Нигә “Бердәмлек” быелгы матбугат фестивалендә катнашмады
“Бердәмлек” өлкә татар газетасы апрель аеннан үзенең 28нче елын саный башлады инде. Хәзер ул, типография, почта чыгымнары елдан-ел үсеп, язылу хаклары артып торуга карамастан, укучыларына 2600 данә тираж белән барып ирешә. Бу, беренче карашка аз булып күренсә дә, күп рус телле басмаларның тиражы белән чагыштырганда, аларның шул кадәр укучылары да юк. Кайбер газеталарга бюджет учреждениеләрендә эшләүчеләрне түрәләр мәҗбүри яздыралар, ә күп очракларда тиражларның зур өлеше төрле оешмаларда, кибетләрдә бушлай таратыла. Кайбер урыннарда андый басмаларның өеме-өеме белән укучыларын көтеп ятуларын үзем күргәнем бар.
Заманында «Самарада иң күп — унбишләп милли мәгълүмат чарасы чыгарыла», — дип шапырынып сөйләүче түрәләр авызларын ябарга мәҗбүр. “Бердәмлек”тән башка милли басмаларның кайсысы басыла икән? Баш мөхәррире Сәлимә Краснова-Игенбетованың фидакарьлеге нәтиҗәсендә ике-өч айга бер тапкыр 300 данә тираж белән генә әлегә дөнья күрүче “Ыргыз” башкорт газетасымы? Әллә Самара мөселманнарының региональ Диния нәзарәте, әллә өлкә татарларының милли-мәдәни автономиясе басмасымы икәнлеген белмичә, юнәлешен дә, укучыларын да югалткан “Сәлам” газетасамы? Моңа кадәр атнасына бер мәртәбә чыгып торучы чувашларның “Самар-Ен” газетасы да үткән елның икенче яртысында тукталды. 2016 елда эрзя-мордваларның “Валдо Ойме” газетасының да бары өч саны гына чыккан диләр. Ә быел бу турыда бернинди хәбәр дә юк әлегә. Башка милли газеталарның үзләре генә түгел, тиздән исемнәре дә онытылыр кебек.
Башка елларда да милли газеталарга яшәү җиңел түгел иде, ә быел алар бөтенләй мөшкел хәлгә калды. Өлкә губернаторы администрациясенең мәгълүмат сәясәте департаменты, мәсәлән, “Бердәмлек”кә тиешле матди ярдәмне апрельдә, аннан майда, июньдә бүлеп биреләчәк дип вәгъдә итеп торды. Ә хәзер инде июль-август айларында гына булачак, диләр. Янәсе, Россия Федерациясе хөкүмәте карары нигезендә, грантлар һәм субсидияләр бүлеп бирү кагыйдәләре үзгәргән. Шуларны өлкә хөкүмәте карарына кертмичә, моны берничек тә хәл итү мөмкин түгел икән.
Май ахырына кадәр “Бердәмлек” подпискадан килгән акчага очын-очка ялгап килде. Хәзер исә, берничә кешегә генә калган хезмәткәрләребезгә хезмәт хакын, типография чыгымнарын түләмичә яшәргә мәҗбүрбез.
Өлкә түрәләре газета чыгару эшенең туктаусыз хезмәт булуын, басманы өйләренә яздырып алучыларның аны атна саен көтеп торуларын белмиләр, яисә белергә теләмиләр, күрәсең. Бюджет акчаларын бүлгәндә дә, артык нык санап тормыйча, халык әйтемен берникадәр үзгәртеп “кемгә бүредәй, кемгә шүредәй” дигән принципны кулланалар төсле.
Шуңа күрә “Бердәмлек” газетасы 24 ел буена үткәрелеп килгән Матбугат фестивалендә быел беренче мәртәбә катнашмады да инде. Югыйсә, без анда үзебезне “чума вакытында күңел ачу мәҗлесе”ндәге кебек хис иткән булыр идек. “Халыклар дуслыгы йорты” мәйданчыгындагы өстәлләрдә “Самар татарлары” журналлары, “Сәлам”, “Ыргыз”, “Валдо-Ойме” газеталары тезеп куелган булган. Чуваш, белорус халыклары үзешчәннәре чыгыш ясаганнар. Нәрсә дисәң дә, бәйрәм инде ул.
Ә “Бердәмлек” газетасы укучыларыннан без гафу үтенәбез. Әгәр бүгенге кыен хәлебездән исән-имин (без аның юлларын эзлибез) чыга алсак, безнең һәм сезнең бәйрәмнәребез һәм фестивальләребез алдадыр әле.
Бөтен өметебез сездә, хөрмәтле укучыларыбыз! Сез “Бердәмлек” газетасына никадәр күбрәк язылсагыз, аның гомере дә шул кадәргә озынрак булачак. Юкка гына халык: “Бердәмлек”тә — көч” дип әйтми торгандыр. Бердәм булыйк, бергә булыйк, бер-беребездән аерылмыйк, ташлашмыйк, туганнар.
Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН.
Просмотров: 1077