8 июнь — Социаль хезмәткәрләр көне
Адәм баласының гомере бигрәк тиз үтә икән. Балалар үсеп, чит якларга китеп, үзләренә оя коргач, һәр өлкән кешенең башында: “Киләчәктә ничек яшәргә?” — дигән сорау туа. Менә шундый чакта борчу-мәшәкатьләреңне бүлешердәй, көн саен килеп хәлеңне белердәй, тәмле ашлар пешереп сыйлардай, күңелдәге авыр уйларны оныттырырдай кеше кирәк була.
Бәхеткә, Камышлы районының Чулпан авылында да бар икән әле андыйлар. Күптән түгел мин өлкән яшьтәгеләргә социаль хезмәт күрсәтүче Солтания Фәйрузова, Рифа Җуматдинова һәм Фәнүзә Сәлахова белән очрашып, сөйләшеп киттек.
Беренче булып сүзне Солтания ханым башлады:
- Минем әле кечкенә чагымда әбием: “Авылыбызда япа-ялгыз, баласыз, пенсия дә алмаучы бер әби яши иде. Мәрхәмәтле авыл халкы аны ташламады, гел ярдәм итеп торды. Шуңа да, күрәсең, ул озын гомерле булды”, — дип сөйли иде. Димәк, шул вакытларда ук мәрхәмәтлелек булган. Ә бүген бездә өлкән яшьтәге ялгыз кешеләр өчен реабилитация үзәге оештырылган.
Без җиде әби-бабайга хезмәт күрсәтәбез. Өс-башларын, идәннәрен юабыз, өйләрен җыештырабыз, мунча кертәбез, бакчаларын эшкәртергә ярдәм итәбез, кышларын капка төпләрен кардан чистартабыз, район үзәгенә барып, торак-коммуналь хезмәтләренә түлибез, аптекадан дару, кибеттән азык-төлек сатып алып китерәбез. Гомумән, көнкүрештә картларның нинди хаҗәтләре бар, барсын да үтәргә тырышабыз, — дип берсен-берсе бүлдереп, сүзгә Рифа Җуматдинова белән Фәнүзә Сәлахова да кушылдылар.
Фәнүзә ханым урын-җир өстендә ятучы каенатасы белән каенанасын да тәрбияли икән әле. Ә Солтания ханым караган Маһинур әби Ганиятуллина култык таякларына гына таянып йөри. Шундый хәлдә булса да, әбекәйнең балалары янына китәсе килми. Ул үзенең тәрбиячесеннән бик канәгать.
- Мин биредә егерме ике ел эшлим. Без бу эшкә күнгән инде. Бер дә авырсынып торганым юк, әгәр дә кемдер авырып китә калса, төнлә дә янына барам, — дип сөйләде Рифа ханым.
Авыл Мәдәният йорты мөдире Гөлнур Кәримова да социаль хезмәткәрләрне мактап туя алмый.
- Авылыбызда картлар өчен төрле мәдәни чаралар үткәргәндә, алар беренчеләрдән булып эшкә алыналар, тәмле аш-сулар хәзерлиләр, сәхнәдә җырлыйлар да, бииләр дә, — диде ул.
Менә шундый мәрхәмәтле, хезмәтләрен яратучы ханымнар яши Чулпан авылында.
Нурсинә ХӘКИМОВА.
Просмотров: 1138