписание поста на каждый день (Самарская область) / Рамазан аена намаз, сәхәр һәм ифтар вакытлары

Просмотров: 1984

Комментирование запрещено