Самара өлкәсендәге Татар Байтуганы авылына икенче тапкыр юлга кузгалуым. Узган ел ноябрь аенда Арча педагогия училищесындагы укытучым, 1967 елдан бирле кулланылган Әлифба китабының авторы Сәләй ага Вәгыйзовка музей ачып кайткан идек.
Музей-йорт
Ул вакытта вакыйгалар, ничектер, яшен тизлегедәй үтә торды. Моннан берничә ел элек миннән Әлифба китаплары хакында мәкалә язуымны үтенгәннәр инде. Кайчандыр педучилищеда белем алуымны күздә тотканнардыр, күрәсең. Язмам басылуга, тагын бер укытучым, педучилищеның элеккеге директоры Илдус абый Сәгъдиев шалтыратты.
“Сеңлем, – диде ул. – Мәкаләңне укыгач, уйга калдым әле. Безнең Рәмзия апа белән Сәләй ага Вәгыйзовлар ничектер онытыла, күләгәдә калып бара сыман…“ Күп уйлап тормадым, Арчага юл тоттым. Әлифба музеена кердем. Яздым. Озак та үтми, Арча көллиятендә үткәрелгән бер конференциядә Әлифбага һәйкәл кую турында тәкъдим ясаганнар. Анысын да булдырдылар. Ачылу тантанасына Сәләй Гатат улының авылдашлары да килде. Байтуганда музей ачарга хыялланып йөргән Нурания ханым Абзаловага шунда Разил Вәлиев бик эшлекле тәкъдим ясады: Сәләй аганың якташлары исеменнән Татарстан Президентына мөрәҗәгать итәргә кушты. Монысы да барып чыкты. Рөстәм Миңнеханов музей-йорт төзер өчен акча бүлеп бирде. Байтуганлылар бу гамәле өчен Президентка рәхмәтләрен әйтеп бетерә алмыйлар.
Әнә шул музей-йортка бу юлы мин Илдус Сәгъдиев һәм Арча районы ветераннар советы рәисе Наил Габдрахманов белән бардым. Чөнки укытучымның әйткән сүзе бар иде: “Байтуганга барып, булган кадәр экспонатларны тапшырып кайткач, Сәләй ага белән Рәмзия апаның каберләрен зиярәт кылып, аларга барысы турында да сөйләсәм, догаларымны ирештерсәм, күңелем тынычланыр иде”, – дигән иде.
Әйтергә кирәк, ачылганына аз гына вакыт үтсә дә, музей тулы көченә эшләп ята. Монысы – Нурания ханымның тырышлыгы. Нигезенә авыл мулласы Коръән укудан башланып киткән эшнең уңай нәтиҗәсе күзгә күренеп арта. Байтуганның даны Татарстанга, Самара өлкәсенә генә түгел, тирә-як төбәкләргә дә таралган. Экскурсиягә килүчеләр арасында карты да, яше дә, бала-чагасы да бар. Изге җиргә санап, яңа өйләнешкән парлар да килә икән музейга. Гөлия белән Филат әнә шундый йоланы башлап җибәргәннәр.
Самарада никах укыткач, туган авылларына кайтып, музей-йортка кереп, бүләкләрен тапшырганнар. Бүләкләр дигәннән, музейга экспонат җыю – үзе бер тарих. Әле музей оештыру турында сүз чыккач та, районнан: “Музейга нәрсә куймакчы буласыз? Бер әйберегез дә юк бит сезнең”, – дигәч, авылга сөрән салып, ике көн эчендә җитәкчеләргә күрсәтерлек экспонат җыйган алар. Әлбәттә инде, мондый эшне бердәм булсаң гына башкарып чыгарга була. Ә бу яктан Нурания ханым бик бәхетле. Янәшәсендә хәләл җефете Фәргат, апасы Гөлфия һәм җизнәсе Мәсхүт бар.
