Юл читендә ялгыз ташлар

iИстәлек ташы тора юл читендә,
Ай куелган, рәшәткәсе буялган.
Рәсемендә япь-яшь кенә егет,
Егерме яшь аңа тик булган.
 
Фаҗигале үлем юл өстендә аның
Өзгән гомерен көтмәс вакытта.
Саклап торган ерткыч җанвар төсле,
Кан исеннән исереп ул сакта.

Күрәм, бик еш үзенең сабыена
Килеп йөри ана берүзе.
Басып тора, утыра, дога кыла,
Балам, диеп, башлый һәр сүзен.
 
Һәм улы да ишетеп ана сагышын,
Каршы дәшә сыман аңарга.
Беркем дә юк аңлар өчен аны,
Тик ялвара ана Ходайга.
 
Йә, Ходаем, синең кулда балам,
Кичер инде, булса гөнаһы.
Суык җирдә, карангыда ята,
Аны терелтеп, мине син алчы.
 
Күзе талып бетә, арый җаны,
Көтә-көтә улы тавышын.
Юлдан үткән һәр машина аның
Арттырадыр кебек сагышын.
 
Көн авышкан кичкә, бу ананың
Күзләре тик җиргә төбәлгән.
Карашында сабыр катыш бушлык,
Беләм: улы белән бергә ул үлгән.

Наилә ХӨСӘЕНОВА.

Самар шәһәре.

samtatnews.ru

 

Просмотров: 1143

Один комментарий

  1. Укыдым, кузгэ яшьлэр тыгылды. матур шигырь.