Ник кенә кадерен белмәдем икән? (Булган хәл)

shutterstock_97412648Төн. Урамда оясыннан чыгарга иренеп ятучы этнең шыңшып-өреп куйган һәм җәяүле буран улаган тавыш кына ишетелә. Кайбер тәрәзәләрдән юлга төшкән тонык ут яктысында аның эзләрен шунда ук буран күмеп китүе күренә. Зиратка барып җитүгә ул, өшегән куллары белән кармаланып, капкасын ачып керде дә туп-туры әле бер атна элек кенә җирләнгән хатынының кабере өстенә капланды.

Бераз яткач, ул торып, яуган карны себереп төшерде дә тагын кабергә елышты… Салкын җирне үбә-үбә хатынына дөньяда чакта әйтмәгән сүзләрне табып, чын ирләрчә, тавыш-тынсыз гына күз яшьләренә буыла-буыла елады…

Ә җәяүле буран һаман бирешми, улый да улый… Ак каеннар шәрә ботакларын аңа таба сузып, аркасыннан сыйпап юатырга телиләр сыман.

Ул бер мәлгә әллә онытылып, әллә мәрткә китеп алды. Аңына килгәндә буран тынып килә иде инде. Башын күтәреп караса, күктә үзе кебек үк ялгыз ай йөзә. Ул, аңа бер күзен кысып: “Соңга калып аңладың шул”, — дип үрти сыман. Соң шул, соң, дигәндәй, ул башын кабат кабер өстенә иде…

… Алар яшьтән йөреп, бик тә сөешеп кавыштылар. Аннан үзләрен көндәлек тормыш басты. Тормышларында да төрлесе булды инде, хәзер үкенсәң дә, үкенмәсәң дә, соң. “Ник кенә кадерен белмәдем икән? Нигә сөю сүзләрен кызгандым, нигә рәнҗеттем икән мин аны”? — дигән уйлар гына тынгылык бирми хәзер.

Ул күшеккән куллары белән туң җирне тырнап, кабернең үзәгенә үтеп керердәй хәлгә җитте. Сөйгән хатынын казып алыр да сулышы белән өреп җан кертер кебек тоелды. Ай гына моңсу елмаеп аңа башын селки иде кебек. Бераздан ул да: “Аннан кире кайтып булмый!” – дигәндәй, болыт кисәге артына кереп яшеренде.

Әйе, хатынына жәлләгән сүзләрне сөяркәсенә кызганмады ул. Язмышының ачы буласын әле белмәгән сабые тугач та, бик холыксызланды. Кайткан саен тавыш куптарды. Аның саен бала курыкты, эче катканчы елады. Әтисе котырып туеп, йоклап киткәч кенә, әнисенең күзләренә тутырып карап, “Хәлең ничек”? — дип сорый иде сыман.

Шулай эш арасында үткән көн артыннан сөюсез, шыксыз төннәр җитә торды. Ана йөрәгендәге яра һаман тирәнәйде. Ә беркөнне мәктәптән кайткан улы тупсада аңсыз яткан әнисен күреп, чынлап торып курыкты. “Тагын әти кыйнаган инде!” – дип, күршеләренә йөгерде. Шуннан әнисенең башын итәгенә куеп, күзен ачтырырга маташып карады, дәште, битеннән үбә-үбә елады. Бу аның анасын соңгы тапкыр үбүе булган икән. Табиблар хастаханәдә операция вакытында аңарда яман шешнең соңгы дәрәҗәсе булуын ачыклаганнар. Ана кеше наркоздан айныгач бер генә сүз: “Балам!” — дип әйткән дә якты дөнья белән бөтенләйгә хушлашкан.

Икенче көнне иртән генә кайткан исерек әтисе: “Анаң кайда? Ашарга!” – дип җикеренә, кесәсеннән башлаган яртысын чыгарып эчеп бетерә дә малайга таба томыра. Шешә улы артындагы стенага бәрелеп челпәрәмә килә.

Малай нәфрәт тулы күзләре белән әтисенә бер карап ала да ялан өс килеш урамга чыгып йөгерә. Авыл читенә җиткәч кенә, туктап, юл кырыена утыра. Бу көнне аның күргәннәре, кичергәннәре бер гомергә җитәрлек булганлыктан, ул шунда йокымсырап китә.

…Авыл читендәге йортта тилереп сикерә-сикерә эт өрә. Хуҗасы, кем йөри шушы буранда, дип чыгып аны ычкындыруга малкай урамга томырыла һәм авыл читендә җәяүле буран күмеп барган малайны киеменнән тарткалап уята.

…Икенче көнне иртән Ананы күмәләр. Бала атасына күтәрелеп тә карамый, сүз кушса да, җавап бирми. Ул аңа әнисенең җанын алган Газраил булып күренә. Зираттан кайту белән Бала, әйберләрен җыеп ала да әбисе өенә күченә.

Ир бик соңга калып кына ни булганын аңлый башлый. Ул ашамый, эчми, көн дә зиратка барып елый, гафу үтенә. Тик сөйгәне генә дәшми дә, сөйләшми дә. Каеннар да бу хатынның ачы язмышы турында ишетеп, тынып калганнар. Алар да озын ботакларын сузып, ирне юатырга ашыкмыйлар хәзер. Кеше үз язмышын үзе язуын алар да белә бит. Иргә хатынының гафуын, Аллаһының кичерүен алу өчен бу дөньяда бик күп газап кичерергә туры киләчәген каеннар бик яхшы аңлыйлар.

Ата шушы көннән башлап башка хатыннарга да, шешәгә дә карамый. Эшли, түзә. Улы өйләнеп, ике баласы туа, хатыны белән бик матур гына яши, ләкин әтисен ул якын да китерми. Тик көннәрнең берсендә аның бик тә картаеп, ябыгып киткәнлеген күреп, үзе сүз куша, гафу итә. Шуны гына көткән Ата үлем түшәгенә ята һәм үзенең соңгы теләге итеп хатыны янында күмүләрен үтенә. Ләкин улы аны аерым җирли. “Мин бәхилләсәм дә, әнием бәхилләмәгән булыр иде”, — дип аңлата ул моны халыкка.

Бүген бу ике бәхетсезнең улы сөйгән хатыны, туп кебек үсеп килүче шаян балалары арасында рәхәтләнеп яшәп ята. Кеше бит дөньяга бер генә килә һәм гомере буе бер ялгышлыгы өчен газап чигеп яшәргә тиеш түгел. Тормышны чиста биткә матур итеп язарга кирәк. Үкенерлек булмасын.

Саимә МОРЗАХАНОВА.

Гали авылы,
Похвистнево районы.

Просмотров: 1401

Комментирование запрещено