Апа-сеңел, ике баҗай
Аларның йортлары да янәшә. Ике арада койма-фәлән дә юк. Кыскасы, бары – бергә, югы – уртак. Хәер, алай дисәң дә дөрес булмас, чөнки юк нәрсәләре юк кебек тоела. Иң мөһиме үзара яхшы мөнәсәбәтләр дип саный алар.
Нурания ханым: “Әгәр ирем, туганнарым булмаса, берни дә барып чыкмас иде”, – дип юкка гына әйтми. Бу ике гаилә, чыннан да, авыл тормышының үзәгендә кайнап яши. Гөлфия белән Нурания икесе бергә 78 (!) ел өч Байтуган халкына медицина хезмәте күрсәтә. Дөрес, апасы 41 ел эшләгәннән соң ял итәргә булган. Нурания эшен дәвам итә әле. Күптән түгел генә, артыннан йөреп, яңа фельдшерлык пункты төзеткән. Авыл халкы, барыбер пенсиягә китәсең бит инде, нигә азапланып йөрисең, дигәч: “Мин пунктны үзем белән алып китмим бит. Урынында кала, халык рәхәтләнеп дәваланыр, ичмасам”, – дип җаваплаган. Ерактан балкып торган бу бинага без дә кереп чыктык.
Нурания Минсәхиевнага яхшы хезмәте өчен бирелгән бүләкләрнең иге-чиге юк. Димәк, белеп, чын күңелдән эшли. Ә мәктәптә укыганда гел укытучы булырга хыялланган ул. Укуын тәмамлагач, документларын медучилищега илткән дә биргән. Өйдәгеләргә: “Апа шунда укыгач, бүтән җиргә аяк тартмады”, – дип акланган. Бергә эшләүләре авыл халкы өчен дә, апа-сеңел өчен дә бик җайлы булган, чөнки кирәк булганда бер-берсен алыштырганнар, киңәш-табыш корганнар. Бер генә җәмәгать эше дә алардан башка үтми икән авылда. Шулай булмыйни! Җырларга да, биергә дә оста алар. Шигырьләрнең үзләре язганнарын да бик үтемле итеп сөйлиләр. Хәзер инде эшләре тагын да арткан: икесе дә Сәләй аганың музей-йортында экскурсовод ролен башкаралар. Чөнки, ни кызганыч, музей тулы көченә эшли башласа да, анда әлегә штат каралмаган.
Ә кызларның алтын куллы хәләл җефетләре Фәргат Абзалов белән Мәсхүт Ибәтов – Алтынтау авылы егетләре. Монысы да язмыштыр инде.
– Беренче класска укырга кергәч, күлмәк тектерергә дип, әнием белән Алтынтауга киттек, – дип сөйли Нурания. – Мин тегүчене берәр апа дип барам бит инде. Бабай икәнен күргәч, аптырап киттем. Юантык кына гәүдәле идем. Үлчәмнәремне алды да: “Бик матур күренәсең. Бездә егетләр күп. Алтынтау килене булырсың әле”, – диде. Әйткәннәре хәтта апам өчен дә фәрештәләрнең амин дигән чагына туры килгән икән.
– Самарада Авыл хуҗалыгы институтын тәмамлагач, Фәргатне аспирантурада калырга да өндәгәннәр иде, бик төшемле эшкә урнашу мөмкинлеге дә тудырдылар. Әмма ул берсенә дә кызыкмады. Икебезнең дә укуны тәмамлаган ел иде. Кулымнан кысып тотты да: “Туган җиребезгә кайтабыз”, – диде дип искә ала Гөлфия ханым. Хәзер алар икесе дә лаеклы ялда. Мәсхүт әфәнде: “Мин ялкаурак. Ике йортның тормышын да баҗай тарта инде”, – дип шаярткан булды-булуын, әмма бу сүзләрнең бер өлеше генә дөрес. Баҗасы хәзер йорт тирәсендә йөреп, умарта асрап, балык тотып, мал-туар янында кайнашуны артыграк күрсә, ул үзе өч авыл халкына хезмәт күрсәтә. Шуңа күрә йорт тирәсендә эшләргә вакыты калмыйдыр дип беләм.
