Гөлләрем сулмагыз

iСула башлаган гөлләргә
Тамды яңгыр тамчысы.
Керфекләрен күтәрделәр,
Тоеп яшәү чаткысын.

Кеше күңеле гөлгә охшаш,
Ачыла да, ябыла.
Тормышлары җайлап барса,
Өмет уты кабына.
 
Йөрәгеңә ирек биреп,
Рәхәтлек тоеп яшә.
Мәхәббәт тә яңарып,
Кабаттан чәчәк ата.
 
Җандагы сөю хисләре
Әле дә нәрсәдер эзли.
Утлы-ялкыны көйдереп,
Йөрәк тузганын сизми.
 
Сула башлаган гөлләр дә
Су сипкәч терелделәр.
Сөю тулы күңелемә
Хисләрем үрелделәр.

Саимә МОРЗАХАНОВА.
Гали авылы,
Похвистнево районы.

samtatnews.ru

 

Просмотров: 940

Комментирование запрещено