Төштем су буйларына

iҖаным тулы хозурлык,
Матур уйлар зиһендә.
Үткән еллар агышының
Юышкыны гына күңелдә.
 
Яр буендагы талларым
Сәлам бирде баш иеп.
Үзем үскән таныш җирләр -
Карыйм шуңа сөенеп.

Аяк эзләрем батып калган
Шушы елга ярында.
Җырчы кошлар сайрый хәзер
Басып ялгыз каенга.
 
Искә төште балачакта
Җүләрләнгән чакларым.
Су коенган, кер чайкаган
Басмамны да тапмадым.
 
Соңгы тапкыр төшүемдер,
Саубулыгыз талларым.
Күкрәгемдә җаным барда -
Сезне онытмый саклармын. 

Саимә МОРЗАХАНОВА.
Гали авылы,
Похвистнево районы.

samtatnews.ru

Просмотров: 952

Комментирование запрещено