Мәсхүт Сәгыйт улы – якташларын ашлы һәм эшле иткән “Байкоми” компаниясенең генераль директоры. “Байкоми” – Байтуган һәм Коми Республикасы сүзләреннән кушылып ясалган. Тарихы мондыйрак. Коми Республикасында нефтькә кагылышлы оешмада эшләүче якташлары Наил Кәлимуллин башта кунакханә комплексы төзетә, аннан инде ташландык хәлгә калган өч мең гектарга якын сөрү җирен алып, игенчелек белән шөгыльләнә башлый. Туган авылы Байтуганда ике катлы йорт та җиткерә. Хәзер инде авылдашлары аның шул нигезгә кайтып төпләнүен көтә. Эшлисе эшләр күп чөнки.
Таулар иле
Мин Байтуганны “бай” һәм “туган” сүзләреннән алынгандыр дип йөри идем. Алай булып чыкмады. “Тауларга бай” дигән мәгънәдә икән ул. Бу дөреслеккә бик тә туры килә. Монда нинди генә таулар юк – Алтын тау, Тимер Тырнак тавы, Озын тау, Кылыч тау, Пәри тавы, Акбур тавы, Имиле тау… Сәләй Гатат улы да хезмәттәшләренә, бик сагынып, әнә шул таулар турында сөйли торган булган. Әмма шулай да таулар арасында иң тарихи дип саналганы Бигәш булса кирәк. Аның тарихы Бигәш кенәз белән бәйле. Һәм, тарихи чыганаклардан күренгәнчә, әниләре ягыннан Нурания белән Гөлфиянең нәсел җепләре аңа барып тоташа. Риваятьләрдә шушы тауда Бигәш кенәз җирләнгән дип сөйләнә. Шуңа күрә байтуганлылар өчен ул – изге җир. Бер яктан сөзәк кенә булган бу тауның түбәсенә менсәң, өч Байтуган авылы гына түгел, бөтен тирә-юнь уч төбендәгедәй күренә. Шул җәһәттән бу ике гаиләнең уй-теләкләре дә бар: Бигәш тавын изге җир итеп рәсмиләштерергә һәм төрле чаралар үткәрергә. Чыннан да, бу гамәл Байтуганның данын тагын да еракларга таратыр иде.
Кайчандыр Рәсәйнең чик заставасы урнашкан Байтуган авылы, Ырынбур, Уфа, Казан уртасында булып, тарихи вакыйгалар үзәгендә кайнап яшәгән. Ул башта Югары Ярмәк исемен йөрткән. Бу җирләргә Пугачев, Разин, Ярмәк гаскәрләренең дә “җиле тигән”. Чапаев та килеп чыккан. Әсирлеккә эләккән басмачлар авыл янәшәсендәге гудрон базларыннан, ишәкләргә, дөяләргә төяп, тимер юлга чимал ташыганнар. Ул тирәләрдә без бәләкәй чакларда мылтыклар табыла иде, дип сөйли авыл халкы. Тарихи чыганаклардан күренгәнчә, Байтуганга 1533 елда Казан ханы Мөхәммәт-Әмин тарафыннан җибәрелгән старшина Ярмөхәммәт Туйбакты нигез салган. Анда йомышлы татарлар, чукындырылган чуашлар яшәгән. Тора-бара алар янына Пенза, Курск өлкәләреннән руслар килеп урнаша. Шулай итеп авыл өч өлешкә – Татар, Рус, Чуаш Байтуганына бүленә. Өч милләт халкы гомер-гомергә дус һәм туган булып, әмма үз йолаларын бик нык саклап яши. Монда хәтта катнаш гаиләләр дә сирәк һәм гайре табигый күренеш икән.
Абзаловлар белән Ибәтовлар авылның күркәм эшләрен торгызу хыялы белән яна.
– Безнең авылда кайчандыр тирә-якта дан тоткан һөнәрчеләр яшәгән. Арба, чана, агачтан төрле эш коралларын, өй җиһазларын, җиренә җиткереп, бары тик Байтуганда гына ясый алганнар, – дип уй-фикерләре белән бүлешә Мәсхүт Сәгыйт улы. – Татарстан – безнең өчен кыйбла. Бу юлы Татар конгрессы оештырган эшмәкәрләр җыенына баргач, Президент Рөстәм Миңнеханов безнең белән өч сәгатькә якын сөйләшеп утырды. Аның ихласлыгына шаккаттым. Бөтен җитәкчеләр дә шундый булсын иде ул. Аннан Мамадыш районына алып бардылар. Анда элек-электән балчыктан кирпеч җитештергәннәр. Борынгы һөнәр сакланып калган бит. Ә бездә тамырдан юкка чыккан. Бабаларыбызның һөнәрләрен торгызасы килә. Халык бик тырыш бездә. Һәр ишегалды терлек белән тулы. Татарстандагы кебек ярдәм, субсидия булса, тагын да күбрәк булыр иде. Бер кешенең буш җиргә казык какканын күрсәм, һич арттырусыз әйтәм, күңелем шатлык белән тула. Димәк, авыл зурая дигән сүз бит бу. Эш булса, авыл бетми. Монысына иманым камил. Югалту ачысын татып карадым инде мин. Туган авылым Алтынтау Җир йөзеннән юкка чыкты. Байтуган да шундый хәлгә дучар булмасын, шушы авылның зиратында тыныч кына ятарга насыйп булсын иде, дип хыялланам. Музей төзелүгә дә бик шатландым. Авылны яшәтүгә тагын бер адым бит бу. Гомумән, мин авылда беренче чиратта мәктәп, клуб, кибет, почта һәм башка социаль инфраструктуралар булырга тиеш дип саныйм. Башкача булганда, авыл халкы тулы канлы тормыш белән яши алмый.
Китәр алдыннан Гөлфия ханым Әлифбага кагылышлы тагын бер кыйсса сөйләп алды.
– Бервакыт шулай гаиләдә бер яшьлек сабый авырып киткән. Өйләренә чакырдылар. Карыйм: бала кулына китап тотып ята. “Әлифба китабы бу, – ди әнисе. – Шуннан башка йокларга да ятмый. Башкасын биреп карыйбыз. Ничектер таный шуны. Иң кызыгы шунда: калганнарын бөгәрләргә, ертырга да мөмкин, ә Әлифбаны сыйпап кына тора. Үзебез дә аптырыйбыз инде”. Тагын да гаҗәбе соңрак булды. Ул көнне Нурания эш белән район үзәге Камышлыга киткән иде. Шунда очраклы гына Сәләй Вәгыйзовның авылдашыбыз икәнен белеп кайтты. “ТНВ”дан аның юбилеена багышланган тапшыру күрсәткәннәр икән. Кемдер аңа шул хакта сөйләгән.
Татар Байтуганының музей, мәчет урнашкан үзәк урамы хәзер Вәгыйзов исемен йөртә. Шөкер, Сәләй аганың туган авылындагы нигезе нык. Авылдашларына, якташларына рәхмәте чиксездер аның.
Фәния ӘХМӘТҖАНОВА.
“Ватаным Татарстан” (№ 82, 09.06.2017).
Просмотров: 1341
Бигэш таулары бик биек!Биек булсада мендек!Татарстан кунаклары белэн Сэлэй эзендэн ердек!Ак кошлар белэн сыкландык!Байтуган куллэрендэ!Хозурландык бергэлэшеп Байтуган басуына!Искитмэле унып килгэн алтын быдай кырларына!
Огромная благодарность за замечательные строчки о нашем , древнем ауле Байтуган Самарской губернии газете «Ватаным Татарстан!»
минем эниемнен туган авылы…
ХОРОШАЯ СТАТЬЯ. НАПИСАНО ОТ ДУШИ . СПАСИБО.